Юл й?р? кагыйд?л?ре буенча сценарий башлангыч сыйныфлар

Сценарийда Уткүз патша һәм аның вәзирләре укучыларның белемнәрен төрле биремнәр биреп сыный

Балтач районы Куныр урта

мәктәбендә юл йөрү

кагыйдәләрен өйрәнү буенча

“Уткүз патшалыгында”

дигән уен – ярыш кичәсе

эшкәртмәсе

                                                                      3 нче сыйныф җитәкчесе,

                                                                       I категорияле укытучы

                                                                Хафизова Гөлйөзем Мансуровна

                                                                                                   2011 ел

  Көннән-көн автомобиль транспорты үскәннән үсә бара. Ә юллар һаман элеккечә. Шуңа күрә транспорт хуҗасына да, җәяүлегә дә юл йөрү кагыйдәләрен белү бик мөһим. Бәла аяк астында йөри, диләр. Юл йөрү кагыйдәләре мәктәптә өйрәтелсә дә, фаҗигалар еш булып тора. Бигрәк тә авылда яшәүче балалар шәһәр урамында югалып калалар. Шуңа күрә аларга юл йөрү кагыйдәләрен гамәли күнегүләр ярдәмендә өйрәтү бүгенге көндә бик актуаль.

        1. Максат:

    1. Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүнең мөһимлеген аңлату.

    2. Укучыларны юл билгеләренә, сфетофор сигналларына карап хәрәкәт итәргә күнектерү.

    3. Аларда игътибарлылык, ярдәмчел булу сыйфатлары тәрбияләү.  

        2. Катнашалар:

    Куныр урта мәктәбенең 3 нче сыныф укучылары һәм әти-әниләр, 6 нчы сыйныф укучылары: патша, вәзир, сакчылар.

        3.Җиһазлау:

1) уенчык машиналар.                        5) рәсемнәр җыелмасы.

2) атлар булып киенгән балалар.      6) барабан, жетоннар.

3) юл билгеләре, юл тамгалары.       7) сувенир машиналар.

4) сфетофор моделе.                           8) проектор, слайдлар.

        4. Кичәнең программасы:

    1. “Уткүз” патшаның ярыш игълан итүе.

    2. Ике төркем кунакларның “Уткүз” патшаны мактап шигырь сөйләүләре.

    3. Табышмаклар чишү.

    4. “Светофор” уены.

    5. Уткүз патшаның шәһәрдә йөрү кагыйдәләрен укуы.

    6. Транспорт төрләрен билгеләү. (Слайд күрсәтелә)

    7. Машиналар ярышы.

    8. “Светофор” (Р. Миңнуллин сүз., Т. Вәлиев муз.) җырын башкару.

    9. “Җәяүлеләр һәм автомобиль йөртүчеләр” ярышы.

   10. Төрле ситуацияләрдәге ялгышны табу.

   11.”Мактанчык үрдәк”( В.Агапов муз.) җырын башкару.

   12. “Юлдагы капкыннар”. Рәсемнәргә карап, җәяүлене нинди куркыныч көткәнен әйтү.(Слайд күрсәтелә)

   13. Юл билгеләрен рәсемнәргә дөрес итеп урнаштыру. (Слайд)

   14. Шигырьдә укылган юл билгесен табып күрсәтү. (Слайд)

   15. Җиңүче төркемне бүләкләү.

Кичә барышы

    (Зал урам рәвешендә җиһазландырыла, юл билгеләре,юл тамгалары куела. “Урам” чатында сфетофор макеты. Бу “Уткүз” патшалыгы. Урындыкта Уткүз утыра, аның янында вәзир һәм 2 сакчы. Вәзир боерык укый.)

    — Тыңлагыз! Тыңлагыз! Берегез дә ишетмәдек дип әйтмәгез! Бүгеннән безнең шәһәрдә юл йөрү кагыйдәләрен үтәү буенча ярыш игълан ителә. Бу ярышта җиңүчеләрне бүләкләр көтә! Сезне ярышка чакырабыз!

    (Барабан тавышы ишетелә. Ике сакчы “Күңелле шәһәр” [Г.Зәйнәшева сүз., Луиза Батыр-Болгари муз.] җырын башкара. Көйгә атлап ике төркем балалар ике якка кереп тезеләләр.)

1 нче төркем җитәкчесе: 

    — О, бөек Уткүз патша. Без сезгә “Гыйлем” иленнән сәламнәр алып килдек. Без сезнең ярышта катнашырга теләк белдерәбез.

2 нче төркем җитәкчесе: 

    — О, олуг Уткүз патша! Сезгә “Белем” иленнән күп сәлам. Безгә сезнең ярышта катнашырга рөхсәт итче!

Уткүз патша:

    — Рәхим итегез, хөрмәтле кунаклар! Сез минем турында нәрсәләр беләсез соң?

1 нче төркем:

    Син безне бертуктаусыз күзәтәсең. Безнең иминлекне саклыйсың.

2 нче төркем: 

    — Янып тора алмашлап өч күзең. Әйтеп торасың безгә өч сүзне:

    — Кузгалма! – ди кызыл күзең,

    — Сабыр! – ди сары күзең,

    — Ярый, – ди яшел күзең.

  Без дә сиңа карыйбыз,

  Күзебезне алмыйбыз,

  Ни әйткәнеңне аңлыйбыз.

Уткүз патша:

    — Минем патшалыгымда бик игътибарлы булырга кирәк. Хәзер “Светофор” уены уйнап алырбыз.

    (Светофор моделендә төрле төсләр күрсәтелә. Кызыл төстә балалар чүгәлиләр, сары төстә торып басалар, яшел төстә атлыйлар. Ялгышкан укучы уеннан чыга. Иң игътибарлы уенчыларга жетон бирелә).

Уткүз патша:

    — Ә хәзер тапкырлыкка ярышып карагыз инде. Мин сезгә табышмаклар әйтәм.

    — Барам, барам – очы юк. (Юл)

    — Ике аяклы үгез, маңгаенда куш мөгез. (Велосипед)

    — Дүрт дөбердек, ике елтырык, бер ыңгырык. (Автомобиль)

    — Кылга асылына, тимергә таяна. Утыртып чаба теләсә кая. (Трамвай)

Вәзир:

    — Тыңлагыз! Тыңлагыз! Моны белү һәркемгә кирәк! Безнең шәһәрдә йөрү кагыйдәләре:

    — Юлның уң ягыннан гына йөр!

    — Сенелең яки энең утырган чана яки колясканы бары тик тротуардан гына алып бар!

    — Урамда тиешле урыннарда гына чык!

    — Машина юлыннан йөрү, якынлашып килүче машина алдыннан урам аркылы чыгу, транспорт юлында уеннар оештыру закон нигезендә тыела!

    Кем шушы законнарны боза, шул кеше җавапка тартыла.

1 нче сакчы:

    — Һәр төркемгә рәсемнәр күрсәтәбез. Ә сез аның нинди транспорт төренә керүен әйтегез. (Слайдта рәсемнәр күрсәтелә, дөрес җавапка жетон бирелә.)

Вәзир:

    — Тыңлагыз! Тыңлагыз! “Уткүз” патша машина ярышы үткәрә. Ярышта катнашырга ашыгыгыз! (Һәр төркемнән 1әр кеше чыгып, уенчык машиналарны ярыштыралар. Җиңүчегә жетон бирелә)

2 нче сакчы:

    — Урамда шау-шу, бик җанлы урам. Анда кешеләр, машина тулган. Мотоцикллар выж да выж чаба, велосипедлар кош кебек оча. Як-якка кара, нәрсә барын күр! Машиналарга, атларга юл бир! Ут чыккан кебек ашыгып чапма. Бераз туктап тор урам чатында.

1 нче сакчы: 

    — Әйдәгез, бергәләп “Светофор” (Р. Миңнуллин сүз., Т. Вәлиев муз.) җырын җырлап алыйк. (Җыр барышында ат  һәм  йөртүче булып ике укучы бию башкара.)

Уткүз патша:

    — Хөрмәтле патшалык кунаклары! Сезне “Җәяүлеләр һәм автомобиль йөртүчеләр”  уенында сынап карыйк әле. (1 нче төркем “йөртүчеләр”. Аларга транспорт төрләре рәсемнәре бирелә: велосипед, мотоцикл, автомобиль һ.б.

2 нче төркем “җәяүлеләр”. Аларга йөрү маршруты бирелә. Мәсәлән, өйдән кибеткә барырга. Транспорт урамнан, җәяүлеләр тротуардан хәрәкәт итә. Үз урыннарына тезелеп басалар. “Хәрәкәт башланды” дигәч, урам җанлана. Кагыйдә бозучыдан талон алына. Җиңүче группа билгеләнә).

1 нче сакчы: 

    — Ә хәзер “Ялгышны тап” ярышын башлыйбыз.  (Һәр төркемгә 1әр ситуацияне анализларга).

    — Дюймовочка мәктәпкә ашыга. Ул троллейбустан сикереп төште дә аның алдыннан урам аша чыгып йөгерде.

    — Буратино трамвайда башкаларны этеп-төртеп иң алдагы урынга утырды. Ул урамда кемнедер күрде дә трамвайның ачык тәрәзәсеннән башын тыгып кычкырды.

(“Мактанчык үрдәк” җырын 1 укучының башкаруы)

2 нче сакчы: 

    — Үрдәк ни өчен һәлак булды? Ул нинди кагыйдәләрне үтәмәде? (Дөрес җавапка жетон бирелә).

Вәзир:

    — Сез “Юлдагы капкыннар” турында ниләр беләсез.

Рәсемнәргә карап, җәяүлене нинди куркыныч көткәнен әйтегез. (Слайдта рәсемнәр күрсәтелә.)

Уткүз патша:

    — Менә минем шәһәремдә юл билгеләре куелмаган. Сез юл билгеләре куярга ярдәм итәрсез дип ышанам. (Рәсемнәргә юл билгеләрен кую.)

1 нче сакчы: 

    Әгәр әйтсә шофёрлар:

    “Төкерәм тәртибенә,

    Йөрим үземчә генә.”

    Трамвай йөртүче дә

    Кагыйдәләрне бозса?

    Ничек тели һәр кеше

    Шулай йөрсә һәм узса?

2 нче сакчы: 

    Алай булса дисеңме?

    Дускаем, ниләр булыр?

    Син яшәгән бу урам

    Мең хикмәт белән тулыр.

    Менеп бара машина

    Троллейбус өстенә!

    Кереп киткән трамвай

    Сөт кибете эченә!

1 нче сакчы: 

    Була алмый андый хәл,

    Тәртип саклый постовой,

    Кырыс, уяу светофор,

    Тәртипле шофёр абый.

Вәзир: 

    — Сезгә патша галиҗәнәпләре юл билгеләре өләшергә боерды. Ул әйткән юл билгесе алган кеше аның каршына килсен. (Укучыларга юл билгеләре өләшенә. “Уткүз” патша юл билгеләрен атый. Кемдә шул юл билгесе була, патша янына килә. Дөрес булса, жетон ала).

Уткүз патша:

    Юлда йөрү билгеләрен

    Уткүз һич тә онытмый.

    Шуңа күрә беркайчан да

    Хәвефләргә юлыкмый.

    Теләсәгез ул аларны

    Бүген сезгә өйрәтә.

    Белегез дә, уйлап кына

    Кулланырсыз кирәктә.

1) Ак-кара тасмалар буйлап

    Җәяүле горур атлый.

    Чөнки белә: шушы билге

    Гомерен уяу саклый.

    Әлеге билге гел кисәтә

    Шофёрларны бу хакта,

    Игътибарлы булыгыз, ди,

    Җәяүле үткән чакта.

   (Җәяүле юл аша чыгу урыны)

2) Кызыл белән каелган

    Ак өчпочмак эчендә

    Әй, йөгерә ике бала

    Мәктәпкә бар көченә.

    Бу билгене, билгеле,

    Шофёрлар бик шәп белә.

    Аеруча сак булыгыз,

    Юлдан балалар килә!

    (Балалар)

3) Көзге кебек ялтырый юл –

    Атларга да куркыта.

    Бу билгене күргәч, шофёр

    Рулен ныграк тота.

    Син дә саграк бул, зинһар,

    “Авызың ачып” йөрмә,

    Аяк тая, машина да,

    Көпчәк астына кермә!

    (Тайгак юл)

4) Машиналар кызу бара,

    Ерак түгел күк ара,

    Тик аягың атлаганчы,

    Игътибар белән кара.

    Юкмы менә бу билге:

    Кызыл түгәрәк эчендә

    Тора кара җәяүле,

    Тик ул сызылган инде.

    Әгәр мондый билге күрсәң,

    Юлларга чыкма берүк.

    Светофорлы чатлар эзлә,

    Ә монысын урап үт.

    (Җәяүлеләрнең хәрәкәте тыела)

Уткүз патша:

    — Хөрмәтле кунаклар! Хәзер җиңүчеләрне бүләкләр вакыт җитте. (Сувенир-машиналар бүләк итә).

Вәзир:

    — Хөрмәтле әти-әниләр! Кадерле кунаклар! Без сезнең белән саубуллашабыз. Хәерле юл сезгә!

    (Укучылар музыка астында залдан чыгалар. Кичә тәмам.)

Тема: Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез

(зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә юл

йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча шөгыль конспекты)

Максат:

1.Балаларда урамда, җәмәгать транспортында, торак зонасында үз-үзеңне тоту культурасын тәрбияләү.

2. Юлларда күзәтүчәнлекне, фикерләү мөстәкыйльлеген, игътибарлылыкны үстерү.

3. Юл билгеләрен аера белү, юлда хәвефсезлек кагыйдәләрен өйрәнүне дәвам итү.

Җиһазлау: урам макеты, юл билгеләре, рәсемнәр

Шөгыль барышы:

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар! Хәерле көн! Хәлләрегез ничек?

Балалар: Исәнмесез! Хәерле көн! Әйбәт!

Тәрбияче: Балалар, әйтегез әле, без кайда яшибез?

Балалар: Мамадыш шәһәрендә, «Мамадыш совхозы» бистәсендә.

Тәрбияче: Әйе,бик дөрес. Ә безнең шәһәребезнең юлларыннан бик күп машиналар йөри. Алар бик зур тизлектә йөриләр. Әйдәгез әле, бер генә минутка күзләребезне йомып, урамдагы тавышны тыңлап карыйк әле. (Магнитофон тасмасын тыңлау)

Тәрбияче: Урамнарның һәм юлларның бик җитди законы бар. Ул “Юл йөрү кагыйдәләре” дип атала. Ул җәяүлегә юлда дөрес йөрергә ярдәм итә.

Тәрбияче шигырь укый.

Кызыл ут (Рәшит Бәшәр)

Бу ни хикмәт, тамаша:

Янып тора кызыл ут,

Малай чыга юл аша.

Ачуланды светофор,

Алма кебек кызартып,

Борып алды колагын:

– Йөри-йөри кыланып,

Машинаны ек тагын!

Бу ни булды, туктале –

Кызыл колакны күреп,

Машиналар туктады.

Тәрбияче. Балалар, светофор ни өчен малайны ачуланган?

Балалар. Чөнки, кызыл ут янып торганда, юл аша чыгарга ярамый.

Балалар светофор, аның төсләре, җәяүлеләр юлы, юл билгеләре турында сөйлиләр. Аларның җаваплары гомумиләштерелә, әңгәмәгә йомгак ясала.

Тәрбияче: Ә хәзер ял итеп алабыз. “Бу билгеләр сезгә танышмы?” уены.

Җәяүлеләрнең юлны Җәяүлеләр юлы. Җәүлеләрнең хәрәкәте тыела.

аркылы чыгу урыны.

Велосипедларда

хәрәкәт итү тыела. Велосипед юлы.    Автобус тукталышы

Урам макетын карау. Балалар белән әңгәмә үткәрү:

  • Бу юлда хәрәкәт ничә юнәлешле?

  • Светофорның нинди сигналларын беләсең һәм алар нәрсә аңлата?

  • Урам үз эченә нәрсәләрне ала?

  • Җәяүле нинди юлдан һәм кайсы яктан йөри?

  • Монда нинди юл билгеләре бар?

Светофор” уенын уйнау.

(Уен кагыйдәсе: кызыл төстә – басып торалар, сарыда – чүгәлиләр, яшелдә -урында атлыйлар.)

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, сез нәрсәләр күрәсез? (Төрле транспорт рәсемнәре). Балалар, һәр төркемгә транспорт чараларын дөрес җыйганнармы, юкмы?

Уен:   “Нәрсә артык? Ни өчен?”

мотоцикл, трамвай, троллейбус, автобус

– самолёт, вертолет, поезд

– теплоход, пароход, метеор, такси

– самокат, велосипед, мотоцикл

– комбайн, трактор, экскаватор, самолет.

Тәрбияче: Булдырдыгыз,балалар. Беләсезме, балалар, транспорт үзе генә хәрәкәтләнми бит, аны кемдер йөртә, ә сез беләсезме? Әйдәгез әле, шушы рәсемнәрне карап, җавап бирик:

– Тракторны кем йөртә? (Тракторчы)

– Поездны ? (Машинист)

– Самолетны? (Очучы)

– Пароходны (Капитан)

– Комбайнны (Комбайнчы)

– Машинаны ( Машина йөртүче).

Тәрбияче: Бик дөрес җавап бирдегез. Балалар, бүген без сезнең белән нәрсәләр турында сөйләштек, нинди кызыклы яңа белемнәр алдыгыз, нәрсә сезгә күбрәк ошады? Нигә?



Сценарий «Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт»

Уртанчылар төркеме балалары белән “Юл йөрү кагыйдәләре

патшалыгына сәяхәт” темасына үткәрелгән чара.

Тема. Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт.

Максат.

1. Балаларның юл билгеләре һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен

камилләштерү.

2. Дидактик уеннар, ситуатив мәсьәләләр аша балаларда игътибарлылык,

тәрбияләү, уйлау сәләтләрен үстерү.

3. Балаларда ярдәмчеллек сыйфаты тәрбияләү.

Кулланма материаллар: транспорт төрләре, уенчык машиналар, ситуатив

мәсьәләне чагылдырган рәсемнәр, юл билгеләре, магнитофон язмасында машиналар

тавышы, зур юл макеты, «серле” җәймә.

Шөгыль барышы

ТәрбиячеХәерле иртә, балалар.Кәефләрегез ничек?

Балалар.-Кояшлы иртә кебек.

Без бүген юл кагыйдәсен, өйрәнергә дип килдек.

ТәрбиячеБалалар, бүген безнең белән танышырга дип, бик күп

кунаклар килде.Ягез эле ,килгән кунаклар белән, матур итеп исәнләшик

әле. (Исәнмесез!)

Телисезме,мин сезне бер патшалыкка сәяхәткә алып барам. Ләкин ул

бик еракта. Ә нинди патшалыкка баруыбыз хакында табышмактан

белерсез:

Алмаш – тилмәш өч күз яна:

Яшел, сары һәм кызыл:

Урамда исән йөрергә

Булыша ул көнозын.

Нәрсә булыр икән бу балалар?

Балалар. Ул – светофор.

Тәрбияче. Дөрес әйттегез. Димәк, без сезнең белән” Юл йөрү

кагыйдәләре патшалыгына барачакбыз. Ә сезнең ул патшалыкка

нинди төр транспорт белән барасыгыз килә?

Балалар.

Минем паровозик белән барасым килә .(Айнур)

Ә мин машинада барыр идем .(Ильяс)

Минем кораблик белән барасым килә. Анюта)

Ә мин такси чакыртам да барам .(Ләйсән)

Минем вертолетта очып барасым килә .(Диана)

Ә мин КАМАЗ белән барыр идем. (Илдан)

Тәрбияче. Балалар, сезнең бу төр транспортларга утырып йөргәнегез бар

бит инде.. Ә телисезме, мин сезне әкияттә генә була торган серле

җәймәгә утыртып алып барам?

Патшалыкның юллары бик катлаулы, буталчык. Сезгә бик күп

сынаулар үтәргә туры киләчәк. Кагыйдәләрне төгәл үтәсәгез,

патшалыкның кадерле кунаклары булырсыз.

Сез зур сынаулар үтәргә әзерме?

Авырлыклардан курыкмассызмы? Киттек алайса…

Ягез әле,килегез әле бирегә, уңайлы итеп утырыгыз, кулга кул

тотыныгыз.Күзләрегезне йомыгыз.

( Балалар бер җәймәгә утыралар һәм күзләрен йомалар, серле музыка

уйный. Күзләрен ачуга светофор килеп чыга.

(Летим,на ковре самолете,мы столько уведим в полете

Правее держи капитан,у нас впереди……БЕЗНЕҢ каршыда…

Тәрбияче.. Балалар, Кем икән бу безнең каршыда?

Балалар. Светофор,бу!

Тәрбияче.Дөрес, балалар, бусветофор. Әйдәгез сүзне светофорның

үзенә бирик эле.

(Диана) Светофор.

Сак йөрегез! Күзләрегез

Булсын гел юлда гына .

Чыгыгыз урам аша,

Тиеш урыннан гына.

(Светофор балаларга уен уйната).

Тәрбияче. Рәхмәт, светофор хәзер без сезгә , светофор белән бергә

уен тәкъдим итәбез.

Яле, светофор, миңа үз төсләреңне бир эле?

Светофор уены. Минем кулда 3 төсле түгәрәк, алар – светофор

төсләрендә, ——Кызыл түгәрәк күтәрелсә – бер – берегезгә бармак

янагыз.

Сары түгәрәк күрсәгез – бер урында атлап торырсыз.

Яшел түгәрәкне күтәрсәм – хәрәкәт итәрсез, яки атлап йөрерсез.

Килештекме? Бер, ике, өч уен башланды!

Рәхмәт, балалар! Сез бик ихтибарлы булдыгыз.Ә хәзер юлыбызны

дәвам итәбез.

Хәерле юл, дусларым,

Исән – имин йөрегез.

Юлда тәртипле булуның ,

Файдасы күп, белегез.

Тәрбияче. Әйдәгез, балалар, хәзер юлыбызны дәвам итәбез, «Шигрият

аланы”на килеп җитәбез. (Балалар тезелеп баса)

Ильяс: Һәлакәтләр булмасын дип

Телидер һәрбер йөрәк

Шуңа күрә дә йөргәндә

Бик сак булырга кирәк!

Ләйсән: Юкка гына әйтмәгәннәр:

Ашыккан – ашка пешкән.

Сабыр иткән – барып җиткән,

Чыгармагыз сез истән.

Айнур: Юл кагыйдәсен белмәүче

Урам – юлда йөрмәсен

Бик йөрисе килә икән

Кагыйдәсен өйрәнсен.

Анюта: Юлны аркылы чыкканчы

Карап ал сулга – уңга.

Якында машина күрсәң,

Ашыкма, чыкма юлга

Илдан: Кайда гына йөрсәгез дә

Игътибарлы булыгыз.

Кагыйдәләрне үтәгез.

Имин булсын юлыгыз.

Тәрбияче. Булдырдыгыз , рәхмәт, балалар, ә хәзер “Уен аланы”на

барып, бераз уйнап алыйк.”Машинаны дөрес җый!” дип атала алдагы

уеныбыз.

Безгә дөрес һәм тиз итеп, пазллардан машинаны җыярга кирәк. (Һәр

бала икешәр пазл алып урнаштыра.)

Уен тәмамлануга “Тавышлар ишетелә”

Тәрбияче.Балалар! Ниндидер тавыш килә, сез ишетәсезме?

( Карлсон тавышы килә. Тәрәзә төбеннән аркасына сетка белән туп, кулына

банка белән варенье тоткан Карлсон төшә)

Карлсон. Сәлам дусларга! Таныдыгызмы мине? Мин бит Карлсон! Түбәдә яшим.

Әле түбәдә йөргәндә сезнең тавышыгызны ишеттем дә, сезнең янга төшәргә булдым.

Нишлисез сез монда?

Тәрбияче. Карлсон, бүген бездә бәйрәм. Безнең балалар юл

йөрү кагыйдәләрен өйрәнәләр, һәм үзләре белгәннәрен

башкаларга да өйрәтергә уйладылар. Ә син беләсеңме соң юл

йөрү кагыйдәләрен?

Карлсон. Нәрсәгә соң алар миңа? Түбәдә бит автобуслар йөрми, машиналар юк,

тычканнар гына йөри. Кагыйдәләр дип баш катырмагыз. Әйдә, лутчы футбол

уйныйбыз.

Тәрбияче. Юк, Карлсон, бу бит машина юлы. Монда футбол уйнарга

ярамый!

Карлсон. Нәрсәгә соң монда бу билгеләр?

Тормасыннар әле, аударыйк!

Өч күзле бу багана да артык,

Иркенәеп калсын чатлар, алып атыйк!

(Билгеләрне алып ата, футбол уйный башлый.)

Тәрбияче.

Карлсон, гафу итегез,

Штраф түләп китегез.

Юлда тәртип боздыгыз,

Кагыйдәне боздыгыз!

Юлдан машина йөри,

Моны бүген кем белми?

Карлсон.

Кайда соң ул юл дигәне?

Тәрбияче. Җирдә имин яшәү өчен юл кагыйдәләрен белергә кирәк.

Карлсон. Ә нәрсә ул юл кагыйдәләре? Варенье кебек тәмлеме?

Тәрбияче. Юк, Карлсон, кагыйдәләрне ашап булмый. Аларны

өйрәнергә кирәк.

Карлсон. Кагыйдәләрне дә белмим, очкычым да ватылды. Миңа нишләргә

инде?

Тәрбияче.

Берәү, икәү, өчәү, дүртәү,

Кагыйдәләр күп төрле!

Истә калдырыйм дисәң син,

Безнең бакчага кил инде!

Карлсон.Ярый, мин киттем алайса.

(Карлсон китмәкче була һәм юлда аңа бик күп «машина»лар каршы чыга)

Тәрбияче.Ой, Карлсон,син ашыкма әле.!Айһай, машиналар тыз да быз

чаба юллардан. Нинди машиналар икән болар? Яле, тыңлап карыйк әле

үзләрен!

1)Анюта. Йөк машинасы булам мин,

Исемем минем – КАМАЗ.

Чаллыда ясыйлар мине,

Миндәй машина бик аз.

2)Ләйсән. Ерактан ук күренәм мин,

Янып тора кызыл хач.

Мин ашыгам, шалтыратыгыз,

Кемнәр ярдәмгә мохтаҗ?

3) Ильдан. Бик тә кирәк транспорт мин,

Тигез юлдан җилдерәм.

Кем авылга, кем шәһәргә?

Теләгән җиргә китерәм.

4)Айнур Тизрәк үсеп шофер булсам,

Нишләргә белер идем.

Урамдагы һәр баланы

Утыртып йөрер идем.

5)Ильяс. Мин дә әтием шикелле

Шофер булырга уйлыйм.

Шуның өчен һәрвакыт мин,

Машинам белән уйныйм!

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар рәхмәт. Менә,Карлсон нинди күп

төрле машиналар белән таныштын шулаймы? Карлсон, кайгырма! Без

сине юл йөрү кагыйдәләре белән дус булырга өйрәтербез!

Карлсон: Рәхмәт, балалар! Мин сезнең киңәшләрегезне тотармын.

Ә хәзер, балалар, миңа китәргә вакыт. Хушыгыз, балалар!

Балалар.Сау бул,Карлсон!

Тәрбияче:Ә хәзер балалар,безнең “Музыкаль тәнәфес”.

(“Өйрәтәләр бакчаларда”җырын җырлау)

1 .Юл аркылы чыкканда,

Уңгасулга карарга.

Өйрәтәләр бакчаларда,бакчаларда.

Светофорны тыңларга,Кагыйдәне бозмаска,

Өйрәтәләр, бакчаларда, бакчаларда.

2. Юл билгеләре белән,

Дус яшәргә һәрвакыт,

Өйрәтәләр, бакчаларда, бакчаларда.

Белсәгез сез шуларны,

Кагыйдәне ,юлларны

Сез яшәрсез,саусәламәт,тыныч имин!

Тәрбияче:Сәяхәтебезне дәвам итәбез,”Әкият аланына” килеп

җитәбез!

Кадерле балалар!Хөрмәтле кунаклар! Сез әкият яратасызмы?

Алайса рәхим итеп тыңлагыз һәм карагыз.

Балалар сез әзерме?

Без сезгә “Машиналар бәхәсе” дигән әкияттамаша күрсәтәбез.

( А.Седугинның “Машиналар бәхәсе” дигән әкият буенча тамаша күрсәтелә)

Тәрбияче: Бер вакыт шулай, Юл чатында дүрт машина килеп

туктаган да, бәхәсләшә башлаганнар ди: кем беренче булып юлдан

узып китәргә тиеш?дип.

Илдан (йөк машинасы): Мин иң кирәкле машина, төзелешкә

кирпечләр илтәм .Мине төзүчеләр көтә.

Анюта (фургон): Юк, иң кирәклесе мин.Мин Оет садигына фрукталар

алып барам.Мине балалар көтә.

Айнур (юл чистартучы машина): Сез нәрсә бәхәсләшәсез?Беренче

булып мин узарга тиеш.Чөнки мин урамны чистартам.

Ләйсән (скорый машина):Беренче мине үткәрегез!Мин авырулар янына

ашыгам.

Тәрбияче. Шулай итеп, машиналар тавышланганнар, гүелдәгәннәр,

бәхәсләшкәннәр.Бәхәс кызганнан кызган ди.Әгәр ЮХИДИ хезмәткәре,

инспектор килеп чыкмаса, бу бәхәс нәрсә белән бетәр иде, билгесез.

Менә хәзер үзегездә күрерсез...

(Машинага утырып инспектор керә.

Ул үзенең таягын күтәргән: Игътибар!” Шофёрлар китәргә әзерләнгәннәр,

ләкин берсе дә урыныннан кузгалмаган.Ә аннары милиционер таягы белән

беренче булып китәргә тиешле машинага күрсәткән.Билгеле инде, бер машина

да милиционер белән бәхәсләшеп тормаган.Һәр машина чираты җиткәч,

үз эше белән китеп барган.)

Инспектор.(Таягы белән курсәтеп)

Беренче булып” Скорыйберенче ярдәм күрсәтү машинасы китәргә

тиеш”,чөнки ул авырулар янына ашыга.

Шулай итеп башка машиналар да үз юлларына китеп барганнар ди.

Тәрбияче: Балалар, әкиттә нинди машиналар турында сөйләнелә?

Балалар: Махсус хезмәт күрсәтүче машиналар турында.

Тәрбияче: Сез тагын нинди машиналар турында беләсез?

Балалар: Янгын сүндерүче, икмәк, сөт ташучы.

Тәрбияче:Димәк,Юлда машинага юнәлешне кем күрсәтә?

Балалар: Инспектор.

Тәрбияче: Әйе, юл инспекторлары.Алар юлда иң кирәкле

кешеләр.Аларга шофёрлар да, мотоцикл йөртүчеләр дә буйсына.Инспектор

җәяүлеләрнең юл аша чыгуларын да күзәтә.

Инспекторлар кыю һәм батыр кшеләр.Алар эссе җәйдә дә, яңгырлы

көздә дә, төнлә дә, көндез дә постта торалар.Юл һәлакәте вакытында да иң

беренче булып юл инспекторлары ярдәмгә килә.Юлда йөрүче

машиналарның да төзеклеген дә алар тикшерә.

Шулай итеп, юл инспекторлары, фаҗига булмасын өчен, барлык

көчләрен куялар.Бик зур рәхмәт аларга.

Тәрбияче: Кадерле балалар, сезгә һәрвакытта да иминлек телим, әти

әниләрегезне тыңлап, юлда кагыйдәләрне төгәл үтәп яшәргә язсын сезгә.

Очрамасын каршылыклар

Һич сезнең юлыгызда.

Тик яшел ут янып торсын

Һәрвакыт юлыгызда!

Балалар, сезгә юл йөрү кагыйдәләре патшалыгында ошадымы?

Төрле уеннар уйнарга тагын килербез әле, Карлсонныда өйрәтербез.

Шулай бит.

Ә хәзер “Төсле машиналар” дигән уен белән сәяхәтебезне дәвам

итәрбез.(Гараж ясыйбыз,рульләрне алабыз. Рейска чыгыбыз. )

Тәрбияче:Балалар, сәяхәтебез ахырына якынлашты. Ә без ,сәяхәттән

кайтканда ,автобуска утырып җыр тыңлап һәм җырлап

кайтырбыз.(“Мин шофер “ җырын тыңлау һәм җырлау.

Хөрмәтле пассажирлар! салонга кереп утырабыз,ременнәрне

эләктеребез һәм юлга кузгалабыз.

Мин шофер

Машина белән уйнарга,

Яратам мин яратам.

Берсе дә узып киталмый,

Чабалар минем арттан.

Кушымта:

Мин шофер,мин шофер.

Машинам нинди матур!

Тәгәрмәчләр әйләнә

Әлләләләәләләлә.

(Хор) Урамда йөрү күңелле бигрәк,

Урамда йөри белергә кирәк.

Тәрбияче: Рәхмәт, балалар! Булдырдыгыз!


1


Авылда да юл й ө р ү кагыйд ә л ә рен бел ү кир ә к


2


Эчт ә лек Проектны ң актуальлеге Проектны ң актуальлеге Проектны ң максаты һә м бурычлары Проектны ң максаты һә м бурычлары Проектны ң срок лары һә м географиясе Проектны ң срок лары һә м географиясе Проектны ң н ә ты җә телеге Проектны ң н ә ты җә телеге Проектны ң календарь – тематык планы Проектны ң календарь – тематык планы Кушымта Кулланылган ә д ә бият Кулланылган ә д ә бият


3


Проектның максаты: Бурычлары: 1. Укчыларга төп, икенчел дәрәҗәдәге юллар турында аңлату. 2. Укучыларга люда йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүнең заур икәнен төшендерү. 3.Төп юл билгесе, икенче юл белән кисешү билгесе белән таныштыру. 4. Юл аркылы дөрез чыгарга өйрәтү. Куркыныч ситуацияләр туганда югалып кал маска, үз белемеңне кулона белүгә күнектерү. Юл йөрү биогельььәрен үзләренә генә хаус сыйфатлары буенча группа ларга бүлә белүләренә иришү. Тәрбияви: Юлда йөрү культура сын тәрбияләү. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә кызыксынучанлык тәрбияләү. эст ә лек


4


Проектны ң н ә ты җә телеге Укучыларда юл й ө р ү кагыйд ә л ә рен кулона бел ү к ү некм ә л ә рен формалаштыру. Укучыларда юл й ө р ү кагыйд ә л ә рен ә һә м юл биогелььь ә рен ә, юл инспекторлары экшен ә карата кызыксынучанлыкны арттыру. Балалар һә м ата-аналарны ң юл й ө р ү кагыйд ә л ә рен т ө г ә л ү т әү л ә рен ә ириш ү. эст ә лек


5


Эш төрләре Ата – аналар хэм балалар белэн класстан тыш чара Ата – аналар хэм балалар белэн класстан тыш чара Ата-аналар ө чен анкета Ата-аналар ө чен анкета Ата-аналар ө чен анкета Ата-аналар ө чен анкета Уеннар Уеннар Уеннар Тест ТестТест Турнир ТурнирТурнир Укучылар ө чен иск ә ртм әУкучылар ө чен иск ә ртм әУкучылар ө чен иск ә ртм әУкучылар ө чен иск ә ртм ә Ата-аналар ө чен иск ә ртм әАта-аналар ө чен иск ә ртм әАта-аналар ө чен иск ә ртм әАта-аналар ө чен иск ә ртм ә Ребуслар чиж үРебуслар чиж үРебуслар чиж үРебуслар чиж ү эст ә лек


6


эст ә лек


7


Балаларның люда велосипед һәм скутер лорда йөрүе


8


Балаларның уку-җитешторү эшчәнлегендә катнашуы Җәйге ялта укучылырның эшкә урнашуы


9


Юл биогельььәрен җый Һәр җәяүленең хәрәкәтен аңлат. Ялгышны тап! Хикәя төжеп сөэләргә. Нинди кагыйдәләр бозыла? Тапкырларга — табышмак Бу нинди билге? Җәяүлелььььәр өчен белешмә.


10



11


Тапкырларга — табышмак ! Барам, барам — очи юг.


12


Ике аяклы ү гез Ма ң гаенда куш м ө гез


13


Ат т ү гельь кешн ә ми, Й ө з антон ким эшли ә ми Ү же тыр да тыр кил ә, Я, н ә рс ә бу, кем бел ә ?


14


Билгелььәрнең исемен әйтегез. Һәр билге кассы төркемгә керә? Кайсы урынга кукла? Велосипедчы юлы белән кисешү Велосипедта йөрү тыела Велосипед юлы Җәяүлелььььәр чигу урны Җәяүлелььььәргә чигу тыела


15



16



17



18



19


Җә я ү лельььь ә р ө чен белешм ә. Җә я ү лельььь ә р буенча гына й ө ри. Ш әһә рд ә н чит ә буэлап карши юн ә лешт ә ген ә й ө рерг ә кир ә к. Урам аша чыгар алдыннан яка, ә арам(юл) уртасына җ итк ә ч яка кара. Урам аша чыгып ө лгерм ә с әң, туктап тор. Урам аша чыкканда игътыбарлы булырга кир ә к. тротуар юл сырыетранспортка сул уңуң куркынычсызлык утравында биг тротуарюл сырые транспортка сулуңуң куркынычсызлык утравында биг


20


Тест. 1)Светофорны ң т ө сл ә ре нинди т ә ртыпт ә урнаша? а) кызыл, я шел, сары. с) кызыл, сары, я шел. в) сары, кызыл, я шел


21


2) Светофорны ң кассы сигналы янганда җә я ү лельььь ә р х ә р ә к ә т ит ә ала? а) кызыл в) я шел г) сары


22


3) Җә я ү лельььь ә р ө чен я шел сигнал кабынса, машиналар ө чен нинди ут янар? е) кызыл б) сары в) я шел


23


4) Нинди арам чат лары куркынычсызрак? т) к ө эл әү лет) к ө эл әү ле б) к ө эл әү серб) к ө эл әү сэз


24


5) Светофорны ң барлык т ө рл ә рен н ә рс ә берл ә штор ә ? а) кара ң года яктылык бир ә л ә р; б) матурлык ө чен кир ә к; о) х ә р ә к ә тне к ө элил ә р;о) х ә р ә к ә тне к ө элил ә р;


25


Җ авап д ө рез т ү гельь Сорауга кайт!


26


только для машин. — — Светофорның я шел төстәге уты кабынганчы кузгалма; сын чыгасы люда машиналарның туктаган балуына инна; якында сынең юлыңа борылучы машина балу- булмавын игътыбар белән кара; әгәр андый машина букса, аларның сиңа юл бирүләренә инна; юлиның яртысына җиткәч, тагын бер мәртәбә кара: барлык транспорт чаралары да туктаганнармы һәм җәяүлелььььәрне үткәрәләрме. ИСЕҢДӘ ТОТ! эст ә лек


27


только для машин. — — Балаларны юлины күзәтергә өйрәтегез. Ул людагы куркынычны күрә блесен. Туктап торучы автобус үже артыннан килүче машиннаы каплый. Балагыз белән тукталышта туктап торучы автобусның артыннан килүче машиннаы күрсәтмәгәнен күзәтегез. Баланы юлины аркылы чыгар алдыннан әзрәк туктап торырга өйрәтегез: Балаларны хәтта буш арамнарны аркылы чыкканда да игътыбарлы булырга өйрәтегез. Урамда барганда баланы җитәкләп барыгыз! ӘТИ-ӘНИ ИСЕҢДӘ ТОТ! эст ә лек


28


Юл йөрү кагыйдәләре җәяүлепассажир тукталыш эст ә лек


29



30


Кулланылган әдәбият 1. Коваленко В. И. Игровой модульный курс по ПДД, или школьник вышел на улицу: 1-4 классы.- М: ВАКО, с. 2. «Пешеходу-малышу»[Изоматериал]: комплект из 8 открыток, Тошева Л.И. Основы безопасносты дорожного движения: 1-4 классы.-М.: ВАКО с. (Мастерская учителя) Литература: Лиходед В.И. Уроки светофора. Стыхи для детей. – М.: Просвещение,.Табышмаклар китабы. 4. Волков С. Книга о правилах дорожного движения для младших школьников. 5.Л.Б. Основы безопасносты жизнедеятельносты. 5 класс. Материалы к уроку: Пособие для учителя.- Харьков: Веста: Издательство «Ранок», 2001 эст ә лек


31


Максат: юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрне ныгыту, урамда йөргәндә игътибарлы булырга өйрәтү, машина йөртүче, юл хәрәкәтен көйләүче хезмәткәр һөнәрләренә кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау: сәхнәгә “Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәләрен бел!”дип язып эленгән, зал юл хәрәкәтенә багышланган стендлар белән бизәлгән, ә залдагы урындык араларына светофор һәм юл билгеләре утыртып куелган.

Катнашучылар: Айсылу, Айрат, 4 бала, ЮХИДИ хезмәткәре, шәфкать туташы, Шәвәли, “автобус”, “трактор”.

Чара барышында төрле җырлар, шигырьләр ярдәмендә юлда йөрү кагыйдәләре искә төшерелә. Аларны төгәл үтәмәгән очракта килеп чыгарга мөмкин булган бәхетсезлек очракларына мисал китерелә. Төп герой урынында һәрбер бала була алганга күрә, тема укучылар күңеленә якын, таныш. Һәм бу балалар иртәсе үзенең тәрбияви максатын тормышка ашыра.

Барышы

Айсылу: Исәнмесез, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар! Бүгенге балалар иртәсен юл йөрү кагыйдәләренә багышлыйбыз. Безнең татар халкында бик матур бер гадәт бар: бездә юлга чыгучыларны: “Хәерле юл!” – диеп озатып калалар һәм: “Исән-сау кайттыңмы?” – диеп каршы алалар. Әйе, хәзерге заманда юллардан исән-сау әйләнеп кайту бик күп зиһен һәм тапкырлык сорый торган эш. Шуңа күрә без кечкенәдән үк юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнергә тиеш.

(Залга велосипедка утырган яки “велосипед руле” тоткан Айрат килеп керә. Ул “урамнар аша” үтә, “светофорның” кызыл утына бара, юл билгеләренә игътибар итми, зур тизлек белән сәхнәгә уза)

Айсылу: Айрат! Син минем күз алдымда гына да әллә ничә юл йөрү кагыйдәсен боздың! Я үзең бәла-казага юлыгасың инде, я башкаларга зыян салырсың!

Айрат: Туйдырдың инде, Айсылу, шул юл йөрү кагыйдәләрең белән!

Айсылу: Мин бит синең өчен борчылам. Күпме өйрәтергә тырышам, бөтенесе бушка.

Айрат: Айсылу! Безнең авылда бер генә дә юл билгесе юк бит. Шуңа күрә миңа кагыйдәләре дә кирәкми.

Айсылу: Юл билгеләре булмаса да, һәр кеше юлда үз-үзен дөрес тоту кагыйдәләрен беләргә тиеш. Менә аларның берничәсе: әгәр велосипедчының яше ундүрттән ким булса, аңа ишегалдында гына йөрергә рөхсәт ителә. Ә син бөтен авыл буйлап чабасың. Юлны аркылы чыкканда, велосипедтан төшеп, аны тотып чыгарга кирәк.
Менә бу билгеләр сиңа танышмы?

         Велосипед юлы белән кисешү

     
      Велосипедларда хәрәкәт итү тыела

           Велосипед юлы

Айрат (кул селтәп): Әй, исем китми, әле бернәрсә дә булганы юк, моннан соң да булмас. Мин бик оста җилдерәм, үскәч, шофер булам.
(Велосипедына утырып кузгала һәм “автобус” булып киенгән бала белән бәрелешә язып чыгып китә)

“Автобус”: Кара инде, нинди игътибарсыз бала! Шундыйлар аркасында күпме авария була! (чыгып китә)

Җыр “Шофер буласым килә”. Э. Шәрифуллина сүзләре, Л.Батыр-Болгари көе.

Айсылу: Әйе, Айрат дөрес әйтә, безнең авыл җирендә бер генә дә юл билгесе юк. Бәлки аларны куйсалар, иң шук малайлар да аларга игътибар итәрләр иде. Шулай да юл йөрүнең куркыныч икәнлеген аңлаучылар бар. Алар минем дусларым. Менә алар:

1нче укучы: Юлда булсаң, уяу бул!

2нче укучы: Юлда да акыл кирәк.

3нче укучы: Бер алдыңа, биш артыңа кара.

4нче укучы: Акрын барсаң, ераграк булырсың.

1нче укучы:

Машина узганын көтми,
Йөгермә син тизрәк.
Моны белү һәркемгә дә,
Кайда йөрсә дә кирәк.

2нче укучы:

Юл аша чыкканда,
Кирәк сак булырга.
Башта сулга карарга,
Аннан карарга уңга.

3нче укучы:

Юл кырыеннан бармаска,
Уйнамаска, чапмаска.
Апа өйрәтә инде,
Бик нык кисәтә инде.

4нче укучы:

Гали, Вәли, Шәвәли
Яхшы уен тапканнар.
Машина юлына чыгып,
Туп тибеп уйнаганнар.
Әй, малайлар,малайлар,
Болай итеп йөрмәгез!
Гомер бер генә килә ул,
Аны шулай өзмәгез!

(Шулвакыт сәхнәгә велосипедка утырып Айрат чыга һәм каршы килүче “трактор” “астына килеп керә”. Куркыныч тавыш ишетелә. Айрат идәндә ята, янына балалар җыела, шәфкать туташы ярдәм күрсәтә).

Җыр: “Мактанчык үрдәк” М.Разов сүзләре, В.Агапов көе

(Аягы, кулы бинт белән чорналган Айрат уртада урындыкта утыра, тирә-ягында балалар басып торалар)

ЮХИДИ хезмәткәре:

Кем гаепле? Нигә мондый
Фаҗигаләр еш була?
Чөнки бик күп балалар
Юл кагыйдәсен боза.

Айрат:

Җилдәй җитез бара идем
Алга да карамыйча.
Килеп чыкты бер трактор
Торам мин аңламыйча.
Мине бәреп тә екты:
Бер читкә тәгәрәдем.
Зур бәладан котылдым дип
Бик озак өнсез тордым.
Юл йөрү кагыйдәләрен белү, чынлап та, бик кирәк икән шул.

Балалар (бергә):

Урамда йөрү
Күңелле бигрәк!
Урамда йөри
Белергә кирәк!

Айсылу: Дуслар, хәзер Шәвәлине тыңлап карыйк әле.

Шәвәли: Исәнмесез, балалар! Сез мине беләсезме? Мин дә сезне беләм. Сез дә минем кебек үк шук малайлар һәм кызлар. Хәзер мин сезгә күңелле сораулар бирәм, ләкин сез игътибарлы булыгыз, мин шулай сезнең белемнәрегезне тикшерәм.

1. Юл аша чыкканда ничек карарга?

    1. Башта уңга, аннан сулга;
    2. Башта сулга, аннан уңга;
    3. Күзләрне йомып, чабарга.

2. Җәяүлеләр кайдан йөрергә тиешләр?

    1. автомагистральләрдән;
    2. тимер юллардан;
    3. тротуарлардан.

3. Тротуар булмаган урында юлдан ничек барырга?

    1. Хәрәкәткә каршы;
    2. Хәрәкәт уңаена;
    3. Юл уртасыннан.

4. Юл хәрәкәтен көйләүче кем дип атала?

    1. Инженер;
    2. Инспектор;
    3. Энергетик.

5. Җәмәгать транспортында билет сатучы кем дип атала?

    1. Кондуктор;
    2. Директор;
    3. Кондитер.

6. Җәмәгать транспортында билетсыз йөрүче ничек атала?

    1. “Карга”;
    2. “Куян”;
    3. “Кунак”.

Шәвәли: Рәхмәт, дуслар. Сез дөрес җавапларыгыз белән мине шатландырдыгыз.

Айсылу: Шәвәли әле безгә бүләккә шигырьләр дә алып килгән. Айрат, юл йөрү кагыйдәләрен белү бик әһәмиятле. Әгәр шулай булмаса, бу шигырьләр иҗат та ителмәгән булырлар иде. Тыңлыйк әле.

1 нче укучы: Ш.Галиев “Ялгыш адым”.

Трамвайга асылынып
Йөргән чакта шаярып.
Уйлагандыр – егетлек,
Өлгерлек бу, чаялык!
Бер аяк белән баскан,
Бер кул белән ябышкан.
Бик тә хәтәр ярышкан,
Бик тә хәтәр ялгышкан…
Калган ялгыш адымда –
Ялгыш баскан аягы;
Сакланып кына атлый –
Хәзер култык таягы…

2нче укучы: М.Фәйзуллина “Урам аркылы чыкканда”.

Урам аркылы чыкканда
Элек карыйбыз сулга.
Урам уртасына җиткәч,
Туктап карыйбыз уңга.
Шулай итеп, җайлап кына
Чыгабыз урам аша.
Аннан-моннан бу тәртипне
Аңлый алмый саташа.
Ул башта сул якка түгел,
Уң якка карап ала…
Урам уртасына җиткәч,
Карый сул якка таба.

Айсылу: Минем дә үзем иҗат иткән бер шигырем бар. “Юл кагыйдәләре” дип атала.

Юлларда машиналар күп,
Барысы да ашыга.
Уйнап түгел, ялгыш кына,
Чыга күрмә каршына!
Узып китәләр выж да выж
Һәммәсенә тиз кирәк.
Тик арада кагыйдәне
Үтәүчеләр бик сирәк.
Һәлакәтләр булмас иде,
Шоферлар уяу булса,
Юл кагыйдәләрен барысы
Төп-төгәл үтәп торса.

(“Автобус” килеп керә)

“Автобус”: Балалар, әллә оныттыгыз дамы? Мин бит бүген сезне сәяхәткә алып барам. Әйдәгез, утырыгыз! Ләкин мин Айратны утыртырга теләмим. Чөнки ул бик игътибарсыз, җавапсыз, юлда йөрү кагыйдәләрен белми. Мөгаен, пассажирлар өчен кагыйдәләрне дә белмидер әле.
(Айрат оялып, йөзен каплый)

Айсылу: Дустыбыз, Автобус! Зинһар өчен, үзебез белән Айратны да алыйк инде. Ул үзенең ялгышын аңлады һәм бүгеннән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә башлаячак. Ә хәзер без аңа пассажирлар өчен булган кагыйдәләрне аңлатабыз.

1нче укучы: Пассажирлар тиеш:

– Утыру һәм төшүне тротуар ягыннан яисә юл кырыеннан һәм фәкать транспорт чарасы туктап беткәннән соң гына башкарырга;
– Куркынычсызлык каешларын эләктерергә;

2нче укучы: Пассажирларга тыела:

– Хәрәкәт вакытында урыныннан торып йөрү;
– Хәрәкәт вакытында йөртүчегә комачаулау;
– Хәрәкәт вакытында транспорт чарасының ишекләрен ачу;
– Кычкырып сөйләшү; музыка тыңлау; һ.б.

3нче укучы: Ш.Галиев”Автобуста”

Әби аяк өсте кайта,
Аяклары авырта.
Букчалары кулын тарта –
Киләдер бик авырга…
Малайга да җиңел түгел
Гел утырып барырга…
Йөз кат күргән урамнарны
Күз алдыннан үткәреп,
Күрмәмешкә салыша ул,
Тәрәзәгә текәлеп,
Кыбырсып кайта юл буе,
Кызарынып, үртәнеп…
Муены авыртып бетте,
Тәмам арыды үзе,
Тик барыбер бирешмәде,
Читен булса да түзде…

4нче укучы: В.Казыйханов “Вөҗдан газабы”

Боргалана-сыргалана
Йоклап китәлми Ләлә.
Әнисе дә сизеп алды:
“Авырыйсыңмы әллә?”
“Юк”, – дигән булды да кызый,
Бер мәлгә туктап калды.
Күзен яшерде юрганга,
Авыр итеп тын алды.
“Әйткәч әйтим, әни, – диде, –
Бүген мин трамвайда
Урынымны бирмәдем, ди,
Басып торган бабайга.
Ышан, әни, мондый хәлләр
Башкача кабатланмас”.
“Хатаңны аңлагач,кызым,
Вөҗданың газапламас”.

1нче укучы: Менә шундый оят хәлдә калмагыз, дуслар!

Айсылу: Без барысын да аңладык. Ә хәзер утырышыйк.

Шәһәрдә дә, авылда,
Болында да, урманда,
Һәм, әлбәттә, урамда.
Әти-әни, әби-бабай,
Кыз һәм малай – һәммәсе
Бердәй белсен һәм үтәсен
Юл йөрү кагыйдәсен!

Балалар (барысы):

Онытма син,
Беркайчан син
Юл йөрү
Кагыйдәсен!

Айрат: 

Егылсаң, торып була,
Торсаң, йөгереп була,
Йөгерсәң, җитеп була –
Дусларың гына булсын!
Сөйләшеп, уйнап була,
Шаярып, көлеп була,
Күп нәрсә белеп була –
Дусларың гына булсын!
Рәхмәт, дусларым, сезгә,
Хәерле юллар безгә!

Батталова Эльза Сагитовна

МБДОУ Детский сад «Акчэчэк»

Тукаевского р-она РТ

Воспитатель

Балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү.

(Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш)

Имин булсын юлларыбыз,

Ак юл телик һәркемгә.

Һәлакәткә юлыкмасын,

Җир йөзендә беркемдә.

Тормыш – ул бөек һәм бәясе булмаган бүләк. Сезгә әти-әниләрегез тормыш бүләк иткән.Сез үз балаларыгызны табып үстерәсез, ә инде сезнең балаларыгыз үз балаларына тормыш бүләк итәчәкләр һәм бу буыннан буынга шулай дәвам итәчәк. Тормыш ул тәнең сәламәт булганда гына матур һәм рәхәт. Барыбызда сәламәт, бүгенге кебек көләч йөзле булсын өчен, һәркемгә юл кагыйдәләрен белергә һәм төгәл үтәргә кирәк. Бу бигрәк тә хәзерге вакытта- юлда машиналар агымы арткан чорда. Алар белән бергә юл-транспорт һәлакәтләре саны көннән-көн арта.Ә иң аянычы шул: ел саен юл һәлакәтендә дистәләгән баланың гомере өзелә, меңнән артык бала тән җәрәхәте ала. Безнең илдә Германия, Франция белән чагыштырганда зыян күргән балаларның саны ике тапкырга, Италиядән өч тапкырга артык. Саннар куркыта. Әлеге ситуацияне үзгәртеп буламы? Була. Төп белемне кеше бала вакытта ала. Ә баланы бу тормышка тулы белем белән (юл йөрү кагыйдәләрен белү ,аларны төгәл үтәү, юлларда килеп чыккан катлаулы очракны чишә белү һ.б.) кертеп җибәрү- без, зурларның, төп бурычы.

Бу юнәлештә безнең “Акчәчәк” балалар бакчасында даими рәвештә эш алып барыла. Бөтен төркемдә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү шөгыльләре үткәрелә, әңгәмәләр, күзәтүләр алып барыла, матур әдәбият әсәрләре укыла. Юл йөрү, урамда, транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү нәниләр төркемендә үк башлана, чөнки кече яштән алган белем күнекмәләр генә нык була. Кечкенәләр төркемендә нәниләрне өйрәтүне тирә-юньдә ориентлашудан, предметларны төсе һәм формасы буенча чагыштырудан, транспорт төрләре, машиналар юлы һәм җәяүлеләр сукмагы белән таныштырудан башлыйбыз. Уртанчылар төркемендә балалар юл билгеләре, урам, светофор сигналлары белән танышалар , җиңел һәм йөк машиналарын чагыштыралар, аларның әһәмияте турында өйрәнәләр. Зурлар-мәктәпкә әзерлек төркемендә шәһәр макетында ориентлашырга өйрәнәләр, транспорт төрләре белән танышалар, җәяүлеләр һәм пассажирлар өчен булган кагыйдәләрне ныгыталар. Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү сөйләм үстерү, әйләнә — тирә белән танышу, ябыштыру, рәсем ясау кебек шөгыльләрдә дә алып барыла, дидактик уеннар белән ныгытыла. Балалар юл хәрәкәтенә кагылышлы табышмаклар чишәргә яраталар. Шөгыль әңгәмәләр вакытында алган белемнәрен ныгыту масатыннан, максатчан прогулкалар, хәрәкәтле уеннар оештырыла.

Безнең бакчада юл кагыйдәләрен өйрәнү буенча күп материал тупланган. Үзебезнең кулдан эшләнгәннәре дә бихисап. Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча ярдәмлекләр, әкиятләр, шигырьләр, әсәрләр, табышмаклар тупланган альбомнар ясадык. (“Транспорт төрләре”, “Юл билгеләре”, “Табышмаклар” һ.б.) Күп кенә дидактик уеннар булдырылды. (“Үз төсеңне тап”, “Урам хәрәкәте”, “Әй, җәяүле, җәяүле,син юлга кузгал әле”, “Транспорт төрләрен дөрес аер” һ.б.) Уен бүлмәләрендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү почмаклары булдырдык. Бу почмакка авылыбыздагы балаларга таныш объектларның макеты, юл билгеләре һәм балаларга таныш булган транспорт төрләре куелды.

Безнең бакчада һәрдаим юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чаралар, төрле күңел ачу кичәләре, рәсем бәйгеләре үткәрелә. ( “Әти, әни, мин һәм куркынычсыз юл ”, “Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәләрен бел”, “Волк и семеро козлят на новый лад” “Без юлда – уен сәяхәт”) Әти-әниләр почмагында махсус газеталар, күчмә папкалар урнаштырылган. ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашулар да үткәрелә.

Балалар бакчасы, тәрбияче генә балаларны юл кагыйдәләренә төшндереп бетерә алмый. Бу уңышларга бары тик гаилә, әти-әниләр белән кулга кул тотынып эшләгәндә генә ирешеп була.

Хөрмәтле әти-әниләр! Исегездә тотыгыз! Бала урам законнарына сезнең үрнәктә өйрәнә. Баланы урамда үзен тәртипле тоту һәм юл куркынычсызлыгын сакларга өйрәтүдә әти-әнине беркем дә алыштыра алмый. Шуңа күрә, үзегез юл кагыйдәләрен бервакыттада бозмагыз. Балалар- безнең киләчәгебез. Киләчәгебез имин, тыныч булсын өчен, безгә сәламәт балалар кирәк. Ә балалар язмышы безнең кулда. Юлдагы хәвеф- хәтәрләрдән саклыйк без аларны. Бер генә кешенең дә гомере юлларда өзелмәсен, балалар әти- әнисез, ә ата- аналар газиз баласыннан калмасын иде.

Тукай районы Тләнче Тамак авылы

МБМББУ “Акчәчәк” балалар бакчасы

тәрбиячесе Батталова Эльза Сәгыйть кызы.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/36886-balalar-bakchasynda-jul-jr-kagyjdlren-jr

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Юнки пур праздник
  • Юл й?р? кагыйд?л?ре буенча сценарий балалар бакчасында
  • Юнеско праздники список
  • Юл й?р? кагыйд?л?ре буенча сценарий балалар бакчасы
  • Юнг родительский сценарий