Язучылар бел?н очрашу кич?се сценарий

Мәтәптә язучылар белән очрашу кичәсе.

           Язучылар белән очрашу кичәсе

(Укучылар сөйли)

Мәркәзебездән килгән  

Кадерле кунаклар сез!

Сезнең килүгезне

Без күптәннән көтәбез.

Әни кебек газиз күреп,

“Туган тел “дип җан атып,

Сез яшисез бу дөньяда

Туган телне яратып.

Без беләбез:бу дөньяда

Иң зур бүләк бер генә-

Көмеш чыңлы, талгын моңлы

Газиз туган тел генә.

Хуш киләсез , кунаклар!

Түргә рәхим  итегез.

Яңа мәктәбебезне күреп,

Шатлыгыбызны уртаклашып китегез.

Без татар балалары,

Милләтнең каймаклары.

Бай тарихлы, күп мираслы

Халыкның киләчәге.

Без, үскәч, милләтебезгә

Тугры  хезмәт итәрбез.

Динебезне, телебезне

Тап төшерми сакларбыз.

Җыр: “Туган телем- татар теле”

  Хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар һәм укытучылар!

  Хәерле көннәр телик барыбызга да. Кичәбезне башлыйбыз. Бүген бездә зур бәйрәм. Ныклап төзекләндерелгән мәктәбебездә башкаладан килгән кунаклар. Алар  белән таныштырып китәргә рөхсәт итегез.

  1) Бүгенге көндә лаеклы ялда, әмма мәкаләләре белән һәрдаим күренеп торучы якташыбыз -Арча районы Иске Йорт авылында туып-үскән  Әгъзам  ага Фәйзрахманов.

  2)Шагыйрь, журналист, публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге бүләк иясе, авылдашыбыз-Рәфикъ Юныс.

  Очрашуга килүегез өчен олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Балалар һәм укытучылыр көттеләр үзегезне. Авыл мәктәбендә тере каләм ияләре  белән очрашу көн саен була торган вакыйга түгел. Сезнең авыздан чыккан һәрбер сүз , фикер безнең өчен кадерле.

  Адәм баласы үзеннән соң бу якты дөньяда күп нәрсә калдыра ала. Ядкярь-истәлек итеп исемеңне калдыра алырлык эшләр башкару-зур горурлык!

  Хөрмәтле Рәфикъ ага! Туган туфракка аяк басудан нинди хисләр туды күңелегездә? Кәче авылы белән бәйле балачак истәлекләрегез, мәктәп елларыгыз белән уртаклашып китсәгез иде (сүз бирелә).

 Җыр: “Кәчем”

   Шигърияттә сез – эзләнүчән, фикер һәм хис бирелешендә үзенчә индивидуальлеккә, каршылыклы интеллектуаль кичерешләренең тыгызлыгына омтылучан шагыйрь. Сезнең  шигырьләрендәге лирик герой, тормышта һәм үз-үзендә гаделлек, хаклык, камиллек тоеп яшәргә тырыша.

Шул хакта үзегез нәрсә әйтер идегез? Ирешелгән уңышларыгыз,  иҗатыгыз, киләчәккә корган планнарыгыз белән уртаклашсагыз иде.

 Энҗе Мөэминованың “Туган телем” шигырен тыңлап үтәбез.

  Сезнең журналист буларак милләт, сәясәт, татар тарихы темаларына күп кенә танылган шәхесләр белән тәфсилле әңгәмәләрегез дә кызыклы һәм бай эчтәлекле. Сезгә шулай ук юмор-сатира жанры да ят түгел (фикерләр тыңлана).

  Резеда Валиева “Энҗе-мәрҗән калфагым”

  Зур рәхмәт эчтәлекле чыгышыгыз өчен. Иҗат уңышлары телибез.Кабат очрашырга насыйп булсын.

   Хөрмәтле Әгъзам  ага ! Сезнең гаделлек, татар милләте, татар авылларының киләчәге, туган җир кадере турында борчылып язган мәкаләләрегез “Мәдәни җомга” газеталарында дөнья күрә. “Татар халкы элек-электән кунакчыллыгы белән аерылып тора. Кайсы гына татар өенә барып керсәң дә, шундук чәй куялар, өстәлгә җиләк-җимеше, катыгы-сөте, мае менеп кунаклый. Соңгы елларда Россия, Европа, хәтта дөнья күләмендәге күп кенә чараларның нәкъ менә Татарстанда үткәрелүенә дә, мөгаен,  халкыбызның кунакчыллыгы сәбәпчедер. Бөтендөнья студентлары Универсиадасын үткәргәндә генә дә Казанда 100 меңнән артык кунак булды. Әлбәттә, ул кадәр кешене урнаштыру, яшәү-көнкүреш шартларын оештыру, күңел ачу чараларын үткәрү, әйбәтләп озатып җибәрү бик җаваплы һәм мәшәкатьле эш. Әмма бу мәшәкать — чыгымнар үзләрен аклый. Дөньякүләм чаралар Казанның, тулаем Татарстанның  абруен  күтәрә” . “Мәдәни җомга” газетасында басылган “Кунакчыл  халкыбыз” дигән мәкаләгездә Татарстаныбыз белән  горурлану хисләре кичерүегез сизелеп тора. Укучыларыбызга әйтер сүзләрегез, киңәшләрегез, теләкләрегез бардыр.  

Ихлас теләкләрегез өчен рәхмәт Сезгә.

“Тел-халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау –кагылмасаң чыңламый.Әйдәгез, шул кыңгырауны ешрак кагыйк. Ул тутыкмасын, тавышы гел саф, гел матур булсын, аның моңы еракка яңгырасын”-,дип язган Фәнис ага Яруллин. Сез дә шул кыңгырауны чыңлатучылар. Без сезнең талантыгызга сокланабыз.

  Бик эчтәлекле, кызыклы, кирәкле очрашу булды. Безнең укучыларыбызны ихтирам итеп , ерак юлларны якын итеп килүегезгә рәхмәт. Телебезне , милләтебзне саклауга керткән өлешегез өчен дә рәхмәт. Иҗат уңышлары телибез. Сау-сәламәт булыгыз!

  Сез үз халкына, үз милләтенә гашыйк һәм йөрәгендә дә туган халкының көч-куәтенә, батырлыгына, аның якты киләчәгенә ныклы ышаныч йөртүчеләр. Киләчәктә дә очрашулар насыйп булсын.

Милләтемнең күңел җәүһәрләрен

Тутык алмас, ут, су, җил алмас.

Җир йөзендә таулар югалса да ,

Татар үлмәс, татар югалмас.

Очрашуыбыз тәмам. Сау булыгыз! Кичәбезне  “Туган тел” җыры белән тәмамлыйбыз.

Язучылар белән очрашу. (сценарий)

Музыка

Бадриев Марк шигыре

Язучылар белән очрашу

1 алып баручы:

Исәнмесез кадерле укучылар, укытучылар, килгән кунаклар! “Бер күрешү үзе-бер гомер “ дип аталган кичәбезне башларга рөхсәт итегез.Бүген бездә кунакта Факил абый Сафин, Айдар Хәлим, Данил Салихов………………………………………………………………………………………

2 алып баручы:

Туган як! Туган җир! Туган туфрак! Туган йорт! Бу сүзләр һәр кешенең йөрәгенә иң якын, иң кадерле сүзләр. Синдә генә чишмәләрнең Көмеш икән сулары. Уйларымда ничәнче кат Урыйм Калмыя буйларын —дип яза автор үзенең туган ягы турында.

1алып баручы:

Гүзәл Әмәкәй авылы. Татарстан чигендәге сихри почмак.Факил абыйның гомер җебе шушы җирләрдән башлана. Мөслим районына кергән Әмәкәй авылында туа. Бүгенге көндә ул танылган прозаик , шагыйрь, тәрҗемәче, әдәбият галиме, публицист, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты.

 2 алып баручы:

Гади шагыйрь генә түгел шул! Ул.Низаметдинов исемендәге Республика премиясе лауреаты, “Чаллы авазлары”шәһәр конкурсында һәм “Милли йорт”җәмгыяте оештырган бәйгедә җиңүче,1996 елдан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Гаяз Исхакый, Александр Грибоедов исемендәге әдәби премияләр лауреаты. “Тәрҗемә Олимп һәм Кояшлы иҗты өчен Халыкара бүләкләр иясе,филология фәннәре кандидаты, балалар өчен чыга торган “Көмеш кыңгырау” газетасының баш мөхәррире.

1 алып баручы:

Факил абыйның һәр яңа әсәре- безнең өчен рухи азык.Аның шигъриятенә дөньяга тәнкыйди караш, сатира-юморның тыгыз бәйләнеше хас. Шигырьләре фәлсәфи эчтәлекле.

Асылташлар эзләмәгез! Асылбашлар кирәк безгә Кирәк,кирәк! -дип яза автор.

2Алып баручы: Ә бит Айдар Хәлим 1993 елда Факил ага Сафин турында болай дип язган иде :”Шик юк, бу тыйнак, тыныч һәм киеренке шигъри аһәң татар шигъриятендә иртәме- соңмы үз урынын алачак. Күңелең киң булса, анда мәйдан да киң, урын да җитәрлек бит “ .Ә бит айдар Хәлим бүген безнең кунагыбыз.

лып баручы: А.Хәлим әдәбиятыбызның байрагын күтәреп алып китүче  ышанычлы кулларының берсе. Ул Башкортстан республикасы Миякә районы, Бәләкәй Кәркәле авылында дөньяга килә. Айдар Нәҗметдин улы Хәлимов шагыйрь, язучы, публицист, драматург . Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты.

2.Алып баручы:

“Әмма шагыйрьнең, әдипнең киләчәге аның танылган булуы белән генә бәйләнмәгән. Күбрәк ул милләтнең үзенең булганлыгы һәм булуы белән бәйләнгән. Шуңа күрә, мин исән чагымда «тарихта үземне булдыру» түгел, анда милләтне булдыру өчен көрәштем һәм чамасыз күп кан һәм көч түктем. Милләт булсын! Бу — иң мөһиме. Милләт булса, без дә булырбыз, Алла-һы боерса. Милләт булмый икән, без була алмыйбыз. Без ул чакта беркемгә дә кирәкмибез”- ди Айдар Хәлим үзенең күңел сәхифәсендә.

1.Алып баручы:Чыннан да милләт булса без дә булабыз! Айдар Хәлимнең

«Өч аяклы ат» фильмы «Алтын мөнбәр» халыкара кино фестивалендә катнашып, йөздән артык әсәр арасында җиңеп, унлыкка керүе билгеле булды. Бу вакыйга татар киносын сөючеләр өчен аеруча зур куаныч китерде. Аның дөньяга танылу көнен татар киносы туу көне буларак билгеләп куйдылар.

Милләт турында шигырь: Айдар Хәлим

Тамыр көлләре

Кыз:Зилә

Бу төбәктә тайга шаулаганын

Кемнәр, ничек искә алырлар? —

Ул шаулардан инде җилләр искән,

Тау-тау булып яна тамырлар.

Яна тамырларда алтын дастан,

Дастаннарда кавем тарихы,

Тарихларда яна Җир өмете.

Өметләрдә нәрсә? —

Барысы!

Тамырларда яна батырлыклар,

Батырлыкта — синең намусың,

Намусыңда яна горурлыгың,

Горурлыкта — олы язмышың.

Тамырларда мәхәббәтләр яна,

Мәхәббәттә яна җыр моңы,

Кыз:Лилия

Җыр моңында яна кеше дигән

Гали затның бөтен зурлыгы.

Яна тамыр! Тамыркайлар яна!

Күккә карап нәгърә орырлык —

Көлләр булып кала тамырлардан

Мең буынга җитәр бер хурлык.

Үзәк өзгеч бер хатирә булыр

Тайгаларның тере яңгыры…

…Язмышларга ургый-ургый дулый

Вәхшәт туе — Тамыр Яндыру.

Тарихларны Вакыт җилләрендә

Карарлар да бер көн җилгәреп —

Офыкларны каплар кара көлләр —

Хурлык көле — Тамыр көлләре…

2Алып баручы:

Аның язган шигырьләре Күптән таныш безгә дә Аның уттай язулары Калдырмас безне читтә Янып тора дәрт учагы, Каткан бәгырьләрне эретә. Ташкын кебек,гөрләп-гөрләп Чип-чиста уйлар ага.

1Алып баручы: Хәзер таныштырачак кунагыбыз -Данил Хәбибрахман улы Салихов.Ул безнең ут күршебез Актаныш районы Киров совхозында туган. Данил Салихов- актерлык хезмәтеннән үсеп чыккан, сәхнә законнарын, серләрен үзенең хезмәт тәҗрибәсендә сынап үзләштергән, заманча әзерлекле, талантлы драматургларның берсе. Татар сәхнәсенә ул беренче мәртәбә 1988 елда «Туй күлмәгем – соңгы бүләгем» исемле драмасы белән чыга

2Алып баручы: Данил Салихов 2000 елдан «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә. Ул — Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе . Татарстан Язучылар һәм Русия театр әһелләре берлеге әгъзасы. Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты (2014).

1Алып баручы: Соңгы елларда Татарстан, Башкортстан, Оренбург, Уфа, Чаллы татар театрларында куелган «Әти кызына өйләнәм», «Кодаң булса генерал», «Чукрак», «Капчыктагы Мәгъфия», «Пуля», «Мөгезле Мәүлихан», «Өзелгән йөзем» кебек сәхнә әсәрләре Д.Салиховны хәзерге татар драматургиясенең әйдәп баручы төп көчләреннән берсе итеп таныта.

2.Алып баручы: Без бүген сезнең белән бик бәхетлеләр, чөнки якташыбыз прозаик Факил Сафин , шагыйрь, язучы Айдар Хәлимов, Драматург данил Салихов бүген безнең мәктәптә кунакта.

1.Алып баручы: Быел 2015 ел әдәдият елы итеп игълан ителде. Әдәбият елы! Безгә, әдәбиятны язмыш иткәннәргә, ниндидер дәрт өсти сыман бу. Барыбызга да мәгълүм: матур әдәбият — сәнгать, аның бер төре ул. Әдәбият тормыш-чынбарлыкка өйрәтеп тора, ләкин аны кабатламый, ул чынбарлыкка охшаган да, охшамаган да; үзе бер хыял, теләк-омтылышлар  дөньясы булып иҗат ителә. Язучы хыялы-акылы, белеме, тормыш тәҗрибәсе, бәясе, идеаллары, хис-кичерешләре тудырган һәм кабул итә алган дәрәҗәдә укучы үзләштергән серле дөнья ул.

2Алып баручы: Менә без бәхетле, чөнки табигатьләре белән тыйнак , гади күңелле, җор телле әдәбиятыбызда җуелмаслык тирән эз калдырырлык итеп туган халкына һәм туган теленә хезмәт итүче әдипләребез белән очраштык.

1Алып баручы:Сүзне озын-озакка сузмыйча , аларның үзләренә бирик әле.Сезне кызыксындырган сорауларга җавапны үзләреннән ишетик. Рәхим итегез.

Кунаклар сөйли (Алар сөйләгәч)

2Алып баручы: Адәм баласы бу дөньяда үзеннән күп нәрсә калдыра ала: Затлы исемен. Нәселен. Мирасын. Затлы исем калдыра аласың икән, син киләчәк буыннарның хәтерендә кабатланасың. Синең исемеңне алар ядкарь итеп сөйләячәк. Нинди нәсел калдыруың синең бу дөньяда ничек яшәвеңә бәйле. Намусына, иманыңа бәйле. Нәселеңә карап, синең кем булганыңны билгеләячәкләр. Мирас калдыра алган кеше бәхетле. Мирас ул — адәм баласының киләчәк буыннарга васыяте.

1 алып баручы: Хөрмәтле кунакларыбыз Сезгә теләкләребез:Сөйләр сүзләрегез -ялкын булсын,Ерак юлларыгыз-якын булсын,Биргән киңәшегез -алтын булсын,Тормыш коралыгыз -Акыл булсын!

2 алып баручы: Сезнең эшне өлге итеп алып,Тормыш юлын матур үтәрбез.Изге уйны, изге гамәлләрнеҮзебезгә маяк итәрбез!

Асылташлар эзләмәгез! Асылбашлар кирәк безгә Кирәк,кирәк! -дип яза автор.vJJJJKKOIOUIUUYYTYHIOIIOIOOOOKLLмма

1 укучы 1 шаяячФфя1111УУУУ 1ууууҺЯгыйрьнең, әдипнең

Язучылар белән очрашу.

Урыны, вакыты: 2 февраль, 13:00.

Менделеев шәһәре,

Балалар иҗат үзәге (Габдулла Тукай урамы, 6нчы йорт)

Алыпбаручы:

Исәнмесез кадерле укучылар, укытучылар, килгән кунаклар! “Балачак илендә”дипаталганкичәбезнебашларгарөхсәтитегез.Бүгенбездәкунакта:

  • Татарстанның атказанган мэдэният хезмәткәре, язучы, «Көмеш кыңгырау» газетасының баш мөхәррире, филология фәннәре кандидаты, Г. Исхакый исемендәге премия иясе, Татарстан язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе — Факил Миннемөхәммәт улы Сафин,

  • Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы, Абдулла Алиш исемендәге премия иясеРәшит абый Бәшәр,

  • Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия иясе, шагыйрә Әлфия апа Ситдыйкова.

  • Татарстан Республикасаның атказанган мәдәният хезмәткәре, филолгия фәннәре кандидаты, Чаллы педагогия университеты доценты, танылган җырчы Дания апа Сибгатуллина

Кунакларыбызны сәламләү өчен сүзне Балалар иҗат үзәге директоры Айдар Нәгыйм улы Сәфәргалинга бирәбез.

Сүз Сәфәргалин А.Н.

Сүзне Менделеев муниципаль районы депутаты, Татарстан Республикасының атказанган сәүдә хезмәткәре Рөстәм Исмәгыйл улы Гафаровка бирәбез

Сүз Гафаров Р.И.

Туган як! Туганҗир! Тугантуфрак! Туганйорт! Бусүзләрһәркешенеңйөрәгенәиңякын, иңкадерлесүзләр. СиндәгенәчишмәләрнеңКөмешикәнсулары. Уйларымданичәнче кат УрыймКалмыябуйларын —дипяза автор үзенеңтуганягытурында.

ГүзәлӘмәкәйавылы. Татарстан чигендәгесихрипочмак.Факилабыйныңгомерҗебе шушыҗирләрдәнбашлана. МөслимрайонынакергәнӘмәкәйавылындатуа. Бүгенгекөндәултанылган прозаик , шагыйрь, тәрҗемәче, әдәбиятгалиме, публицист, ГаязИсхакыйисемендәге премия лауреаты.

Гади шагыйрь генә түгел шул! Ул.Низаметдинов исемендәге Республика премиясе лауреаты, “Чаллы авазлары”шәһәр конкурсында һәм “Милли йорт”җәмгыяте оештырган бәйгедә җиңүче,1996 елдан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Гаяз Исхакый, Александр Грибоедов исемендәге әдәби премияләр лауреаты. “Тәрҗемә Олимп һәм Кояшлы иҗаты өчен Халыкара бүләкләр иясе,филология фәннәре кандидаты, балалар өчен чыга торган “Көмеш кыңгырау” газетасының баш мөхәррире.

  • Ф.Сафин “Туган җиреңне зурла!” (Галлямова Дилия 4 сыйныф).

  • Ф.Сафин”Без-татар балалары” (Нургалиева Ралина 5 сыйныф).

  • Ф.Сафин “Тәмле сүзләр” (Тухбатова Зөлфия)

  • Ф.Сафин “Китап укыганда” (Зиганшина Камилла 2 сыйныф).

  • 7 нче мәктәп укучылары башкаруында җыр “Туган телдә җырыбыз”. Ф.Сафин сүзләре, Луиза Батыр-Болгари көе

Ф.Сафинга сүз бирелә.

Алып баручы

Үз максатым, үзем яулар үрем,

Үзем генә җырлар җырым бар.

Җәйдә явам тансык яңгыр булып,

Көздә –яфрак, кышта – ап-ак кар

дип яза Әлфия Мирзанур кызы Ситдыйкова

Хөрмәтле кунагыбыз Әлфия Мирзанур кызы Ситдыйкова (Хаҗиәхмәтова) Татарстан Республикасының Актаныш районы Күҗәкә авылында 1957 елның 14 августында колхозчы гаиләсендә туа.
Әлфия Ситдыйкова 1964 елда Күҗәкә авылы сигезьеллык мәктәбенә укырга керә һәм аны 1972 елда тәмамлый. Аннан соң ул белем алуны Пучы авылы урта мәктәбендә дәвам итә һәм 1974 елда кулга өлгергәнлек аттестаты ала.
Ә.Ситдыйкова 1975–1978 елларда Чаллы шәһәренә килеп, КамАЗның двигательләр заводына йөк төягеч машина йөртүче булып эшли.
 1996–2000 елларда Чаллы шәһәренең «Шушма» коммерция кибетендә сатучы булып хезмәт итә.
Ә.Ситдыйкова хезмәт юлын «Чаллы-ТВ» шәһәр телерадиокомпаниясенең «Күңел» радиосында дәвам итә. 2006 елга кадәр – музыкаль мөхәррир, 2006 елдан өлкән корреспондент булып эшли.

Аның беренче шигырьләре вакытлы матбугатта 1977 елда Чаллы шәһәрендә нәшер ителүче «Кама таңнары» газетасында басыла. 1979 елда аның «Яшьлегем Чаллы» күмәк җыентыгында шигырьләре дөнья күрә.
Ә.Ситдыйкованың тәүге китабы («Йөрәгемә яфрак сыена») 2003 елда басылып чыга. Бүгенге көндә ул унга якын китап авторы.
2007 елда Татарстан китап нәшриятында «Два родника родной земли= Туган якның ике чишмәсе» дип исемләнгән поэтик тәрҗемәләр китабы нәшер ителә.«Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга», «Шәһри Казан», «Шәһри Чаллы», «Якты юл», «Актаныш таңнары» газеталарында, «Казан утлары», «Мәйдан», «Идел» журналларында шагыйрәнең язмалары әледән-әле басылып чыга тора.
Ә.Ситдыйкова – 2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

  • Ә. Ситдыйкова “Биюче атлар”( Нургалиева Сабина 2 сыйныф).

  • Ә. Ситдыйкова”Башмаклар” (Тухбатова Илүзә 3 сыйныф)

  • Ә. Ситдыйкова “Капчык киеп йөгерү” (Гатауллина Чулпан 2 сыйныф).

Ә.Ситдыйковага сүз бирелә.

Җырлый Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Дания Сибгатуллина

Алып баручы:

Аның язган шигырьләре

 Күптән таныш безгә дә 

Аның уттай язулары 

Калдырмас безне читтә

Янып тора дәрт учагы, 

Каткан бәгырьләрне эретә. 

Ташкын кебек,гөрләп-гөрләп 

Чип-чиста уйлар ага.

1Алып баручы: Хәзер таныштырачак кунагыбыз -Яшел нарат чайкалган Ак томанлы үрләрем, Мәмрәп пешкән җиләкле Кара урман түрләрем – Туган-үскән җирләрем. Кашларыннан чык коеп Җай тирбәлгән гөлләрем, “Туган тел” не көйләген Ак биләүле өйләрем – Туып-үскән илләрем. Балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик Рәшит Бәшәр (Рәшит Гаффар улы Бәшәров) 1949 елның 7 октябрендә Татарстан Республика-сының Кукмара районы Яңил авылында крәстиян гаиләсендә туа. Иң беренче «Коега төшкән ай» шигыре 7 яшьтә язылып, район газетасында басылып чыга. “Яшь ленинчы” гәзите, “Ялкын” журналы оештырган әдәби конкурсларда берничә тапкыр җиңеп чыга. Р.Бәшәр бүгенге көндә балалар өчен чыккан 12 китап авторы ул. .. Татарстанның Лениногорск районы Куакбаш авылы сигезьеллык мәктәбендә тел-әдәбият укытучысы hәм укыту бүлеге мөдире (1972-1975); Лениногорск шәhәренең 32 номерлы профессиональ-техник училище- сында мөдир урынбасары (1975-1976);“Ильич васыятьләре” исемле район газетасында коррек- тор (1977). 1987–1989 елларда Р.Бәшәр Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы икееллык Югары әдәби курсларда укый. Укуын тәмамлап кайткач, Чаллы шәһәрендәге «Таң йолдызы» газетасында бүлек мөдире, җаваплы сәркәтип, 1996 елдан «Аргамак» журналы идарәсендә җаваплы сәркәтип һәм 2001 елдан «Аргамак»ның дәвамы булган «Мәйдан» (Чаллы) журналында әдәбият бүлеге мөхәррире булып эшлиениногорск тимер-бетон җиhазлар заводында мастер (1977-1979) хезмәтләрен башкара.

  • Р.Бәшәр “Июнь” (Заитова Зарина 4 сыйныф)

  • Р.Бәшәр “Чишмә” (Пластинина София 2 сыйныф).

  • Р.Бәшәр”Бу урманда” (Валеева Самира 3 сыйныф).

Р.Бәшәргә сүз бирелә.

Җырлый Айдар Сәфәргалин

Алып баручы: Без бүген сезнең белән бик бәхетлеләрчөнки табигатьләре белән тыйнак , гади күңелле, җор телле әдәбиятыбызда җуелмаслык тирән эз калдырырлык итеп туган халкына һәм туган теленә хезмәт итүче әдипләребез белән очрашабыз. Сүзне Бөтендөнья Татар конгрессының Менделеев районы бүлеге җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Галиева Лилия Федоровнага бирәбез.

Сүз Галиева Л. Ф.

Сүзне Менделеев муниципаль районы татар китапханәсенең китапханәчесе Гөлназ Рафкиловнага сүзне бирәбез.

Сүз Гөлназ Рафкиловна

Алып баручы: Адәм баласы бу дөньяда үзеннән күп нәрсә калдыра ала: Затлы исемен. Нәселен. Мирасын. Затлы исем калдыра аласың икән, син киләчәк буыннарның хәтерендә кабатланасың. Синең исемеңне алар ядкарь итеп сөйләячәк. Нинди нәсел калдыруың синең бу дөньяда ничек яшәвеңә бәйле. Намусына, иманыңа бәйле. Нәселеңә карап, синең кем булганыңны билгеләячәкләр. Мирас калдыра алган кеше бәхетле. Мирас ул — адәм баласының киләчәк буыннарга васыяте.

Киләсе очрашуларга кадәр, сау булыгыз! Барыгызны күмәк фотога чакырабыз!

Моң тулган минем җанга?!

“ Тырыш халкым бҗелән горурланам,

Яшим дуслар туган илемдә”

Рәмзия Вәлиева.

А. Б.: Исәнмесез хөрмәтле тамашачылар! Хәерле көн килгән кунаклар!

Шагыйрьләр шигърият дип аталган мәһабәт олы дөньяның аерым бер кисәкчәләрен тәшкил итәләр. Һәм бу кисәкчәләр өзлексез сынауда. Вакыт сынавында! Шигърият сынавында! Берәүләрне көн сынаса , икенчеләрне еллар, ә кемнәрнедер гасыр сыный.

Шигърият һәм вакыт! Ә менә минем кулымда тыйнак кына, пөхтә итеп эшләнгән, рәсемнәре белән үзенә җәлеп итеп тора торган балалар өчен язылган шигъри җыентык – “Бәбкә кая югалган” Шушы җыентыктан сезнең игътибарыгызга бер шигырь тәкъдим итәм.

Җамалдинова Алинә, 3 Г.

Шигырь

Улыма җавап”

Нәни улым

Сорау бирә миңа:

— Ничек яши татар

Чит илдә?

Җавап бирәм

Тизрәк сабыема:

Бөтен бәхете

Телен белүдә.

Әбисенә сорау

Бирә улым:

— Хәтер нәрсә

Була әбием?

-Тарихларны

Онытмаска иде

Кадерле ул

Безгә бәбием.

Бүген уйный

Улым “Туган тел”не

Курай тотып

Ике кулына.

Моң яшәтә безне,

Татар җыры!

Берни җитми

Татар моңына!

( Курайда уйный: Красильникова Катя, 2Б. )

А.Б.:Әйе. Безне моң яшәтә, татар моңы. Инде менә ничә еллар

шигъриятебез башында торган Тукай иҗатын яктыртып, Тукай иҗатын барлап шагыйрьләребез бер-берсен кабатламый тоган шигырьләр, тирән эчтәлекле әсәрләр иҗат итәләр. Үзгә бер җылылык белән бу шигырьне кем язган? “Бәбкә кая югалган” китабының авторы кем ул?

Шигырь“Мин бәхетле”

Мин бәхетле, шигъри җанлы

Гади бер кыз булганыма.

Мин бәхетле, Актанышта —

Җырлы якта туганыма.

Мин бәхетле, гомерләрем,

Уза нигъмәт-сыйда гына.

Мин сөенәм тугайларда

Ромашкалар җыйганыма.

Мин бәхетле печән чабып,

Тезмәләргә тезгәнемә.

Акчарлаклы Агыйделдә

Колач салып йөзгәнемә.

Мин бәхетле, очрашканда,

Күзгә яшьләр тулганына.

Җылы сүзләр әйтә алсам,

Кардәшемә, туганыма.

Мин бәхетле, кочсам әгәр,

Кайтып әнкәйнең иңеннән.

Һәркемгә дә шуны телим-

Аерылмасын, дип иленнән.

Тормышны үзе теләгәнчә сөеп, эшеннән ямь, һәм тәм табып яшәгән кеше генә шушылай яза, шигъриятен можга төрә ала. Безгә “Туган як”, “Чулман”, “Рисалә”, “Ватаным Татарстан” , “Мәдәни җомга” газеталарында урын алган мәкаләләре, шигырьләре, балалар өчен чыгарылган “Бәбеә кая югалган”, “Бәхетле мизгелләр” исемле китаплар аша бик тә таныш булган Рәмзия Вәлиева гына бәхетле мизгелләре белән укчылар игътибарын җәлеп итә. Бүген бездә кунакта шагыйрә — үзе . Әйдәгез әле бергәләшеп Рәмзия Вәлиеваның шигърият дулкынында тирбәлеп, аның белән якыннан танышыйк. Бирегә, түргә, рәхим итегез, Рәмзия ханым!

А.Б.;Кеше кайда гына, ничек кенә яшәсә дә, туган-үскән җирен, кендек каны тамган газиз туфрагын күңел түрендәге хисләр сандыгыннан алып ташлый алмый. Сагыну хисе аның рухына, кан тамырларына сеңгән. Бу тойгы яшь арткан, инсан өлкәнәйгән саен көчәя генә бара. Сезнең шигъриятегездә дә үтә дә лирик, ихлас аһәңле, күңел сазларын тетрәндерерлек, туган якны сагыну юксыну хисләре белән сугарылган шигырьләрегез бар.

Читтә йөртә безне язмыш

Туган җирне сөйсәк тә

Кайтулар бик сирәгәйде

Сагынудан көйсәк тә.

Бу шигъри юлларда Рәмзия ханымның күнел дөньясы да, язмышы да гәүдәләнеш таба.

Сорау: Әйтегез әле кайсы яктан, кайсы туфрактан Сез, Рәмзия ханым? Хыял җилкәнен киереп, сезнең туган якка сәяхәт кылыйк.

А.Б.: Актаныш җыр-биюгә гашыйк, асыл талантлар туфрагы. Актаныш туфрагы татар милләтенә кырыкка якын язучы һәм шагырьне бүләк иткән. Галимнәр, рәссам, бию остасы, музыкант, җырчыларын санап бетергесез. Актаныш җирлегендә туып үскән каләм тибрәтмәсәң ул гөнаһ булыр иде кебек.

Актанышта чишмәләр күп

Таулар бездә горурлык

Туган җирнең кадерләре

Алтын бәһа торырлык.

Әйе, Рәмзия ханымның иҗади хәзинәсендә туган якка, үзе яшәгән төбәкнең авылларына багышлап язылган шигырьләре бик күп. Шул шигырьләрнең берничәсен сезгә тәкъдим итәбез.

Шигырь “Кайтып киләм әле туган якка”. Укый 4 нче А сыйныф укучысы Хуҗиев Рамиль.

А.Б.: Әлбәттә Сез шигърият дөньясында талантлы рәссам. Рәмзия ханымның табигать сүрәте – образы – энергетик көчкә ия һәм шагыйрәнең йөрәге аша узган барча шатлыклар, куанычлар һәм сагышлар белән үрелеп бара.

Табигать образы: бөрлегәнлек, су буендагы юкәлек, аҗаган уйнаган күк йөзе, сары төнбоеклар, челтер-челтер ак инеш тараткан моң, җиләс һава, җиләк исе, хәтфә үлән сүрәте – шагыйрә иҗатында төп урыннарның берсен били. Шунлыктан шигырьләрен укыганда аның шигъри дөньясына кереп киткәнеңне сизми дә каласың.

Мин синдә үскән бала” Укый 4 нче сыйныф укучысы Нәсибуллина Ләйсән.

Кайтып киләм олы юлдан

Каршымда яшел урман

Каен җиләкләре пешеп

Кошлары сайрый торган.

Ак гөмбәләр, гөрәҗдәләр

Тезелеп каршы ала

Әй, урманым сиңа кайттым

Мин синдә үскән бала.

дип туган як гүзәллеге белән горурлана Рәмзия ханым”Мин синдә үскән бала” шигырендә.

“Авылда рәхәт”, Шәфиков Илназ

Җиләк белән сыйланам” Гыйльманова Азалия. Бу шигырьләр дә табигать турында.

Сезнең бик күп шигырьләрегездә табигатьнең гүзәл, серле, мәңгелек сүрәте тирән хис белән чиксез ярату, горурлык белән язылган, сүрәтләнгән. Бөрлнгәнлек, саф чишмә суының татлылыгы, аккошларның серле тавышы белән горурланып язасыз. Без, Сезнең иҗатны хөрмәт итүчеләр – укучыларыгыз белән, серләрегезне уртаклашсагыз иде. Агыйдел буеның кайсы ягында үсә ул бөрлегәнлек?! Сезнең иҗатта ул еш кабатлана.

Җавап:

А.Б.:Челтерәп аккан чишмә суларына кем генә битараф кала ала икән? Сезнең иҗатта ул горурлык, сафлык, изгелек символы белән шигъри юлларда челтери.

Чишмәләр челтерәп ага,

Таулар бездә — горурлык

Туган җирнең кадере бит

Алтын бәһа торырлык.

(“Якташларыма” шигыре.)

Без бәхетле киләчәктә

Җырлы җырыбыз булса.

Сулар һава чиста булып

Чишмә чылтырап торса.

(“Без бәхетле” шигыре.)

Челтер-челтер чишмә ага

Авылның өч җиреннән.

Берәр сырхау эчсә суын

Дәва таба чиреннән.

Тау асты чишмә ягында

Каен җиләге пешкән.

Егет сыйлый сөйгән кызын

Суга дип сылу төшкән.

(“Авылым чишмәләре”).

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/219270-ochrashu-kichse

Подробности

Автор: Розалия Фоатовна Исламгалиева

Опубликовано 30 Ноябрь -0001

Просмотров: 4308

Рейтинг:   / 7

МБОУ «Кунгерская СОШ» Атнинского муниципального района

Внеклассное мероприятие «Встреча с выпускниками»
Исламгалиева Розалия Фоатовна, учитель ИЗО и искусства
2012-2013 учебный год
Студентлар белән очрашу кичәсе.
10 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары башкаруында җыр
1а.б.-Бер күрешү үзе бер гомер бит,
Очрашуга сәбәп табылсын.
Бер-берләрен сагынышкан дуслар
Күрешергә монда агылсын.
2 а.б.-Кайтыйк әле, онытмыйк без дуслар,
Канат ярган туган ояны.
Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат,
Мәктәпкә дип килдек без тагын.
1а.б.-Исәнмесез, хәерле кич, кадерле дуслар, укытучылар һәм укучылар! Без бүген сезнең белән мәктәпне тәмамлаучылар белән очрашу кичәсенә җыелдык. Бүгенге кичәдә сезнең белән бергәләп күп һөнәрләр турында сөйләшербез, ишеткәннәребез, күргәннәребез һөнәр сайларга, хезмәтне яратып яшәргә ярдәм итәр дип ышанабыз.
2а.б.-Әлбәттә, һөнәрләр күп, ләкин шул һөнәрләрне сайларга юл күрсәтүче, белем бирүче кешеләребез – укытучыларыбыз турында әйтеп китми мөмкин түгел.
-1а.б.- Сез бер гади укытучы булып,
Хезмәт итәсез бүген тормышта,
Һәр укучы — язылмаган роман ,
Һәр дәресегез – маяк тормышта,
Эш коралыгыз гади — акбур гына,
Бик катлаулы, ләкин тирәлек.
2 а.б.-Ил карты да сезгә башын иеп,
Мөгаллим, дип зурлап эндәшә,
Яшьләр сездән матур үрнәк алып,
Күркәмлектә сезгә тиңләшә.
1 а.б. Мәктәпне алдагы елларда тәмамлаган укучылар укытучыларының исем – фамилияләрен яхшы хәтерлиләр микән, әйдәгез, сынап карыйк әле.
УЕН. Алып баручы укытучының фамилиясен әйтеп бара, залдагылар исеме һәм атасының исемен әйтергә тиеш
Фазуллина (Бәрия Гыйбадулловна)
Хәкимҗанова (Фаилә Фәйзиевна)
Габидуллина (Фирая Бариевна)
Гыйлемханов (Илгизәр Закирович)
Сәгдиев (Фәрхәт Гарәфетдинович)
Вәлиевва (Җәүһәрия Хәйдәровна)
Вәлиев (Дамир Габдрахманович)
Садыков (Рәшит Шакирович)
Гатауллин (Ягфәр Шәйхиевич)
Ганиев (Хөсәен Хәйдәрович)
Мөбәрәкшин (Айдар Госманович).
2 а.б. Укытучыларыгызны онытмавыгыз өчен рәхмәт сезгә.

1а.б.Ә хәзер сүзне мәктәбебезнең иң хөрмәткә лаеклы укытучыларының берсе -мәктәпнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рәзинә Равил кызы Җәләлиевага бирәбез.
Рәзинә апа сөйли.
Илүзә.- Мәктәпне тәмамлау белән башта: “Кем булырга?”, “Нинди һөнәр сайларга?” дигән сораулар туа. Һәркем үз күңеленә ятышлы, хыялын тормышка ашырырдай, файдалы һөнәр сайлый ала.
Фәнил: Югары сыйныф укучылары өчен төрле һөнәр ияләре белән очрашу, фикер алышу бик мөһим.
Илүзә.- Бүлмәдән – бүлмәгә йөриләр,
Балачак эзләрен эзлиләр
Кем кайда нинди сүз язган,
Кемнәндер кайдадыр эз калган…
Барысын күзлиләр, эзлиләр,
Үзләре турында сөйлиләр.
Бу сүзләр, әлбәттә, безнең узган елгы чыгарылыш укучыларына күбрәк кагыла-дыр. Аларда нинди яңалыклар бар икән? Узган елгы чыгарылыш укучылары, Язилә, Салават, Ильяр, Инсаф, Айнур, Рамил, рәхим итегез.
Фәнил. Сезнең барысы да әйбәт икәненә инаныр өчен безнең кайбер сорауларыбыз бар. Әйтегез әле
— Сезнең яшегез ничә дип уйлыйсыз: паспорт буенча, тирә – ягыгыздагыларның фикере буенча, сәламәтлегегез буенча.
— Сезнең шәхси машинагыз бармы, дачагыз, этегез, ясалма керфекләрегез, паригыгыз, ясалма тешләрегез, япон плеерыгыз?
— Начар гадәтләрегез бармы? Мәсәлән, тәмәке тарту, нәчәлникләр белән бәхәсләшәсезме, иртәнге зарядканы ясыйсызмы,укуга соңга калмыйча килү, сессияне бернинди “койрыкларсыз” вакытында бирү.
— Сыйныфташларыгыз белән исәнләшәсезме?
— Юмор хисегезне онытмадыгызмы әле?
— Сезнең сыйныфның нинди уңышлары хәтерегездә калды?
-Мәктәп журналын яндырасы килгән вакытларың булдымы?
— Балачак кая калды икән?
— Өй эшләрен кемнән күчерергә ярата идең?
— Дәрестә иң яраткан мизгелләрең?
— Синең мәктәптә иң яраткан урының?
— Укытучыларга һәм үзеңнең сыйныфташларыңа әйтер сүзләрең бармы?
— Хыялларың тормышка аштымы?
Илүзә: Мәктәптә уку чорында сез үзешчән сәнгатьтә актив катнаштыгыз, һәм алдагы биюебез дә сезгә ошар дип уйлыйбыз.
Концерт номеры бию 11нче сыйныф кызлары Илүзә һәм Зөбәрҗәт
Илүзә:- Килгән кунакларыбыз арасында төрле уку йортларында белем алучы студентлар да бар. Сүзне аларга бирик әле. Рәхим итегез!
Аграрный университетта белем алучы Гибадуллин Алмазга сүз бирәбез. Гибадуллин Алмаз сөйли һәм җырлый
Сабиров Рамил
КХТИ – Технологик университетта укучы Садретдинов Айнурны чакырам. Шулай ук Шакиров Салават һәм Заһидуллина Регина да шушы уку йортында белем ала. Аларның да безгә әйтер сүзләре бардыр.
Зөбәрҗәт: Кадерле дуслар, сезнең өчен тагын бер бию тәкъдим итәбез. Сезнең каршыда Зәринә Исламгалиева рус халык биюе белән.
Зәринә бию
Зөбәрҗәт: Безнең сыйныф укучылары арасында фармацевтика белән кызыксыну-чылар да бар. Галләмова Нурдидәнең чыгышы безнең өчен файдалы булыр дип уйлыйбыз.
Нурдидә сөйли
Илүзә: Бүгенге көндә медицина өлкәсендә белем алучы студентларыбыз да шактый. Без бүген медицина көллиятендә белем алучы студентлар фикере кызыксындыра. Бирегә Галиева Айсылуны чакырабыз.
Айсылу
(Исламгалиев Рөстәм)

Зөбәрҗәт: Мәктәптә укыган чорда Алмаз белән Марс мәктәбебезнең йөзек кашлары булдылар. Һәр чарада башлап йөрделәр. Марс үзенең булачак һөнәрен дә сәнгать белән бәйләде. Культура университеты студенты Шиһапов Марс ны бирегә чакырабыз. (Сөйли).
Шиһапов Марс җырлый.
Фәнил: Мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучыларын тагын бер сынап карыйсы килә. Мәктәпкә алар ничек әзерләнделәр икән, портфельләренә нәрсәләр тутырып йөрделәр икән? Белик әле. Бирегә юмор хисенә бай 1 егет һәм 1 кызны чакырам.
Портфель тутыру уены. Алдан тутырылган портфельдәге һәр әйберне мәктәптә бик тә кирәк һәм ни өчен кирәк икәнен аңлатып бирергә. Портфельдә резин перчатка, буш банка, берәр уенчык, помада, уенчык машина, кояштан саклану күзлеге һ.б. шундыйлар булырга мөмкин.
Илүзә: Сыйныфыбыздагы укучылар арасында Казанның иң борынгы һәм данлыклы уку йортларыннан берсе булган Казан Федераль Университетында укуларын дәвам итәргә теләүчеләр дә бар. Бу уку йорты турында сөйләү өчен бирегә Мөбәрәкшина Айсылуны чакырам.
Мөбәрәкшина Айсылу сөйли
10 нчы сыйныф укчылары парлы татар биюе.
Фәнил: 10нчы сыйныф укучыларының дәртле бию ләрен караганнан соң, хөрмәтле тамашачыларыбыз, сезнең дә биисегез килеп калгандыр. Хәзер мин бирегә 5 егет һәм 5 кызны чакырам. Ике командага бүленеп бию ярышы. Кызлар һәм егетләр командасы. Һәр командага аерым көй куеп, төрле халык биюләре биетү.
Фәнил: Молодцы! Булдырдыгыз! Һәр ике команда да бик матур бии икән, төгәл генә җиңүчеләрне билгеләп тә булмады. Болар белем ягыннан ничек икән, сынап карыйк әле. Хәзер мин сезгә мәктәп темасына кагылышлы сораулар бирәм, кайсы коанда күбрәк дөрес җавап бирә, шул җңүче була.
Кызыклы сораулар
1. Укучыларның чыгарга яратмаган урыннары. (Такта).
2. Укытучы урындыгындагы сюрприз. (Кнопка).
3. Ата-аналар һәм укытучыларның танышу клубы. (Ата-аналар җыелышы).
4. Яссы глобус. (Карта).
5. Ата-аналар өчен афтограф альбомы. (Көндәлек)
6. 2дән 5кә кадәр. (Билге).
7. Газаплар һәм җәзаларның башлануы һәм бетүе турында сигнал.(Звонок)
8. Мәктәп масштабындагы президент. (Директор).
9. Һәр сыйныфта да бар. (Такта).
10. Барлык укытучылар тилмереп көтеп ала. (Отпуск).
11. Сөйләшүче глобус. (География укытучысы).
12. Аяклы калькулятор (Гөлзидә апа)
13. Аяклы формула (Физика укытучысы)
14. Мәктәпнең ял йорты (Арттагы парта)
15. Коткару хезмәте (Шпаргалка)
16. Бөтендөнья сугышы (Тәнәфес вакыты)
Зөбәрҗәт: Районыбызның визит карточкасы булган Әтнә техникумы авыл хуҗалыгы белгечләре әзерли. Бу уку йортында да безнең мәктәпнең шактый гына укучылары белем ала. Шуларның берсе – Минишина Алия. Алия, әлеге уку йорты турында сөйләп китерсең дип уйлыйбыз.
Минишина Алия җырлый.
Минишина Алия сөйли.
1а.б.- Безнең мәктәпне тәмамлаган яшьләр дә тормышта үз урыннарын алырлар һәм бүген туган ягыбызның күп тармакларында хезмәт куярлар. Без аларның хезмәт нәтиҗәләрен күреп куанырбыз. Һәм алар юлыннан ныклы адымнар белән бару өчен тырышып укыйбыз.
2а.б.- Кайтыгыз сез, онытмагыз, дуслар,
Канат ярган туган ояны.
Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат
Мәктәпкә дип килегез тагы.
1а.б.- Күңелләрдән күңелләргә салдык күперләр
Насыйп булсын бу юллардан кабат үтүләр.
Сезне сагынып сайрар һәрчак күңел кошыбыз,
Кабат очрашканга кадәр, дуслар, хушыгыз!
2а.б.- Шуның белән безнең кичәбез тәмам. Килүегез өчен зур рәхмәт. Алдагы көнегездә дә без сезгә зур уңышлар, исәнлек – саулык, бәхет, укуыгызда бары уңышлар гына теләп калабыз !
10 нчы сыйныф кызлары башкаруында җыр “Юкка түгел, юкка түгелдер”

У вас нет прав для создания комментариев.

Поделитесь с коллегами:

Талантлы син, Борай җирем!

(Якташ язучылар белән очрашу кичәсе)

Максатлар:

— Укучыларны Борай язучыларының тормышлары һәм иҗатлары белән таныштыру,

— Туган як язучыларының әсәрләре аша укучыларда туган илгә, туган җиргә, туган авылларына карата горурлык, мәхәббәт, хөрмәт хисе тәрбияләү.

Кичә барышы.

Алып баручы: Исәнмесез, мөхтәрәм кунакларыбыз, хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар! Хәерле көн!

Борай — безнең туган ягыбыз. Ул республикабызның төньягында урнашкан. Районыбыз территориясе буенча агучы Танып елгасы, аның янәшәсендәге күлле әрәмәлекләре, болыннар, табигатьнең матур төрле манзараларына бай күренешләр хакында күп сөйләргә мөмкин. Без бүген үзебезнең якның шифалы суларын эчеп, сихәтле һавасын сулап үскән шагыйрьләр, язучылар турында сөйләшербез, аларның туган як турында язган шигырьләре, әсәрләре белән танышырбыз.

Әйе, районыбыз талантлы язучыларга бай. Алар арасында инде шактый гына багажлысы да, һәм яңарак кына каләм тибрәтүчеләр дә бар. Республика, район газета-журналлары, язучыларның чыгарган китаплары аша без аларның ижатлары белән даими танышып торабыз, әсәрләре, шигырьләре аша үзебезгә рухи көч алабыз. Кем әйтмешли, мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күр дигәнне хуплап, без бүген чын мәгънәсендә сихри очрашуга җыелдык. Бүген бездә бәйрәм, матур бәйрәм. Без бүген бик бәхетле, чөнки бездә кунакта, безнең белән янәшәдә олы йөрәкле, гаҗәеп тә талантлы, матур күңел һәм моңлы йөрәк ияләре якташ шагыйрь-язучыларыбыз: Фәнзия Максютова, Рафига Усманова, Нәфисә Хәбибдиярова, Алия Хәйруллина. Без, китап сөючеләр, хөрмәтле кунакларыбыз, сезнең кебек төп фикерле, тормышчан әсәрләр, моңлы җырлар, шигырьләр иҗат итүче якташларыбыз белән очрашуыбызга чиксез шатбыз. Ә инде сезне күрү, ягымлы тавышларыгызны ишетү, якыннан аралаша алуыбыз аеруча кадерле. Кичәбезне ачык дип игълан итәбез.

  1. Кайда гына яшәсәң дә,

Искәеңдә тот әле:

Тамырыбыз бик тирәннән —

Без Борайдан бит әле! — дип язган шагыйрәбез Рафига Усманова.

Берничә китап авторы, шагыйрә Рафига Усманова — Башкортстан Язучылар берлегенең һәм шулай ук Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы. Сүз сезгә, Рафига апа, рәхим итегез.

(Рафига Усманова чыгышы)

Күптән түгел Рафига апа үзенең 60 яшьлек юбилеен каршы алды. Без дә бик күп котлауларга һәм изге теләкләргә кушылып, үзебезнең кечкенә истәлекле бүләгебезне тапшырабыз.

( Бүләк тапшыру)

Музыкаль бүләк итеп гимназиябызның укытучысы Абубакирова Зилә Мәгънәви кызы башкаруында юбиляр сүзләренә язылган җыр тыңлыйбыз.

(Җыр)

  1. Агыйделкәй-Танып арасында
    Газиз төяк — үскән җиргенәм,
    Агыйделкәй ак канатын кага,
    Танып яры — чәчәк гөл генә.

Бу сүзләр белән безнең икенче кунагыбыз, шагыйрә, бик күп җырлар авторы Нәфисә Хәбибдиярова туган илебезгә булган мәхәббәтен, горурлык хисен күрсәтә. Әйдәгез әле, әдибә белән якынрак танышыйк. Сүз сезгә, Нәфисә апа.

(Н.Хәбибдиярова чыгышы)

Нәфисә апа, сезнең авылдашыгыз Бадрак кызы Зарипова Гөлназның җыры сезнең күңелегезгә хуш килер дип уйлыйбыз.

(Җыр)

  1. Бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә биргән, шулай ук, озак еллар мәдәният учагында кайнаган Алия Хәйруллина чираттагы кунагыбыз. Ул — Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Халык Мәгарифе отличнигы. Алия апа, рәхим итегез. Сүзне сезгә бирәбез.

  1. Келәм чигәм нәфис җепләр белән,

Чигәм аны чагу төсләрдән.

Энәм узган урау юлларыма

Күңелем бизәкләре өстәлгән.

— Бу сүзләрнең иясе, шулай ук, бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә биргән, Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы, яраткан шагыйрәбез Фәнзия Максютова. Рәхим итегез, Фәнзия апа.

(Ф.Максютова чыгышы)

Ә хәзер бүгенге кичәбездә катнашучыларга Районыбызның Мәдәниятен күтәрүгә зур көч салган, моңлы, дәртле, талантлы Флүс Нәзәгат улы Шәрифҗанов музыкаль сәламен тапшыра.

(Ф.Шарифҗанов чыгышы)

А.Б. Хөрмәтле кунакларыбыз, сез — бөек шәхесләр. Сезнең йөрәк түреннән чыккан әсәрләрегез киләчәк буынны тәрбияләүдә һичшиксез зур урын алып тора. Бүген без сезне ихластан тыңладык. Киләсе очрашу чарабызда сезнең шигырьләрегезне, җырларыгызны укучыларыбыз башкаруында да ишеттерербез дип ышандырабыз. Бик зур рәхмәт сезгә. Киләчәктә дә тормыштан ямь табып, матур әсәрләр иҗат итеп, яңалыкка, алга омтылып яшәгез. Иҗат ялкыннарыгыз сүрелмәсен. Илһамыгыз кимемәсен. Сезгә озын гомер юллары, ныклы сәламәтлек, иминлек телибез. Сезнең белән тагын очрашулар көтеп калабыз.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Языческий праздник бельтайн
  • Языческие праздники ставшие православными
  • Язучы белэн очрашу сценарий татарча
  • Языческие праздники славян сегодня
  • Язучы бел?н очрашу кич?се сценарий