Юл й?р? кагыйд?л?ре буенча сценарий балалар бакчасы

Ата-аналар һәм балалар өчен конкурс.

Танып-белү.

 Ата-аналар  һәм балалар өчен конкурс.

МАКСАТ:

-БАЛАЛАРНЫҢ ЮЛ КАГЫЙДӘЛӘРЕ ТУРЫНДАГЫ БЕЛЕМНӘРЕН НЫГЫТУ;

-БАЛАЛАРНЫ ЮЛ КАГЫЙДӘЛӘРЕНӘ ӨЙРӘТҮНЕҢ НЕЧКӘЛЕКЛӘРЕНӘ ТӨШЕНДНРҮДӘ  АТА-АНАЛАРНЫ   АКТИВЛАШТЫРУ;

-БАЛАЛАРНЫҢ ЮЛ ЙӨРҮ БИЛГЕЛӘРЕ ТУРЫНДАГЫ БЕЛЕМНӘРЕН ҮСТЕРҮ;

-АТА-АНАЛАР БЕЛӘН УРТАК ЭШЧӘНЛЕК БУЛДЫРУ;

ЯКЫНЧА ЭШ:

  1.Тәрбиячеләр ата-аналар белән якынча әңгәмә уздыралар, конкурста катнашырга               тәкъдим ясыйлар. 3-4 гаилә командасы төзелә.

Һәр команданың да исеме, җыры, девизы, эмблемасы була.

Өйгә эш:    сәламләү әзерләү  (1 конкурс)

                   Һәр гаилә капитаны –бакчага йөрүче бала була.

2.Балалар тәрбиячеләр белән чакыру билетлары ясыйлар.

3. 2-3 атна алдан педагоглар һәм ата-аналар арасында “иң яхшы сорау” –юл йөрү кагыйдәләре буенча конкурс уздырыла.

4.Конкурс музыкаль залда үтә.3 өстәл куела.

Жюри өстәле, җи1азлар, бизәлеш алдан әзерләнә.

5.Музыкаль озату оештырыла. Марш, фанфара,  хәрәкәтле уеннар өчен музыка.

6.Актив катнашучылар өчен бүләкләр  хәзерләнелә.

7.Жюри өчен карточкалар   хәзерләнелә.

Конкурс уздыру өчен бизәлеш:

*  Алып баручы биремнәр белән карточкалар   хәзерли;

*  Һәр команда өстәлендә дә рәсем  ясау өчен кәгазь, фломастер, карандаш,

трафарет  куела;

*  Һәр команданың да билгеле бер тамгасы була;(таяк белән беркетелгән яшел түгәрәк)-команданың әзер икәнен белдерүче билге;

   *  Зур кәгазь беркетелгән ике мольберт;(карап утыручыларга  конкурс өчен)

   *  Конкурс нәтиҗәләрен  язу  өчен такта;

Жюри эшен оештыу:

Алып  баручы һәр этап өчен дә югары бәяне әйтә. Жюри членнары цифрлар белән язылган карточкалар  алалар. Һәр этап саен  жюри бәя куя.

Секретарь  тактага уртача бәяне төшереп бара.Соңыннан берничә конкурс балы җыела.

Һәр жюри члены өчен түбәндәге таблица бирелә:

Командалар

исеме

         Конкурслар

Гомуми  балл

Котлау-лар

 (3)

Блиц-

сорау

    (5)

Юл тамга-лары (5)

Капитаннар

ярышы

(3)

Эстафе-

талар

(5)

“Светофор”

“Белгечләр”

“Тату гаилә”

Секретарьда да шул ук таблица. Һәр конкурсның уртача баллы язып барыла.

Конкурс  барышы.

Алып  баручы  жюри тәкъдим итә  торган бар этаплар белән дә таныштырп чыга:

1.Котлау

2.Блиц-сорау

3.Юл тамгалары.

4. Капитаннар ярышы

5. Эстафета.

Карап утыручылар белән дә уеннар оештырылуы хакында әйтелә.

1 ӨЛЕШ.

   Командалар котлавы.

Алып баручы:  Хөрмәтле дуслар. Без бүген безнең яшәеш өчен бик тә мөһим булган теманы аңлашу ,тирәнтен өйрәнү өчен җыйналдык.Үзебезнең һәм балалаларыбызның куркынычсызлыгын ничек тәэмин итәргә.

Рәхим итеп конкурсны башлыйбыз.

Командалаларны котлау.(Марш астында командалалр керә.)

Алып баручы жюри  составын  тәкъдим итә.

1 конкурс       КОТЛАУ.

2 ӨЛЕШ.

Блиц-сорау.

Алып баручы конкурс шартлары белән таныштыра.Командалаларның  ни дәрәҗәдә

юл билгеләрен белүләрен сыныйлар.Сораулар белән карточкалар бирелә.

Сорауга дөрес җавап бирә  белгән команда  яшел түгәрәкне күтәрә.

Һәр дөрес сорау өчен 1 очко куела.

1 сорау: ни өчен бакчага йөрүче бала юл билгеләрен белергә тиеш? Ул әти-әниләренә ияреп кенә йөри бит.

Җавап: Бала юл кагыйдәләрен белеп үсәргә ,үзен урамда дөрес тота белергә тиеш. Бәлки ялгыш кына урамда ялгыз калыр.

2 сорау: Урамны аркылы чыккан чагында иң мөһиме нәрсә?

Җавап: Юлның ике ягы да ачык күренергә тиеш. Әлбәттә тагын игътибарлылык та бик мөһим.

3 сорау: Әгәр җәяүлегә чыгу юлы күрсәтелмәсә, урамны ничек аркылы чыгарга?

Җавап: Ике ягы да ачык күренгән урыннан туры почмакка чыгарга. Чыгу өчен уңай вакытны көтәргә.

3 ӨЛЕШ

Юл тамгалары.

Алып баручы:

-Безгә дөрес йөрү өчен юл билгеләре ярдәмгә килә. Һәр командага да үзенең оригиналь юл билгеләрен уйларга кушабыз. Юлда, урамда йөрү өчен безнең җирлектә иң мөһим билге булсын.

4  ӨЛЕШ

Командалар рәсем ясаганчы  тамашачы белән уен оештырыла.

2 Мольберт куела. 1 нче мольберт  алдына 4 бала,  2 нче мольберт алдына 4 ата-ана чакырыла. Гадәти булмаган транспорт  төре ясарга. (бияләй автобус, кыргаяк поезд  һ.б.)  Соңыннан ни өчен , кайларда кулланырга мөкин икәнлекләре аңлатыла. Призлар бирелә.

5 ӨЛЕШ

 Капитаннар конкурсы.

Алга капитаннар чакырыла.Зур түгәрәк (картон, ковролин) берничә төстәге секторга бүленә. Уртага юла беркетелә.Төсләргә биремнәр языла.Һәр капитанга да 2-3 тапкыр әйләндерергә рөхсәт ителә.

Табышмаклар, юл билгеләренә карата сораулар, башваткычлар булырга мөмкин.

6 ӨЛЕШ

Эстафета.

Командалар чиратлап эстафета үтәләр. Секундомер белән билгеләп барыла. Җирәбә белән чыгалар. Эстафетаны узгач эмблеманы өстәлгә куеп китәләр. Эмблема куелгач кына секундомер туктатыла.

1 этап: “ Эзләрдән сукмак”  (балалар өчен).

2 этап:   “Каршылыклар полосасы”  Шуышу һәм сикерү юлы белән.1нчесен сикерергә, 2 нчесен шуышырга. Тизлек һәм пөхтәлек билгеләнә (әтиләргә).

3 этап: “Кәрзингә эләк” –билгеле күләмдәге тупларны кәрзингә ыргыту (әниләргә).

4 этап: “Туннель”.  Бирем: (туннельдән тизрәк узарга)” (команда капитаннарына).

5 этап: “Бәлагә юлыгучыга ярдәм ит” –дип атала.

2 зур кеше баланы утыртып финишка йөгерергә.Капитан эмблеманы өстәлгә куя.

                       Йомгак ясау.Бүләкләү.

Җиңелүче командаларга да кечкенә бүләкләр әзерләү мөһим. Жюри бу конкурсның әһәмияте хакында әйтеп китә. Балалалрны юл кагыйдәләренә өйрәтүдә яхшы алым булуын аңлата

Юл йөрү кагыйдәләре.

Максат: Юл аша чыкканда, светофорнын төсләренә, машиналарнын юнәлешенә игътибар итәргә өйрәтү. Машинаналарнын күп төрле булуын, аларнын кешегә күрсәткән файдаларын искә төшерү. Юл инспекторы хезмәте белән таныштыру.

Ярдәмлек: Шәһәр урамы макеты, светофор, юл билгеләре, уенчык рульләр, сары, кызыл, яшел төстәге түгәрәкләр.

Дәрес барышы.

Балалар ярымтүгәрәк ясап утыралар. Уртага шәһәр урамы макеты, светофор куела. Сораулар буенча әңгәмә оештырала

Тәрбияче:Сез биредә нәрсә күрәсез?

Балалар: Шәһәр урамы, сфетофор.

Тәрбияче:Светофорнын ничә төсе бар?

Балалар: Өч төсе бар.

Тәрбияче: Нинди төсләр. Иң өстә, уртада, аста нинди төсләр урнашкан?

Балалар: Яшел, кызыл, сары. Иң өстә кызыл, уртада сары, ста яшел төсләр урнашкан.

Тәрбияче: Балалар, ә бу төсләр нәрсәләрне аңлата икән? Шулар турында тыңлап үтик әле.

Балалар шигырь сөйли.

1 нче бала: Кы­зыл ут яна! Кы­зыл ут!
Әй­тер­сең лә без­гә ул:
– Юл­ны чык­мый то­ры­гыз, – ди,
Үте­не­чем сез­гә шул.

2 нче бала: Са­ры ут яна! Са­ры ут!
Гүя әй­тә без­гә ул:
– Сак бу­лы­гыз, ки­сә­тү­ем
Бул­са­чы иде ка­бул.

3 нче бала: Яшел ут яна! Яшел ут!
Гүя әй­тә без­гә ул –
Ашык­мый­ча чы­гы­гыз, ди,
Те­лим сез­гә хә­ер­ле юл! –
Һәр­кем­гә ка­дер­ле ул!

Тәрбияче: Димәк, кызыл төс – туктата, сары – әзерләнергә, яшел төс – кузгалырга кирәклекне аңлата икән. Урамда хәвеф – хәтерсез йөрү өчен светафор гына җитми, башка кагыйдәләрне дә белергә кирәк. Ә менә бу нинди кагыйдәләр икән?

Балалар: Җәяүлеләр юлы ( зебра), тыючы, кисәтүче һәм мәгълүмат бирүче билгеләр.

Тәрбияче: Балалар, юлда машиналарга юнәлешне кем күрсәтеп тора?

Балалар: Милиционер.

Тәрбияче: Әйе, милиционерлар – юл инспекторлары. Алар юлда иң кирәкле кешеләр. Аларга шоферлар да, мотоөикл йөртүчеләр дә буйсына. Инспекторлар җәяүлеләрнен дә юл аша чыгуларын күзәтәләр. Алар кыю һәм батыр кешеләр. Эссе җәйдә дә, яңгырлы көздә дә, төнлә дә, көндез дә поста торалар. Юл һәләкәте вакытында да иң беренче булып юл инспекторлары ярдәмгә килә. Юлда йөрүче машиналарнын төзеклеген дә алар тикшерә. Шулай итеп, юл инспекторлары да фаҗига булмасын өчен, барлык көчләрен куялар.

Әңгәмәдән соң балалар белән “ Машина һәм җәяүлеләр” дигән уен уйнала. Берничә бала машина итеп билгеләнә. Калган балалар җәяүлеләр була. “Машиналар” руль тота. Тәрбияче кулында кызыл, сары, яшел төстәге түгәрәкләр. Ул җәяүлеләр өчен яшел түгәрәк күтәргәндә, машиналар өчен кызыл түгәрәк күтәрелә. Уен барышында балалар бик игътибарлы булырга, тәрбияченен сигналлары буенча дөрес эштәргә тиешләр ( Машиналар хәрәкәт иткәндә, җәяүлеләр юл аша чыкканда машиналар туктый).

Тәрбияче: Ә хәзер балалар, өстәл артына утырабыз. ( Өстәл алдан ук әзерләнә: кайчы, өч төрле шакмак куела һәм чүп салырга уртага бер тәлинкә куела). Мин бүген иртә белән бакчага килгәндә юлда нәрсә таптым. Нәрсә икән бу? Кайсыгыз әйтә?.

Балалар: Светафор.

Тәрбияче: Ләкин аның күзләре югалган. Аңа матур күзләр ябыштырырга кирәк. Сезнең янда төрле төстәге шакмаклар ята. Шушы шакмаклардан без хәзер түгәрәкләр кисәбез.

Башта тәрбияче ябыштыру алымнарын әйтә-әйтә ябыштыра, ә аннары балалар эшли. Тәрбияче күзәтә, кемгә ярдәм кирәк булыша. Балалар эшләп бетергәч, сорауларга җавап бирү.

Тәрбияче: Димәк, без бүген нәрсәләр турында сөйләштек?

Балалар: Юл йөрү кагыйдәләре турында.

Тәрбияче: Юл аша аркылы чыкканда нинди җирдән генә чыгарга ярый?

Балалар: Җәяүлеләр юлыннан гына

Тәрбияче: Светафорнын нинди төсенә генә чыгарга ярый?

Балалар: Яшел.

Тәрбияче: балалар шушы кагыйдәләрне исегездән чыгармагыз, юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрегез. Шуның белән дәрес тәмам. Саубулыгыз.



Сценарий «Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт»

Уртанчылар төркеме балалары белән “Юл йөрү кагыйдәләре

патшалыгына сәяхәт” темасына үткәрелгән чара.

Тема. Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт.

Максат.

1. Балаларның юл билгеләре һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен

камилләштерү.

2. Дидактик уеннар, ситуатив мәсьәләләр аша балаларда игътибарлылык,

тәрбияләү, уйлау сәләтләрен үстерү.

3. Балаларда ярдәмчеллек сыйфаты тәрбияләү.

Кулланма материаллар: транспорт төрләре, уенчык машиналар, ситуатив

мәсьәләне чагылдырган рәсемнәр, юл билгеләре, магнитофон язмасында машиналар

тавышы, зур юл макеты, «серле” җәймә.

Шөгыль барышы

ТәрбиячеХәерле иртә, балалар.Кәефләрегез ничек?

Балалар.-Кояшлы иртә кебек.

Без бүген юл кагыйдәсен, өйрәнергә дип килдек.

ТәрбиячеБалалар, бүген безнең белән танышырга дип, бик күп

кунаклар килде.Ягез эле ,килгән кунаклар белән, матур итеп исәнләшик

әле. (Исәнмесез!)

Телисезме,мин сезне бер патшалыкка сәяхәткә алып барам. Ләкин ул

бик еракта. Ә нинди патшалыкка баруыбыз хакында табышмактан

белерсез:

Алмаш – тилмәш өч күз яна:

Яшел, сары һәм кызыл:

Урамда исән йөрергә

Булыша ул көнозын.

Нәрсә булыр икән бу балалар?

Балалар. Ул – светофор.

Тәрбияче. Дөрес әйттегез. Димәк, без сезнең белән” Юл йөрү

кагыйдәләре патшалыгына барачакбыз. Ә сезнең ул патшалыкка

нинди төр транспорт белән барасыгыз килә?

Балалар.

Минем паровозик белән барасым килә .(Айнур)

Ә мин машинада барыр идем .(Ильяс)

Минем кораблик белән барасым килә. Анюта)

Ә мин такси чакыртам да барам .(Ләйсән)

Минем вертолетта очып барасым килә .(Диана)

Ә мин КАМАЗ белән барыр идем. (Илдан)

Тәрбияче. Балалар, сезнең бу төр транспортларга утырып йөргәнегез бар

бит инде.. Ә телисезме, мин сезне әкияттә генә була торган серле

җәймәгә утыртып алып барам?

Патшалыкның юллары бик катлаулы, буталчык. Сезгә бик күп

сынаулар үтәргә туры киләчәк. Кагыйдәләрне төгәл үтәсәгез,

патшалыкның кадерле кунаклары булырсыз.

Сез зур сынаулар үтәргә әзерме?

Авырлыклардан курыкмассызмы? Киттек алайса…

Ягез әле,килегез әле бирегә, уңайлы итеп утырыгыз, кулга кул

тотыныгыз.Күзләрегезне йомыгыз.

( Балалар бер җәймәгә утыралар һәм күзләрен йомалар, серле музыка

уйный. Күзләрен ачуга светофор килеп чыга.

(Летим,на ковре самолете,мы столько уведим в полете

Правее держи капитан,у нас впереди……БЕЗНЕҢ каршыда…

Тәрбияче.. Балалар, Кем икән бу безнең каршыда?

Балалар. Светофор,бу!

Тәрбияче.Дөрес, балалар, бусветофор. Әйдәгез сүзне светофорның

үзенә бирик эле.

(Диана) Светофор.

Сак йөрегез! Күзләрегез

Булсын гел юлда гына .

Чыгыгыз урам аша,

Тиеш урыннан гына.

(Светофор балаларга уен уйната).

Тәрбияче. Рәхмәт, светофор хәзер без сезгә , светофор белән бергә

уен тәкъдим итәбез.

Яле, светофор, миңа үз төсләреңне бир эле?

Светофор уены. Минем кулда 3 төсле түгәрәк, алар – светофор

төсләрендә, ——Кызыл түгәрәк күтәрелсә – бер – берегезгә бармак

янагыз.

Сары түгәрәк күрсәгез – бер урында атлап торырсыз.

Яшел түгәрәкне күтәрсәм – хәрәкәт итәрсез, яки атлап йөрерсез.

Килештекме? Бер, ике, өч уен башланды!

Рәхмәт, балалар! Сез бик ихтибарлы булдыгыз.Ә хәзер юлыбызны

дәвам итәбез.

Хәерле юл, дусларым,

Исән – имин йөрегез.

Юлда тәртипле булуның ,

Файдасы күп, белегез.

Тәрбияче. Әйдәгез, балалар, хәзер юлыбызны дәвам итәбез, «Шигрият

аланы”на килеп җитәбез. (Балалар тезелеп баса)

Ильяс: Һәлакәтләр булмасын дип

Телидер һәрбер йөрәк

Шуңа күрә дә йөргәндә

Бик сак булырга кирәк!

Ләйсән: Юкка гына әйтмәгәннәр:

Ашыккан – ашка пешкән.

Сабыр иткән – барып җиткән,

Чыгармагыз сез истән.

Айнур: Юл кагыйдәсен белмәүче

Урам – юлда йөрмәсен

Бик йөрисе килә икән

Кагыйдәсен өйрәнсен.

Анюта: Юлны аркылы чыкканчы

Карап ал сулга – уңга.

Якында машина күрсәң,

Ашыкма, чыкма юлга

Илдан: Кайда гына йөрсәгез дә

Игътибарлы булыгыз.

Кагыйдәләрне үтәгез.

Имин булсын юлыгыз.

Тәрбияче. Булдырдыгыз , рәхмәт, балалар, ә хәзер “Уен аланы”на

барып, бераз уйнап алыйк.”Машинаны дөрес җый!” дип атала алдагы

уеныбыз.

Безгә дөрес һәм тиз итеп, пазллардан машинаны җыярга кирәк. (Һәр

бала икешәр пазл алып урнаштыра.)

Уен тәмамлануга “Тавышлар ишетелә”

Тәрбияче.Балалар! Ниндидер тавыш килә, сез ишетәсезме?

( Карлсон тавышы килә. Тәрәзә төбеннән аркасына сетка белән туп, кулына

банка белән варенье тоткан Карлсон төшә)

Карлсон. Сәлам дусларга! Таныдыгызмы мине? Мин бит Карлсон! Түбәдә яшим.

Әле түбәдә йөргәндә сезнең тавышыгызны ишеттем дә, сезнең янга төшәргә булдым.

Нишлисез сез монда?

Тәрбияче. Карлсон, бүген бездә бәйрәм. Безнең балалар юл

йөрү кагыйдәләрен өйрәнәләр, һәм үзләре белгәннәрен

башкаларга да өйрәтергә уйладылар. Ә син беләсеңме соң юл

йөрү кагыйдәләрен?

Карлсон. Нәрсәгә соң алар миңа? Түбәдә бит автобуслар йөрми, машиналар юк,

тычканнар гына йөри. Кагыйдәләр дип баш катырмагыз. Әйдә, лутчы футбол

уйныйбыз.

Тәрбияче. Юк, Карлсон, бу бит машина юлы. Монда футбол уйнарга

ярамый!

Карлсон. Нәрсәгә соң монда бу билгеләр?

Тормасыннар әле, аударыйк!

Өч күзле бу багана да артык,

Иркенәеп калсын чатлар, алып атыйк!

(Билгеләрне алып ата, футбол уйный башлый.)

Тәрбияче.

Карлсон, гафу итегез,

Штраф түләп китегез.

Юлда тәртип боздыгыз,

Кагыйдәне боздыгыз!

Юлдан машина йөри,

Моны бүген кем белми?

Карлсон.

Кайда соң ул юл дигәне?

Тәрбияче. Җирдә имин яшәү өчен юл кагыйдәләрен белергә кирәк.

Карлсон. Ә нәрсә ул юл кагыйдәләре? Варенье кебек тәмлеме?

Тәрбияче. Юк, Карлсон, кагыйдәләрне ашап булмый. Аларны

өйрәнергә кирәк.

Карлсон. Кагыйдәләрне дә белмим, очкычым да ватылды. Миңа нишләргә

инде?

Тәрбияче.

Берәү, икәү, өчәү, дүртәү,

Кагыйдәләр күп төрле!

Истә калдырыйм дисәң син,

Безнең бакчага кил инде!

Карлсон.Ярый, мин киттем алайса.

(Карлсон китмәкче була һәм юлда аңа бик күп «машина»лар каршы чыга)

Тәрбияче.Ой, Карлсон,син ашыкма әле.!Айһай, машиналар тыз да быз

чаба юллардан. Нинди машиналар икән болар? Яле, тыңлап карыйк әле

үзләрен!

1)Анюта. Йөк машинасы булам мин,

Исемем минем – КАМАЗ.

Чаллыда ясыйлар мине,

Миндәй машина бик аз.

2)Ләйсән. Ерактан ук күренәм мин,

Янып тора кызыл хач.

Мин ашыгам, шалтыратыгыз,

Кемнәр ярдәмгә мохтаҗ?

3) Ильдан. Бик тә кирәк транспорт мин,

Тигез юлдан җилдерәм.

Кем авылга, кем шәһәргә?

Теләгән җиргә китерәм.

4)Айнур Тизрәк үсеп шофер булсам,

Нишләргә белер идем.

Урамдагы һәр баланы

Утыртып йөрер идем.

5)Ильяс. Мин дә әтием шикелле

Шофер булырга уйлыйм.

Шуның өчен һәрвакыт мин,

Машинам белән уйныйм!

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар рәхмәт. Менә,Карлсон нинди күп

төрле машиналар белән таныштын шулаймы? Карлсон, кайгырма! Без

сине юл йөрү кагыйдәләре белән дус булырга өйрәтербез!

Карлсон: Рәхмәт, балалар! Мин сезнең киңәшләрегезне тотармын.

Ә хәзер, балалар, миңа китәргә вакыт. Хушыгыз, балалар!

Балалар.Сау бул,Карлсон!

Тәрбияче:Ә хәзер балалар,безнең “Музыкаль тәнәфес”.

(“Өйрәтәләр бакчаларда”җырын җырлау)

1 .Юл аркылы чыкканда,

Уңгасулга карарга.

Өйрәтәләр бакчаларда,бакчаларда.

Светофорны тыңларга,Кагыйдәне бозмаска,

Өйрәтәләр, бакчаларда, бакчаларда.

2. Юл билгеләре белән,

Дус яшәргә һәрвакыт,

Өйрәтәләр, бакчаларда, бакчаларда.

Белсәгез сез шуларны,

Кагыйдәне ,юлларны

Сез яшәрсез,саусәламәт,тыныч имин!

Тәрбияче:Сәяхәтебезне дәвам итәбез,”Әкият аланына” килеп

җитәбез!

Кадерле балалар!Хөрмәтле кунаклар! Сез әкият яратасызмы?

Алайса рәхим итеп тыңлагыз һәм карагыз.

Балалар сез әзерме?

Без сезгә “Машиналар бәхәсе” дигән әкияттамаша күрсәтәбез.

( А.Седугинның “Машиналар бәхәсе” дигән әкият буенча тамаша күрсәтелә)

Тәрбияче: Бер вакыт шулай, Юл чатында дүрт машина килеп

туктаган да, бәхәсләшә башлаганнар ди: кем беренче булып юлдан

узып китәргә тиеш?дип.

Илдан (йөк машинасы): Мин иң кирәкле машина, төзелешкә

кирпечләр илтәм .Мине төзүчеләр көтә.

Анюта (фургон): Юк, иң кирәклесе мин.Мин Оет садигына фрукталар

алып барам.Мине балалар көтә.

Айнур (юл чистартучы машина): Сез нәрсә бәхәсләшәсез?Беренче

булып мин узарга тиеш.Чөнки мин урамны чистартам.

Ләйсән (скорый машина):Беренче мине үткәрегез!Мин авырулар янына

ашыгам.

Тәрбияче. Шулай итеп, машиналар тавышланганнар, гүелдәгәннәр,

бәхәсләшкәннәр.Бәхәс кызганнан кызган ди.Әгәр ЮХИДИ хезмәткәре,

инспектор килеп чыкмаса, бу бәхәс нәрсә белән бетәр иде, билгесез.

Менә хәзер үзегездә күрерсез...

(Машинага утырып инспектор керә.

Ул үзенең таягын күтәргән: Игътибар!” Шофёрлар китәргә әзерләнгәннәр,

ләкин берсе дә урыныннан кузгалмаган.Ә аннары милиционер таягы белән

беренче булып китәргә тиешле машинага күрсәткән.Билгеле инде, бер машина

да милиционер белән бәхәсләшеп тормаган.Һәр машина чираты җиткәч,

үз эше белән китеп барган.)

Инспектор.(Таягы белән курсәтеп)

Беренче булып” Скорыйберенче ярдәм күрсәтү машинасы китәргә

тиеш”,чөнки ул авырулар янына ашыга.

Шулай итеп башка машиналар да үз юлларына китеп барганнар ди.

Тәрбияче: Балалар, әкиттә нинди машиналар турында сөйләнелә?

Балалар: Махсус хезмәт күрсәтүче машиналар турында.

Тәрбияче: Сез тагын нинди машиналар турында беләсез?

Балалар: Янгын сүндерүче, икмәк, сөт ташучы.

Тәрбияче:Димәк,Юлда машинага юнәлешне кем күрсәтә?

Балалар: Инспектор.

Тәрбияче: Әйе, юл инспекторлары.Алар юлда иң кирәкле

кешеләр.Аларга шофёрлар да, мотоцикл йөртүчеләр дә буйсына.Инспектор

җәяүлеләрнең юл аша чыгуларын да күзәтә.

Инспекторлар кыю һәм батыр кшеләр.Алар эссе җәйдә дә, яңгырлы

көздә дә, төнлә дә, көндез дә постта торалар.Юл һәлакәте вакытында да иң

беренче булып юл инспекторлары ярдәмгә килә.Юлда йөрүче

машиналарның да төзеклеген дә алар тикшерә.

Шулай итеп, юл инспекторлары, фаҗига булмасын өчен, барлык

көчләрен куялар.Бик зур рәхмәт аларга.

Тәрбияче: Кадерле балалар, сезгә һәрвакытта да иминлек телим, әти

әниләрегезне тыңлап, юлда кагыйдәләрне төгәл үтәп яшәргә язсын сезгә.

Очрамасын каршылыклар

Һич сезнең юлыгызда.

Тик яшел ут янып торсын

Һәрвакыт юлыгызда!

Балалар, сезгә юл йөрү кагыйдәләре патшалыгында ошадымы?

Төрле уеннар уйнарга тагын килербез әле, Карлсонныда өйрәтербез.

Шулай бит.

Ә хәзер “Төсле машиналар” дигән уен белән сәяхәтебезне дәвам

итәрбез.(Гараж ясыйбыз,рульләрне алабыз. Рейска чыгыбыз. )

Тәрбияче:Балалар, сәяхәтебез ахырына якынлашты. Ә без ,сәяхәттән

кайтканда ,автобуска утырып җыр тыңлап һәм җырлап

кайтырбыз.(“Мин шофер “ җырын тыңлау һәм җырлау.

Хөрмәтле пассажирлар! салонга кереп утырабыз,ременнәрне

эләктеребез һәм юлга кузгалабыз.

Мин шофер

Машина белән уйнарга,

Яратам мин яратам.

Берсе дә узып киталмый,

Чабалар минем арттан.

Кушымта:

Мин шофер,мин шофер.

Машинам нинди матур!

Тәгәрмәчләр әйләнә

Әлләләләәләләлә.

(Хор) Урамда йөрү күңелле бигрәк,

Урамда йөри белергә кирәк.

Тәрбияче: Рәхмәт, балалар! Булдырдыгыз!

  • Cайты учителей
  • Все блоги
  • Все файлы
  • Все тесты
  • Мои уведомления
    1

  • Войти
  • Зарегистрироваться / Создать сайт

СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Была в сети 03.02.2023 09:38

Гилязиева Альбина Николаевна

учитель начальных классов

43 года

рейтинг225
место118 494

Сценарий Дидактик ?кият

06.10.2015 16:22

Нажмите, чтобы узнать подробности

  • Юл й?р? кагыйд?л?ре буенча алган белемн?рне ки??йт?;
  • Урамда й?р? кагыйд?л?рене? кайберл?ре бел?н танышу;
  • Светофорны? эшч?нлеге турындагы белемн?рне ныгыту;
  • Юл й?р? билгесен – зебраны танып белерг? ?йр?т?;
  • Балаларда бер – бере?? ярд?м ит? сыйфатын т?рбиял??.

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Батталова Эльза Сагитовна

МБДОУ Детский сад «Акчэчэк»

Тукаевского р-она РТ

Воспитатель

Балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү.

(Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш)

Имин булсын юлларыбыз,

Ак юл телик һәркемгә.

Һәлакәткә юлыкмасын,

Җир йөзендә беркемдә.

Тормыш – ул бөек һәм бәясе булмаган бүләк. Сезгә әти-әниләрегез тормыш бүләк иткән.Сез үз балаларыгызны табып үстерәсез, ә инде сезнең балаларыгыз үз балаларына тормыш бүләк итәчәкләр һәм бу буыннан буынга шулай дәвам итәчәк. Тормыш ул тәнең сәламәт булганда гына матур һәм рәхәт. Барыбызда сәламәт, бүгенге кебек көләч йөзле булсын өчен, һәркемгә юл кагыйдәләрен белергә һәм төгәл үтәргә кирәк. Бу бигрәк тә хәзерге вакытта- юлда машиналар агымы арткан чорда. Алар белән бергә юл-транспорт һәлакәтләре саны көннән-көн арта.Ә иң аянычы шул: ел саен юл һәлакәтендә дистәләгән баланың гомере өзелә, меңнән артык бала тән җәрәхәте ала. Безнең илдә Германия, Франция белән чагыштырганда зыян күргән балаларның саны ике тапкырга, Италиядән өч тапкырга артык. Саннар куркыта. Әлеге ситуацияне үзгәртеп буламы? Була. Төп белемне кеше бала вакытта ала. Ә баланы бу тормышка тулы белем белән (юл йөрү кагыйдәләрен белү ,аларны төгәл үтәү, юлларда килеп чыккан катлаулы очракны чишә белү һ.б.) кертеп җибәрү- без, зурларның, төп бурычы.

Бу юнәлештә безнең “Акчәчәк” балалар бакчасында даими рәвештә эш алып барыла. Бөтен төркемдә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү шөгыльләре үткәрелә, әңгәмәләр, күзәтүләр алып барыла, матур әдәбият әсәрләре укыла. Юл йөрү, урамда, транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү нәниләр төркемендә үк башлана, чөнки кече яштән алган белем күнекмәләр генә нык була. Кечкенәләр төркемендә нәниләрне өйрәтүне тирә-юньдә ориентлашудан, предметларны төсе һәм формасы буенча чагыштырудан, транспорт төрләре, машиналар юлы һәм җәяүлеләр сукмагы белән таныштырудан башлыйбыз. Уртанчылар төркемендә балалар юл билгеләре, урам, светофор сигналлары белән танышалар , җиңел һәм йөк машиналарын чагыштыралар, аларның әһәмияте турында өйрәнәләр. Зурлар-мәктәпкә әзерлек төркемендә шәһәр макетында ориентлашырга өйрәнәләр, транспорт төрләре белән танышалар, җәяүлеләр һәм пассажирлар өчен булган кагыйдәләрне ныгыталар. Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү сөйләм үстерү, әйләнә — тирә белән танышу, ябыштыру, рәсем ясау кебек шөгыльләрдә дә алып барыла, дидактик уеннар белән ныгытыла. Балалар юл хәрәкәтенә кагылышлы табышмаклар чишәргә яраталар. Шөгыль әңгәмәләр вакытында алган белемнәрен ныгыту масатыннан, максатчан прогулкалар, хәрәкәтле уеннар оештырыла.

Безнең бакчада юл кагыйдәләрен өйрәнү буенча күп материал тупланган. Үзебезнең кулдан эшләнгәннәре дә бихисап. Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча ярдәмлекләр, әкиятләр, шигырьләр, әсәрләр, табышмаклар тупланган альбомнар ясадык. (“Транспорт төрләре”, “Юл билгеләре”, “Табышмаклар” һ.б.) Күп кенә дидактик уеннар булдырылды. (“Үз төсеңне тап”, “Урам хәрәкәте”, “Әй, җәяүле, җәяүле,син юлга кузгал әле”, “Транспорт төрләрен дөрес аер” һ.б.) Уен бүлмәләрендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү почмаклары булдырдык. Бу почмакка авылыбыздагы балаларга таныш объектларның макеты, юл билгеләре һәм балаларга таныш булган транспорт төрләре куелды.

Безнең бакчада һәрдаим юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чаралар, төрле күңел ачу кичәләре, рәсем бәйгеләре үткәрелә. ( “Әти, әни, мин һәм куркынычсыз юл ”, “Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәләрен бел”, “Волк и семеро козлят на новый лад” “Без юлда – уен сәяхәт”) Әти-әниләр почмагында махсус газеталар, күчмә папкалар урнаштырылган. ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашулар да үткәрелә.

Балалар бакчасы, тәрбияче генә балаларны юл кагыйдәләренә төшндереп бетерә алмый. Бу уңышларга бары тик гаилә, әти-әниләр белән кулга кул тотынып эшләгәндә генә ирешеп була.

Хөрмәтле әти-әниләр! Исегездә тотыгыз! Бала урам законнарына сезнең үрнәктә өйрәнә. Баланы урамда үзен тәртипле тоту һәм юл куркынычсызлыгын сакларга өйрәтүдә әти-әнине беркем дә алыштыра алмый. Шуңа күрә, үзегез юл кагыйдәләрен бервакыттада бозмагыз. Балалар- безнең киләчәгебез. Киләчәгебез имин, тыныч булсын өчен, безгә сәламәт балалар кирәк. Ә балалар язмышы безнең кулда. Юлдагы хәвеф- хәтәрләрдән саклыйк без аларны. Бер генә кешенең дә гомере юлларда өзелмәсен, балалар әти- әнисез, ә ата- аналар газиз баласыннан калмасын иде.

Тукай районы Тләнче Тамак авылы

МБМББУ “Акчәчәк” балалар бакчасы

тәрбиячесе Батталова Эльза Сәгыйть кызы.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/36886-balalar-bakchasynda-jul-jr-kagyjdlren-jr

Подробности

Автор: Гулия Кашапова

Опубликовано 30 Ноябрь -0001

Просмотров: 2617

Рейтинг:   / 7

ТР Актаныш муниципаль районы
Колын башлангыч мәктәбе.

Тема: Юлда йөрү кагыйдәсен белергә тиеш һәркем!
(Башлангыч класс укучылары өчен уен-дәрес)

Үткәрде:Башлангыч класс
укытучысы Кашапова Гөлия
Галимулла кызы.

2013
Тема: Юлда йөрү кагыйдәсен белергә тиеш һәркем!
Уен дәрес.
Максат: Юлда йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрне ныгыту; уен аша балаларның фикерләү сәләтләрен, игътибарлылыкларын үстерү; урамда йөргәндә игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә өйрәтү; машина йөртүче һөнәренә кызыксыну уяту.
Җиһазлау: Яшел,кызыл төстәге күрсткечләр, уенчык машиналар, спорт инвентарьларе, темага карата балаларның рәсемнәре, ЮХИДИ хезмәткәре булып киенгән укучы, шарлар, юл билгеләре төшерелгән карточкалар, фишкалар, плакатлар.
Дәрес барышы:
I. Кереш.
Укучылар 2 командага бүленеп спортзалда скамейкаларга утыралар.
— Укучылар, без бүген сезнең белән сәяхәткә барырбыз. Сез ризамы? Алайса, кузгалдык!
— Ә нәрсәгә утырып барабыз соң? Моның өчен табышмакның җавабын белергә кирәк.
Тәрәзәле һәр ягы
Җиргә тими аягы
Сыртында бар дугасы.
(Трамвай)
— Трамвайны кайдан алабыз соң? Без аны үзебез ясыйбыз. Трамвайның төп өлеше – звонок. Барсыда безнең килгәнне белсеннәр,юл бирсеннәр өчен кирәк ул. Ул менә болай чылтырый: зиң-зиң-зиң! (Укучылар укытучы артыннан кабатлыйлар.
— Тагын трамвайга тукталышларда чыгарга һәм керергә ишекләр кирәк. Ишекләр ачылганда без уңга бөгеләбез, тавыш белән булышабыз ш-ш-ш (кабатлап карыйбыз). Трамвайда билетларсыз йөрергә ярамый. Әйдәгез, билетларны компостерда тишәбез (кул чабу).
— Укучылар без тәгәрмәчләр турында бөтенләй оыттык. Хәтта әкияттәге трамвайлар да тәгәрмәчсез йөрми. Тәгәрмәчләр менә болай тавыш чыгара (аяк тыпырдату).

II.Төп өлеш.
— Укучылар, без транспортта үз-үзенне тоту кагыйдәсен искә төшермичә юлга кузгала алмыйбыз.
— Танспортта утырып барганда без үзебезне ничек тотарга тиеш? Шушы кагыйдәләрне искә төшерү өчен “Кызыл, Яшел” уенын уйнап алабыз.
“Кызыл, Яшел” уены.
Команда уенчыларының һәрберсенә кызыл һәм яшел төстәге күрсәткечләр бирелә. Укытучы кагыйдәләрне укый (командалар чиратлашып җавап бирәләр).
Команда уенчылары ярый дигән җавапларга яшел күрсәткечне, ярамый дигән җавапка кызыл күрсәткечне күтәрергә тиешләр. (Дөрес җавапларга фишкалар бирелә).
*Транспортта барганда транспорттан сикереп төшеп калырга … ( Кызыл)
*Транспортның тәрәзәсеннән башны тыгып барырга … ( Кызыл)
*Транспортның утыргычының тоткаларына тотынып барырга … (Яшел)
*Транспортта этешергә, төртешергә … (Кызыл)
*Алгы утыргычларны өлкәннәргә, авыруларга, балалы пассажирларга калдырырга … (Яшел)
*Транспортта тәмәке тартырга … (Кызыл)
*Кычкырып сөйләшергә, шаулашып барырга … (Кызыл)
*Алдагы ишекләрдән өлкәннәр, инвалидлар, балалы пассажирлар керергә: арткы ишектән калганнар керергә … (Яшел)
*Салонны чүпләргә … (Кызыл)
*Билетлар алырга … (Яшел)
— Молодцы! Юлга! Ишекләр ябыла! Зиң-зиң-зиң! Кузгалдык! Ишекләр ачыла!
“Паровоз тукталышы.”
Ике команда да тезелеп басалар.Беренче уенчылар катлаулы булмаган каршылыклар аша йөгереп командага әйләнеп кайталар, аңа икенче уенчы “тагыла”, алар әйләнеп килгәч 3, 4 һ.б. кушылып урап киләләр. Җиңүче итеп, тулы составта, бер-берсенә тотынган килеш финишка беренче килгән команда җиңүче дип табыла.
— Трамвайга керәбез, утырабыз. Ишекләр ябыла. Билетлар алабыз. Зиң-зиң-зиң! Кузгалдык! Туктагыз ни булды? Алда күпер ватылган, без бара алмыйбыз. Безгә аны төзәтергә кирәк. 1 команда чүкеч белән эшләүчеләр булалар (тук-тук-тук, бер! Балалар кагу хәрәкәте ясыйлар, хор белән әйтәләр). 2 команда балтачылар була.Тюк-тюк-тюк, ике! Чабу хәрәкәте ясыйлар, хор белән әйтәләр). 2 команда бергә: Выж-выж-выж! өч! (кисү хәрәкәте ясыйлар, хор белән әйтәләр).
Бергә: Үт! Юл төзек ич!
Нишләптер акрын эшлибез!Темпны арттырып, хәрәкәтләрне ясап, сүзләрне әйтәләр.
Тук-тук-тук-бер!
Тюк-тюк-тюк-ике!
Выж-выж-выж-өч!
Үт! Юл төзек ич!
Юлны дәвам итәр өчен “Ярый-ярамый!”уенын уйнап алырбыз. (Командаларга сораулар чиратлаштырып бирелә, җаваплар “ярый”, “ярамый” дип хор белән әйтелә.
*Күпердә уйнарга … (ярамый)
*Светофорның яшел уты янганда юл аркылы чыгарга … (ярый)
*Юлны җир асты юлы аша чыгарга …
*Велосипедта рульне җибәреп йөрергә …
*Өлкәннәргә юл аркылы чыгарга булышырга …
*Юлдан барган машина артына ябышып барырга …
*Светофорның сары уты янганда юл аркылы чыгарга …
*Машиналар юлында уйнарга …
*Машиналар юлын зебра аша чыгарга …
*14 яшьтән велосипедта йөрергә …
— Молодцы! (Дөрес җавапларга фишкалар бирелә). Юлны дәвам итсәк тә ярый Ишекләр ябыла! Зиң-зиң-зиң! Билетлар алабыз. Кузгалдык! Туктадык! Ишекләр ачыла! (Хәрәкәтләр кабатлана).

“Машина йөртүче”тукталышы.
Уен “Иң яхшы шофер”.
Команда уенчыларына бауга тагылган машиналарны каршылыклар аша тизрәк, төгәлрәк, юл фаҗигасе ясамыйча йөртеп кире әйләнеп кайтырга кирәк. (Җиңүчеләргә фишкалар бирелә).
— Молодцы! Трамвайга утырабыз. Ишекләр ябыла! Зиң-зиң-зиң! Билетлар алабыз. Кузгалдык! Туктадык! Ишекләр ачыла! (Хәрәкәтләр кабатлана).
“Автомобиль тукталышы”
— Сез нинди автомобиль маркалары беләсез? (Күбрәк әйткән команда җиңүче була).
— Молодцы! Трамвайга утырабыз. Ишекләр ябыла! Зиң-зиң-зиң! Билетлар алабыз. Кузгалдык! Туктадык! Ишекләр ачыла! (Хәрәкәтләр кабатлана).
“Хат тукталышы”
Уен: “Серле хат”
— Менә Сезгә плакат-хат. Моны сезгә ЮХИДИ хезмәткәре калдырып киткән иде. Әйдәгез әле, шуны бергәләшеп карап үтик. Монда нәрсә язылган икән?
I командага “с” хәрефеннән башлап укырга.
КУСВЕОЛТОКНФОРАНЫ РОХӨРСВМӘТ ВЫИТ!
(Светофорны хөрмәт ит!)

II командага “ю” хәрефеннән башлап укырга.
ПРЮЛ РАКАСҖГЫЙТУДӘИТСЕН ВЫБЕЛ!
(Юл кагыйдәсен бел!)
— Молодцы! Трамвайга утырабыз. Ишекләр ябыла! Зиң-зиң-зиң! Билетлар алабыз. Кузгалдык! Туктадык! Ишекләр ачыла! (Хәрәкәтләр кабатлана).
Юл билгеләре тулталышы!
Капитаннар арасында уен: “Мозайка”
— Минем кулда юл билгеләре төшерелгән мозайка.Мин команда биргәч капитаннар мозайканы җыялар. (Җиңүчегә фишка бирелә).
Хәзер юл билгесе җыелды. Биремне тыңлагыз, сезнең тагын 2 фишка алу мөмкинлегегез бар. Берсе — юл билгесенең исемен дәрес әйтсәгез бирелә, икенчесе юл билгесенең төркемен дөрес әйтсәгез бирелә.

1. 2.

Дөрес җаваплар:
1. Күрсәтүче билге. Җәяүленең юлны аркылы чыгу урыны.
2. Кисәтүче билге. Җияүленең юлны аркылы чыгу урыны.
— Капитаннар булдырдыгыз! Ә хәзер командалар өчен уен.
Уен: “Парын тап!”
— Минем кулдагы карточкаларга һәр командага 8 әр юл билгесе ясалган. 10 ар карточкага юл билгеләренең исемнәре язылган. Һәр юл билгесенә аның парын, юл билгесенең дөрес исеме язылган карточканы табыгыз. (Карточкалар бирелә. Дөрес җавапларга карточкалар бирелә).
— Бик яхшы! Юл билгеләре турындагы белемнәрне кабатладык, юлыбызны дәвам итсәк тә ярый. Юлга! Ишекләр ябыла! Зиң-зиң-зиң! Билетлар алабыз. Кузгалдык!Туктадык! Ишекләр ачыла! (Хәрәкәтләр кабатлана).
“Юл чаты тукталышы”
Уен: “Юл чаты хуҗасы”
— Һәр командадан 5әр кеше чыгып түгәрәккә баса. Кулларында кабартылган 3 төстәге шар. (кызыл, сары, яшел).
(ЮХИДИ хезмәткәрен өлкән класс укучысы уйный).
ЮХИДИ хезмәткәре:
Мин ЮХИДИ хезмәткәре
Юлларда сакта торам
Юлларда Сез йөрегез
Һәрвакыт исән-имин!
— Кадерле укучылар! Минем кулымдагы таякның исеме … (укучыларның җавабын көтә). Жезл! Дөрес! Мин хәрәкәтләр белән сөйләшәм. Җәяүлеләр өчен минем сигналларым бик аз. Минем хәрәкәтләрне сез шарлар белән күрсәтегез.
ЮХИДИ хезмәткәре укучыларга йөзе белән, кулларын аска төшереп карап баса.
— Укучылар, ЮХИДИ хезмәткәренең торышы светофорның нинди төсенә туры килә, юлны аркылы чыгарга ярыймы? Шул төстәге шарларны күрсәтегез! (Укучылар кызыл шарны күтәрергә тиеш, кем ялгыша, шул уеннан чыга).
ЮХИДИ хезмәткәре уенчыларга йөзе белән карап, жезл тоткан кулын өскә күтәреп баса.
— Укучылар, светофорның нинди төсенә туры килә бу хәрәкәт.Юлны аркылы чыгарга ярыймы? (Уенчылар сары төстәге шарларны күтәрергә тиеш. Юлны аркылы чыгарга ярамый “Кем ялгыша шул уеннан чыгарыла).
ЮХИДИ хезмәткәре уенчыларга яны белән борылып баса һәм жезл тоткан кулын аска төшерә (яки кулларын як-якка суза).
— Укучылар, ЮХИДИ хезмәткәренең торышы светофорның нинди төсенә туры килә, юлны аркылы чыгарга ярыймы? Шул төстәге шарларны күрсәтегез! (Укучылар яшел шарны күтәрергә тиеш, кем ялгыша шул уеннан чыгарыла). Кайсы команданың уенчылары күбрәк кала, шул командага фишка бирелә.
III. Йомгаклау өлеше.
Командалар арасында җиңүче билгеләнә.
— Менә шуның белән уен-сәяхәтебез тәмам.
Гел-гел уңсын юлыгыз,
Бәла-каза булмасын!
Өйрәнегез ныгытып,
Юл йөрү кагыйдәсен!

Кулланылган әдәбият:
1.Н.А. Извекова “Правила дорожного движения”.
2. Шевченко Г.Н.”Основа безопастности жизнедеятельности. 4 класс

У вас нет прав для создания комментариев.

Максат: юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрне ныгыту, урамда йөргәндә игътибарлы булырга өйрәтү, машина йөртүче, юл хәрәкәтен көйләүче хезмәткәр һөнәрләренә кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау: сәхнәгә “Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәләрен бел!”дип язып эленгән, зал юл хәрәкәтенә багышланган стендлар белән бизәлгән, ә залдагы урындык араларына светофор һәм юл билгеләре утыртып куелган.

Катнашучылар: Айсылу, Айрат, 4 бала, ЮХИДИ хезмәткәре, шәфкать туташы, Шәвәли, “автобус”, “трактор”.

Чара барышында төрле җырлар, шигырьләр ярдәмендә юлда йөрү кагыйдәләре искә төшерелә. Аларны төгәл үтәмәгән очракта килеп чыгарга мөмкин булган бәхетсезлек очракларына мисал китерелә. Төп герой урынында һәрбер бала була алганга күрә, тема укучылар күңеленә якын, таныш. Һәм бу балалар иртәсе үзенең тәрбияви максатын тормышка ашыра.

Барышы

Айсылу: Исәнмесез, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар! Бүгенге балалар иртәсен юл йөрү кагыйдәләренә багышлыйбыз. Безнең татар халкында бик матур бер гадәт бар: бездә юлга чыгучыларны: “Хәерле юл!” – диеп озатып калалар һәм: “Исән-сау кайттыңмы?” – диеп каршы алалар. Әйе, хәзерге заманда юллардан исән-сау әйләнеп кайту бик күп зиһен һәм тапкырлык сорый торган эш. Шуңа күрә без кечкенәдән үк юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнергә тиеш.

(Залга велосипедка утырган яки “велосипед руле” тоткан Айрат килеп керә. Ул “урамнар аша” үтә, “светофорның” кызыл утына бара, юл билгеләренә игътибар итми, зур тизлек белән сәхнәгә уза)

Айсылу: Айрат! Син минем күз алдымда гына да әллә ничә юл йөрү кагыйдәсен боздың! Я үзең бәла-казага юлыгасың инде, я башкаларга зыян салырсың!

Айрат: Туйдырдың инде, Айсылу, шул юл йөрү кагыйдәләрең белән!

Айсылу: Мин бит синең өчен борчылам. Күпме өйрәтергә тырышам, бөтенесе бушка.

Айрат: Айсылу! Безнең авылда бер генә дә юл билгесе юк бит. Шуңа күрә миңа кагыйдәләре дә кирәкми.

Айсылу: Юл билгеләре булмаса да, һәр кеше юлда үз-үзен дөрес тоту кагыйдәләрен беләргә тиеш. Менә аларның берничәсе: әгәр велосипедчының яше ундүрттән ким булса, аңа ишегалдында гына йөрергә рөхсәт ителә. Ә син бөтен авыл буйлап чабасың. Юлны аркылы чыкканда, велосипедтан төшеп, аны тотып чыгарга кирәк.
Менә бу билгеләр сиңа танышмы?

         Велосипед юлы белән кисешү

     
      Велосипедларда хәрәкәт итү тыела

           Велосипед юлы

Айрат (кул селтәп): Әй, исем китми, әле бернәрсә дә булганы юк, моннан соң да булмас. Мин бик оста җилдерәм, үскәч, шофер булам.
(Велосипедына утырып кузгала һәм “автобус” булып киенгән бала белән бәрелешә язып чыгып китә)

“Автобус”: Кара инде, нинди игътибарсыз бала! Шундыйлар аркасында күпме авария була! (чыгып китә)

Җыр “Шофер буласым килә”. Э. Шәрифуллина сүзләре, Л.Батыр-Болгари көе.

Айсылу: Әйе, Айрат дөрес әйтә, безнең авыл җирендә бер генә дә юл билгесе юк. Бәлки аларны куйсалар, иң шук малайлар да аларга игътибар итәрләр иде. Шулай да юл йөрүнең куркыныч икәнлеген аңлаучылар бар. Алар минем дусларым. Менә алар:

1нче укучы: Юлда булсаң, уяу бул!

2нче укучы: Юлда да акыл кирәк.

3нче укучы: Бер алдыңа, биш артыңа кара.

4нче укучы: Акрын барсаң, ераграк булырсың.

1нче укучы:

Машина узганын көтми,
Йөгермә син тизрәк.
Моны белү һәркемгә дә,
Кайда йөрсә дә кирәк.

2нче укучы:

Юл аша чыкканда,
Кирәк сак булырга.
Башта сулга карарга,
Аннан карарга уңга.

3нче укучы:

Юл кырыеннан бармаска,
Уйнамаска, чапмаска.
Апа өйрәтә инде,
Бик нык кисәтә инде.

4нче укучы:

Гали, Вәли, Шәвәли
Яхшы уен тапканнар.
Машина юлына чыгып,
Туп тибеп уйнаганнар.
Әй, малайлар,малайлар,
Болай итеп йөрмәгез!
Гомер бер генә килә ул,
Аны шулай өзмәгез!

(Шулвакыт сәхнәгә велосипедка утырып Айрат чыга һәм каршы килүче “трактор” “астына килеп керә”. Куркыныч тавыш ишетелә. Айрат идәндә ята, янына балалар җыела, шәфкать туташы ярдәм күрсәтә).

Җыр: “Мактанчык үрдәк” М.Разов сүзләре, В.Агапов көе

(Аягы, кулы бинт белән чорналган Айрат уртада урындыкта утыра, тирә-ягында балалар басып торалар)

ЮХИДИ хезмәткәре:

Кем гаепле? Нигә мондый
Фаҗигаләр еш була?
Чөнки бик күп балалар
Юл кагыйдәсен боза.

Айрат:

Җилдәй җитез бара идем
Алга да карамыйча.
Килеп чыкты бер трактор
Торам мин аңламыйча.
Мине бәреп тә екты:
Бер читкә тәгәрәдем.
Зур бәладан котылдым дип
Бик озак өнсез тордым.
Юл йөрү кагыйдәләрен белү, чынлап та, бик кирәк икән шул.

Балалар (бергә):

Урамда йөрү
Күңелле бигрәк!
Урамда йөри
Белергә кирәк!

Айсылу: Дуслар, хәзер Шәвәлине тыңлап карыйк әле.

Шәвәли: Исәнмесез, балалар! Сез мине беләсезме? Мин дә сезне беләм. Сез дә минем кебек үк шук малайлар һәм кызлар. Хәзер мин сезгә күңелле сораулар бирәм, ләкин сез игътибарлы булыгыз, мин шулай сезнең белемнәрегезне тикшерәм.

1. Юл аша чыкканда ничек карарга?

    1. Башта уңга, аннан сулга;
    2. Башта сулга, аннан уңга;
    3. Күзләрне йомып, чабарга.

2. Җәяүлеләр кайдан йөрергә тиешләр?

    1. автомагистральләрдән;
    2. тимер юллардан;
    3. тротуарлардан.

3. Тротуар булмаган урында юлдан ничек барырга?

    1. Хәрәкәткә каршы;
    2. Хәрәкәт уңаена;
    3. Юл уртасыннан.

4. Юл хәрәкәтен көйләүче кем дип атала?

    1. Инженер;
    2. Инспектор;
    3. Энергетик.

5. Җәмәгать транспортында билет сатучы кем дип атала?

    1. Кондуктор;
    2. Директор;
    3. Кондитер.

6. Җәмәгать транспортында билетсыз йөрүче ничек атала?

    1. “Карга”;
    2. “Куян”;
    3. “Кунак”.

Шәвәли: Рәхмәт, дуслар. Сез дөрес җавапларыгыз белән мине шатландырдыгыз.

Айсылу: Шәвәли әле безгә бүләккә шигырьләр дә алып килгән. Айрат, юл йөрү кагыйдәләрен белү бик әһәмиятле. Әгәр шулай булмаса, бу шигырьләр иҗат та ителмәгән булырлар иде. Тыңлыйк әле.

1 нче укучы: Ш.Галиев “Ялгыш адым”.

Трамвайга асылынып
Йөргән чакта шаярып.
Уйлагандыр – егетлек,
Өлгерлек бу, чаялык!
Бер аяк белән баскан,
Бер кул белән ябышкан.
Бик тә хәтәр ярышкан,
Бик тә хәтәр ялгышкан…
Калган ялгыш адымда –
Ялгыш баскан аягы;
Сакланып кына атлый –
Хәзер култык таягы…

2нче укучы: М.Фәйзуллина “Урам аркылы чыкканда”.

Урам аркылы чыкканда
Элек карыйбыз сулга.
Урам уртасына җиткәч,
Туктап карыйбыз уңга.
Шулай итеп, җайлап кына
Чыгабыз урам аша.
Аннан-моннан бу тәртипне
Аңлый алмый саташа.
Ул башта сул якка түгел,
Уң якка карап ала…
Урам уртасына җиткәч,
Карый сул якка таба.

Айсылу: Минем дә үзем иҗат иткән бер шигырем бар. “Юл кагыйдәләре” дип атала.

Юлларда машиналар күп,
Барысы да ашыга.
Уйнап түгел, ялгыш кына,
Чыга күрмә каршына!
Узып китәләр выж да выж
Һәммәсенә тиз кирәк.
Тик арада кагыйдәне
Үтәүчеләр бик сирәк.
Һәлакәтләр булмас иде,
Шоферлар уяу булса,
Юл кагыйдәләрен барысы
Төп-төгәл үтәп торса.

(“Автобус” килеп керә)

“Автобус”: Балалар, әллә оныттыгыз дамы? Мин бит бүген сезне сәяхәткә алып барам. Әйдәгез, утырыгыз! Ләкин мин Айратны утыртырга теләмим. Чөнки ул бик игътибарсыз, җавапсыз, юлда йөрү кагыйдәләрен белми. Мөгаен, пассажирлар өчен кагыйдәләрне дә белмидер әле.
(Айрат оялып, йөзен каплый)

Айсылу: Дустыбыз, Автобус! Зинһар өчен, үзебез белән Айратны да алыйк инде. Ул үзенең ялгышын аңлады һәм бүгеннән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә башлаячак. Ә хәзер без аңа пассажирлар өчен булган кагыйдәләрне аңлатабыз.

1нче укучы: Пассажирлар тиеш:

– Утыру һәм төшүне тротуар ягыннан яисә юл кырыеннан һәм фәкать транспорт чарасы туктап беткәннән соң гына башкарырга;
– Куркынычсызлык каешларын эләктерергә;

2нче укучы: Пассажирларга тыела:

– Хәрәкәт вакытында урыныннан торып йөрү;
– Хәрәкәт вакытында йөртүчегә комачаулау;
– Хәрәкәт вакытында транспорт чарасының ишекләрен ачу;
– Кычкырып сөйләшү; музыка тыңлау; һ.б.

3нче укучы: Ш.Галиев”Автобуста”

Әби аяк өсте кайта,
Аяклары авырта.
Букчалары кулын тарта –
Киләдер бик авырга…
Малайга да җиңел түгел
Гел утырып барырга…
Йөз кат күргән урамнарны
Күз алдыннан үткәреп,
Күрмәмешкә салыша ул,
Тәрәзәгә текәлеп,
Кыбырсып кайта юл буе,
Кызарынып, үртәнеп…
Муены авыртып бетте,
Тәмам арыды үзе,
Тик барыбер бирешмәде,
Читен булса да түзде…

4нче укучы: В.Казыйханов “Вөҗдан газабы”

Боргалана-сыргалана
Йоклап китәлми Ләлә.
Әнисе дә сизеп алды:
“Авырыйсыңмы әллә?”
“Юк”, – дигән булды да кызый,
Бер мәлгә туктап калды.
Күзен яшерде юрганга,
Авыр итеп тын алды.
“Әйткәч әйтим, әни, – диде, –
Бүген мин трамвайда
Урынымны бирмәдем, ди,
Басып торган бабайга.
Ышан, әни, мондый хәлләр
Башкача кабатланмас”.
“Хатаңны аңлагач,кызым,
Вөҗданың газапламас”.

1нче укучы: Менә шундый оят хәлдә калмагыз, дуслар!

Айсылу: Без барысын да аңладык. Ә хәзер утырышыйк.

Шәһәрдә дә, авылда,
Болында да, урманда,
Һәм, әлбәттә, урамда.
Әти-әни, әби-бабай,
Кыз һәм малай – һәммәсе
Бердәй белсен һәм үтәсен
Юл йөрү кагыйдәсен!

Балалар (барысы):

Онытма син,
Беркайчан син
Юл йөрү
Кагыйдәсен!

Айрат: 

Егылсаң, торып була,
Торсаң, йөгереп була,
Йөгерсәң, җитеп була –
Дусларың гына булсын!
Сөйләшеп, уйнап була,
Шаярып, көлеп була,
Күп нәрсә белеп була –
Дусларың гына булсын!
Рәхмәт, дусларым, сезгә,
Хәерле юллар безгә!

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Юнг родительский сценарий
  • Юй лань праздник
  • Юнармия сценарий классного часа
  • Юид сценарии лучшее
  • Юнармейский бал сценарий