Юлда сак бул сценарий

Сценарий Будь осторожен на дороге! - скачать работу ☛ Участвуйте в международных конкурсах портала Солнечный свет и получайте грамоты победителей | Конкурсы с дипломами для педагогов и детей ★★★ Бурганова Венера Миргазияновна

Сценарий: “Юлда сак бул

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе.
Максат:

Балаларның хәрәкәт һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү.

Юл билгеләре турындагы белемнәрен ныгыту һәм системалаштыру.

Уеннар аша балаларның фикерләү сәләтләрен, игътибарлылыкларын үстерү.

Әзерлек эшләре: юл билгеләре, машина макетлары, уеннар өчен атрибутлар, стенада газеталар, балалар рәсемнәреннән күргәзмә.

Барышы :

 Алып баручы: Исәнмесез, хөрмәтле дуслар!
(Бик кызуланып, оныгын этеп-төртеп әби чыга һәм светофорның кызыл утында юл аша чыгарга тели)
Светофор: (сыбызгы сызгырта) Әби! Тукта, кызыл ут яна бит!
Әби: Ашыгам, ашыгам! Өч күзле нәмәстәкәй, юлымны бүлмә әле. Бакчага ашыгам!
Светофор: Әби, минем кемлегемне дә белмисеңмени? Светофор булам мин, юл иминлеге саклыйм. Кызыл ут янганда юл аркылы чыгарга ярамый, әби.
Әби: Балалар бакчасында “Юл йөрү кагыйдәләре” турында кичә була икән, баламны шунда илтәм.
Светофор: Бик яхшы, ашыксагыз да, яшел ут янганын көтәргә кирәк, әби.
Әби: Рәхмәт, син бик игелекле икәнсең үзен, без бакчадан шуларны өйрәнеп кайтырбыз инде, алайса.

Светофор: Әйдәгез, мин сезне озатам (китәләр).
Музыка астында залга балалар керәләр, ике командага бүленеп утыралар.

Алып баручы: Исәнмесез, кунаклар, дуслар, балалар! Бүген без “Юлда һәрчак бул уяу!” дип исемләнгән уен-ярышка җыелдык.

Җыр: “Сак булыйк”

1 нче конкурс: “Сәламләү”

1 нче команда. ”Юл билгеләре”
Кыз: Кояшның шаян нурлары
Иркәли безне иртән.
Күңелле, тапкыр уеннар
Күптәннән безне көткән.

Малай: Әти-әниләребез
Бик борчылмасын өчен,
Машинада шофер абый
Тынычлап йөрсен өчен,

Кыз һәм малай бергә:
Юл йөрү кагыйдәләрен
Әйбәт белергә кирәк,
Белгәннәрне без күрсәтик
Бәйрәмне башлыйк тизрәк!

Кыз: Юлда аркылы сызык күрсәң,
Булыр чыгу урыны
Ул булмаган җирдән чыксаң,
Машина бүләр юлыңны.

Малай: Ак, кара тасмалар буйлап
Җәяүле горур атлый .
Чөнки белә: шушы билге
Гомерен уяу саклый.

2 нче команда “Светофорлар”
Кыз: Юлларда без көн саен,
Күрәбез светофорлар.
Юлда барган һәр кешене
Кисәтеп тора .

Малай: Кызыл төсе әйтә безгә:
Юл аркылы син чыкма.
Тукта, тукта, әз генә көт
Кузгалырга ашыкма.

Кыз: Сары төсе кисәтәдер:
Әзерлән, дустым, хәзер.
Юлны аркылы чыгарга
Бул инде син гел әзер.

Малай: Сары ут сүнсә әгәр,
Яшеле тиз кабына.
Инде, җәяүле, ашык
Юлның аргы ягына.
Кыз һәм малай бергә:
Светофорның бу эше
Һәркемгә дә кирәкле.
Моның өчен аңа бит
Барысы да рәхмәтле.

2 нче конкурс. “Табышмак әйтәм, тиз тап”

Авызы юк, борыны юк,
Тик бар аның өч күзе.
Урамдагы хәрәкәтне
Көйләп торадыр үзе (Светофор)

Бу машина – трамвай түгел,
Түгел бу автобус та.
Аңа бензин салмасаң да,
Ут белән йөри оста. (Троллейбус)

Сайрамый, оя да кормый,
Кешеләр һәм йөк ташый.
Кем миңа әйтер икән,
Ә бу нинди кош икән? (Самолет)

Уф-уф сулар,
Уфтанса да, алып китәр.
Ике көпчәкле арба,
Барыр җиреңә җитәр. (Поезд)

Нинди гаҗәп бер өй бу.
Һәр ягы тәрәзәле.
Аяклары резина.
Дустым, шуны бел әле. (Автобус)
Алып баручы: Булдырдыгыз, балалар!

Музыкаль пауза

Йөгереп Шәлпә колак (Шапокляк) керә. ( Кулында сумка, тычканы белән балаларны куркытып ала).
Алып баручы: Әбекәй, нигә безнең бәйрәмне бозып йөрисең?
Шәлпә колак: Мин нинди әбекәй булыйм ди, мин данлыклы Шәлпә колак.
Алып баручы: Без синең Ларискаңнан курыймыйбыз, без аны ирис белән сыйлыйбыз. Сумкаңда нәрсәләр ул?
Шәлпә колак: Нәрсә булсын, юл кырыенда ниндидер рәсемнәр тора иде, үзләре матур, машиналарга комачауламасыннар дип җыеп алган идем бит. Кисеп тә бетердем (Күрсәтә)
Алып баручы: Ах, Шәлпә колак, син нык ялгышлык эшләгәнсен бит, ул рәсемнәр юл билгеләре дип атала, машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә бик кирәк бит алар. Син бу билгеләрнең нәрсә аңлатканнарын беләсеңме син?

Шәлпә колак: Юк, белмим.
Алып баручы: Менә хәзер балалар сиңа ул билгеләрне җыеп нәрсә аңлатканын әйтеп бирерләр.

нче конкурс “Юл билгеләрен җый”

(Командалар җыя, карап утырган балалар аңлата)

Беренче бала: Олы юлда бик күп алар

Мондый тамга – билгеләр.

Ерактан ук күренәләр,

Гүя маяк – өлгеләр.

Икенче бала: Ерак түгел, диеп, чәйгә,
Тәмле аш һәм боткага.
Ач “үләм” дигән чагыңда,
Шушы билге коткара.

Өченче бала: Бу билгегә карасаң,
Сөенеп тә куярсың.
Ярый әле машина
Алмаганнар әтиләр,
Велосипедта гына
Йөрергә кирәк диләр.

Дүртенче бала: Бу билгене күргәч тә,
Сөенә авырулар.
Димәк, якында гына,
Ярдәм күрсәтүчеләр.

Бишенче бала: Менә бу билге кисәтә
Шоферларны шул хакта:
Игътибарлы булыгыз, ди,
Җәяүле үткән чакта.

Алтынчы бала:
Бу билгене белү кирәк,
Аны белү мөһим бигрәк.

Утырып булмый аннан башка
Трамвайга-автобуска.
Тукталышларда бу билге
Әверелә чып-чын дуска.

Җиденче бала: Юлда йөрсән, бул өлгер,
Юл кагыйдәсен нык бел.
Светофорның һәрбер төсен,
Юлның билгеләрен бел.

Алып баручы: Белдеңме, Шәлпә колак. Ә безнең балалар җәяүлеләр чыгу урынын һәм светофорны хәзер ясап та күрсәтерләр.

4 нче конкурс

1 нче бала беренче ак юлны сузып сала
2 нче бала икенче ак юлны сузып сала
3 нче бала өченче ак юлны сузып сала
4 нче бала дүртенче ак юлны сузып сала
5 нче бала бишенче ак юлны сузып сала
6 нчы бала светофорның кызыл утын куя
7 нче бала светофорның сары утын куя
8 нче бала светофорның яшел утын куя.

Шәлпә колак: Ай, балалар, миңа ничек аңлаттыгыз әле. Сез әйбәт җәяүлеләр. Ә менә карыйк әле, сездән нинди шофёр чыгар икән?

5 конкурс “Шофёрлар”

Һәр командадан ике бала руль тотып йөгерәләр.
Шәлпә колак: Булдырдыгыз, балалар. Хәзер мин дә йөреп карыйм әле, кая әле минем сәпитем. (Самокатка баса һәм егыла). Ай-ай-ай.
Алып баручы: Әй, Шәлпә колак, кая, мин синен аягыңны бәйлим әле (бинт белән аягын бәйли).
Шәлпә колак: Рәхмәт. Минем беләсем килә, беренче ярдәмне балалар да күрсәтә белә микән?

6 нчы конкурс “Беренче ярдәм”

Команданың бер баласы каршы якка барып утыра.
2 нче бала йөгереп барып бинт илтә.
3 нче бала йөгереп барып, бинт белән аягын бәйли.
4 нче бала йөгереп барып куртка илтә.
5 нче һәм 6нчы балалар барып алып кайталар (авыру бала бер аякта сикереп бара)
Алып баручы: Менә, күрдеңме, Шәлпә колак, самокат белән дә сак булырга кирәк.
Син әле юлларда тәртип саклаучыларны да белмисендер?
Шәлпә колак: Юк, белмим.
Балалар: Полицейский, ГИБДД хезмәткәрләре.
Алып баручы: Бик дөрес, безнең чираттагы конкурста сез барыгыз да ГИБДД хезмәткәре булып карарсыз.

7 конкурс “ГИБДД хезмәткәре”

Командалар йөгереп барып һәрберсе костюм, фуражка киеп карыйлар.

Шәлпә колак: Булдырдыгыз, балалар, мин дә бик күп әйберләр белдем, рәхмәт сезгә.

Алып баручы: Син дә инде башка ялгышлар җибәрмә.

Шәлпә колак: Сау булыгыз, балалар. (Чыгып китә)

Алып баручы: Балалар, безнең уен – ярышыбыз ахырына килеп җитте. Белемнәребез тигез, шунлыктан безнең дуслык җиңде.
Сез булдырдыгыз!

Кичә җыр белән тәмамлана.

Максат: юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрне ныгыту, урамда йөргәндә игътибарлы булырга өйрәтү, машина йөртүче, юл хәрәкәтен көйләүче хезмәткәр һөнәрләренә кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау: сәхнәгә “Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәләрен бел!”дип язып эленгән, зал юл хәрәкәтенә багышланган стендлар белән бизәлгән, ә залдагы урындык араларына светофор һәм юл билгеләре утыртып куелган.

Катнашучылар: Айсылу, Айрат, 4 бала, ЮХИДИ хезмәткәре, шәфкать туташы, Шәвәли, “автобус”, “трактор”.

Чара барышында төрле җырлар, шигырьләр ярдәмендә юлда йөрү кагыйдәләре искә төшерелә. Аларны төгәл үтәмәгән очракта килеп чыгарга мөмкин булган бәхетсезлек очракларына мисал китерелә. Төп герой урынында һәрбер бала була алганга күрә, тема укучылар күңеленә якын, таныш. Һәм бу балалар иртәсе үзенең тәрбияви максатын тормышка ашыра.

Барышы

Айсылу: Исәнмесез, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар! Бүгенге балалар иртәсен юл йөрү кагыйдәләренә багышлыйбыз. Безнең татар халкында бик матур бер гадәт бар: бездә юлга чыгучыларны: “Хәерле юл!” – диеп озатып калалар һәм: “Исән-сау кайттыңмы?” – диеп каршы алалар. Әйе, хәзерге заманда юллардан исән-сау әйләнеп кайту бик күп зиһен һәм тапкырлык сорый торган эш. Шуңа күрә без кечкенәдән үк юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнергә тиеш.

(Залга велосипедка утырган яки “велосипед руле” тоткан Айрат килеп керә. Ул “урамнар аша” үтә, “светофорның” кызыл утына бара, юл билгеләренә игътибар итми, зур тизлек белән сәхнәгә уза)

Айсылу: Айрат! Син минем күз алдымда гына да әллә ничә юл йөрү кагыйдәсен боздың! Я үзең бәла-казага юлыгасың инде, я башкаларга зыян салырсың!

Айрат: Туйдырдың инде, Айсылу, шул юл йөрү кагыйдәләрең белән!

Айсылу: Мин бит синең өчен борчылам. Күпме өйрәтергә тырышам, бөтенесе бушка.

Айрат: Айсылу! Безнең авылда бер генә дә юл билгесе юк бит. Шуңа күрә миңа кагыйдәләре дә кирәкми.

Айсылу: Юл билгеләре булмаса да, һәр кеше юлда үз-үзен дөрес тоту кагыйдәләрен беләргә тиеш. Менә аларның берничәсе: әгәр велосипедчының яше ундүрттән ким булса, аңа ишегалдында гына йөрергә рөхсәт ителә. Ә син бөтен авыл буйлап чабасың. Юлны аркылы чыкканда, велосипедтан төшеп, аны тотып чыгарга кирәк.
Менә бу билгеләр сиңа танышмы?

         Велосипед юлы белән кисешү

     
      Велосипедларда хәрәкәт итү тыела

           Велосипед юлы

Айрат (кул селтәп): Әй, исем китми, әле бернәрсә дә булганы юк, моннан соң да булмас. Мин бик оста җилдерәм, үскәч, шофер булам.
(Велосипедына утырып кузгала һәм “автобус” булып киенгән бала белән бәрелешә язып чыгып китә)

“Автобус”: Кара инде, нинди игътибарсыз бала! Шундыйлар аркасында күпме авария була! (чыгып китә)

Җыр “Шофер буласым килә”. Э. Шәрифуллина сүзләре, Л.Батыр-Болгари көе.

Айсылу: Әйе, Айрат дөрес әйтә, безнең авыл җирендә бер генә дә юл билгесе юк. Бәлки аларны куйсалар, иң шук малайлар да аларга игътибар итәрләр иде. Шулай да юл йөрүнең куркыныч икәнлеген аңлаучылар бар. Алар минем дусларым. Менә алар:

1нче укучы: Юлда булсаң, уяу бул!

2нче укучы: Юлда да акыл кирәк.

3нче укучы: Бер алдыңа, биш артыңа кара.

4нче укучы: Акрын барсаң, ераграк булырсың.

1нче укучы:

Машина узганын көтми,
Йөгермә син тизрәк.
Моны белү һәркемгә дә,
Кайда йөрсә дә кирәк.

2нче укучы:

Юл аша чыкканда,
Кирәк сак булырга.
Башта сулга карарга,
Аннан карарга уңга.

3нче укучы:

Юл кырыеннан бармаска,
Уйнамаска, чапмаска.
Апа өйрәтә инде,
Бик нык кисәтә инде.

4нче укучы:

Гали, Вәли, Шәвәли
Яхшы уен тапканнар.
Машина юлына чыгып,
Туп тибеп уйнаганнар.
Әй, малайлар,малайлар,
Болай итеп йөрмәгез!
Гомер бер генә килә ул,
Аны шулай өзмәгез!

(Шулвакыт сәхнәгә велосипедка утырып Айрат чыга һәм каршы килүче “трактор” “астына килеп керә”. Куркыныч тавыш ишетелә. Айрат идәндә ята, янына балалар җыела, шәфкать туташы ярдәм күрсәтә).

Җыр: “Мактанчык үрдәк” М.Разов сүзләре, В.Агапов көе

(Аягы, кулы бинт белән чорналган Айрат уртада урындыкта утыра, тирә-ягында балалар басып торалар)

ЮХИДИ хезмәткәре:

Кем гаепле? Нигә мондый
Фаҗигаләр еш була?
Чөнки бик күп балалар
Юл кагыйдәсен боза.

Айрат:

Җилдәй җитез бара идем
Алга да карамыйча.
Килеп чыкты бер трактор
Торам мин аңламыйча.
Мине бәреп тә екты:
Бер читкә тәгәрәдем.
Зур бәладан котылдым дип
Бик озак өнсез тордым.
Юл йөрү кагыйдәләрен белү, чынлап та, бик кирәк икән шул.

Балалар (бергә):

Урамда йөрү
Күңелле бигрәк!
Урамда йөри
Белергә кирәк!

Айсылу: Дуслар, хәзер Шәвәлине тыңлап карыйк әле.

Шәвәли: Исәнмесез, балалар! Сез мине беләсезме? Мин дә сезне беләм. Сез дә минем кебек үк шук малайлар һәм кызлар. Хәзер мин сезгә күңелле сораулар бирәм, ләкин сез игътибарлы булыгыз, мин шулай сезнең белемнәрегезне тикшерәм.

1. Юл аша чыкканда ничек карарга?

    1. Башта уңга, аннан сулга;
    2. Башта сулга, аннан уңга;
    3. Күзләрне йомып, чабарга.

2. Җәяүлеләр кайдан йөрергә тиешләр?

    1. автомагистральләрдән;
    2. тимер юллардан;
    3. тротуарлардан.

3. Тротуар булмаган урында юлдан ничек барырга?

    1. Хәрәкәткә каршы;
    2. Хәрәкәт уңаена;
    3. Юл уртасыннан.

4. Юл хәрәкәтен көйләүче кем дип атала?

    1. Инженер;
    2. Инспектор;
    3. Энергетик.

5. Җәмәгать транспортында билет сатучы кем дип атала?

    1. Кондуктор;
    2. Директор;
    3. Кондитер.

6. Җәмәгать транспортында билетсыз йөрүче ничек атала?

    1. “Карга”;
    2. “Куян”;
    3. “Кунак”.

Шәвәли: Рәхмәт, дуслар. Сез дөрес җавапларыгыз белән мине шатландырдыгыз.

Айсылу: Шәвәли әле безгә бүләккә шигырьләр дә алып килгән. Айрат, юл йөрү кагыйдәләрен белү бик әһәмиятле. Әгәр шулай булмаса, бу шигырьләр иҗат та ителмәгән булырлар иде. Тыңлыйк әле.

1 нче укучы: Ш.Галиев “Ялгыш адым”.

Трамвайга асылынып
Йөргән чакта шаярып.
Уйлагандыр – егетлек,
Өлгерлек бу, чаялык!
Бер аяк белән баскан,
Бер кул белән ябышкан.
Бик тә хәтәр ярышкан,
Бик тә хәтәр ялгышкан…
Калган ялгыш адымда –
Ялгыш баскан аягы;
Сакланып кына атлый –
Хәзер култык таягы…

2нче укучы: М.Фәйзуллина “Урам аркылы чыкканда”.

Урам аркылы чыкканда
Элек карыйбыз сулга.
Урам уртасына җиткәч,
Туктап карыйбыз уңга.
Шулай итеп, җайлап кына
Чыгабыз урам аша.
Аннан-моннан бу тәртипне
Аңлый алмый саташа.
Ул башта сул якка түгел,
Уң якка карап ала…
Урам уртасына җиткәч,
Карый сул якка таба.

Айсылу: Минем дә үзем иҗат иткән бер шигырем бар. “Юл кагыйдәләре” дип атала.

Юлларда машиналар күп,
Барысы да ашыга.
Уйнап түгел, ялгыш кына,
Чыга күрмә каршына!
Узып китәләр выж да выж
Һәммәсенә тиз кирәк.
Тик арада кагыйдәне
Үтәүчеләр бик сирәк.
Һәлакәтләр булмас иде,
Шоферлар уяу булса,
Юл кагыйдәләрен барысы
Төп-төгәл үтәп торса.

(“Автобус” килеп керә)

“Автобус”: Балалар, әллә оныттыгыз дамы? Мин бит бүген сезне сәяхәткә алып барам. Әйдәгез, утырыгыз! Ләкин мин Айратны утыртырга теләмим. Чөнки ул бик игътибарсыз, җавапсыз, юлда йөрү кагыйдәләрен белми. Мөгаен, пассажирлар өчен кагыйдәләрне дә белмидер әле.
(Айрат оялып, йөзен каплый)

Айсылу: Дустыбыз, Автобус! Зинһар өчен, үзебез белән Айратны да алыйк инде. Ул үзенең ялгышын аңлады һәм бүгеннән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә башлаячак. Ә хәзер без аңа пассажирлар өчен булган кагыйдәләрне аңлатабыз.

1нче укучы: Пассажирлар тиеш:

– Утыру һәм төшүне тротуар ягыннан яисә юл кырыеннан һәм фәкать транспорт чарасы туктап беткәннән соң гына башкарырга;
– Куркынычсызлык каешларын эләктерергә;

2нче укучы: Пассажирларга тыела:

– Хәрәкәт вакытында урыныннан торып йөрү;
– Хәрәкәт вакытында йөртүчегә комачаулау;
– Хәрәкәт вакытында транспорт чарасының ишекләрен ачу;
– Кычкырып сөйләшү; музыка тыңлау; һ.б.

3нче укучы: Ш.Галиев”Автобуста”

Әби аяк өсте кайта,
Аяклары авырта.
Букчалары кулын тарта –
Киләдер бик авырга…
Малайга да җиңел түгел
Гел утырып барырга…
Йөз кат күргән урамнарны
Күз алдыннан үткәреп,
Күрмәмешкә салыша ул,
Тәрәзәгә текәлеп,
Кыбырсып кайта юл буе,
Кызарынып, үртәнеп…
Муены авыртып бетте,
Тәмам арыды үзе,
Тик барыбер бирешмәде,
Читен булса да түзде…

4нче укучы: В.Казыйханов “Вөҗдан газабы”

Боргалана-сыргалана
Йоклап китәлми Ләлә.
Әнисе дә сизеп алды:
“Авырыйсыңмы әллә?”
“Юк”, – дигән булды да кызый,
Бер мәлгә туктап калды.
Күзен яшерде юрганга,
Авыр итеп тын алды.
“Әйткәч әйтим, әни, – диде, –
Бүген мин трамвайда
Урынымны бирмәдем, ди,
Басып торган бабайга.
Ышан, әни, мондый хәлләр
Башкача кабатланмас”.
“Хатаңны аңлагач,кызым,
Вөҗданың газапламас”.

1нче укучы: Менә шундый оят хәлдә калмагыз, дуслар!

Айсылу: Без барысын да аңладык. Ә хәзер утырышыйк.

Шәһәрдә дә, авылда,
Болында да, урманда,
Һәм, әлбәттә, урамда.
Әти-әни, әби-бабай,
Кыз һәм малай – һәммәсе
Бердәй белсен һәм үтәсен
Юл йөрү кагыйдәсен!

Балалар (барысы):

Онытма син,
Беркайчан син
Юл йөрү
Кагыйдәсен!

Айрат: 

Егылсаң, торып була,
Торсаң, йөгереп була,
Йөгерсәң, җитеп була –
Дусларың гына булсын!
Сөйләшеп, уйнап була,
Шаярып, көлеп була,
Күп нәрсә белеп була –
Дусларың гына булсын!
Рәхмәт, дусларым, сезгә,
Хәерле юллар безгә!

Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы

белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

«Кызылъяр урта гомуми белем бирү мәктәбе»

Башлангыч сыйныф укучылары өчен

юл йөрү кагыйдәләренә багышланган

сыйныфтан тыш чара

уен-викторина

Укытучы: Тимергазина Зөлфия

Җәмил кызы

МАКСАТ: 1) Юл йөрү кагыйдәләре, транспорт төрләре

турында белемнәрне гомумиләштерү, ныгыту.

2) Урамда йөргәндә игътибарлы булырга, юл йөрү

кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.

3) Юл хәрәкәте хезмәткәре, машина йөртүче

һөнәрләренә кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү.

ҖИҺАЗЛАУ: Плакат «Юлда йөри беләсеңме?».

Интерактив такта, проектор, ноутбук,

Microsoft Power Point программасында

әзерләнгән презентация.

Транспорт төрләре рәсемнәре: трактор,

трамвай, янгын сүндерү машинасы, күтәрү

краны, шугалак, су сиптерү машинасы,

экскаватор, кар чистарту машинасы.

Юл билгеләре, светофор макеты.

Командаларны сәламләү.

Нәни дусларым! Без иртәнге йокыбыздан торып урамга чыгу белән, юл хәрәкәтенә катнашып китәбез. Ә урамда транспорт чараларының тыз да быз чабуына күз иярми! Машиналарның төрләре, җәяүлеләр һәм пассажирларның саны елдан-ел арта, юл хәрәкәте көчәйгәннән-көчәя. Юл-транспорт һәлакәтләре турында да ишетеп, күреп торабыз. Алар нәтиҗәсендә кешеләр һәлак була яисә җәрәхәтләнә, машиналар ватыла, юл корылмалары җимерелә. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәсәң, игътибарлы, сак булсаң, аяныч хәлләргә юлыкмаска да мөмкин. Шуның өчен без мәктәптә иң беренче чиратта юл хәрәкәте билгеләрен һәм кагыйдәләрен өйрәнәбез.

Беркемгә дә сер түгел, авылларда юл билгеләре куелмаса да аларны белергә кирәк.Авылда да билгеләр куерлык урыннар күп. Чөнки биредә машиналар күп йөри. Шуңа күрә без кечкенәдән үк юлда йөрү кагыйдәләрен белергә тиешбез, юлда имин йөрүебез үзебездән тора. Чөнки кагыйдәне белмәгән балалар куркыныч хәлләргә күбрәк эләгәләр. Әйдәгез, без сезнең белән юл билгеләрен һәм кагыйдәләрен кабатлап китик.

  • Кадерле кунаклар, дуслар, укытучылар, ата-аналар, укучылар!

Бүген без сезне “Юлда йөри беләсеңме?” викторинасында cәламлибез. (Жюри сайлау)

  1. Командаларның исемнәре, девизлары.

1нче команда — “Светофор”

Девиз: Урамнарны күзәтеп,

Ваемсызны кисәтеп,

Чатта тора светофор,

Сакта тора светофор.

2нче команда – “Зебра”

Девиз: Җәяүле өчен юлда

Яхшы сукмак — “зебра”

Юк ла инде, хайван түгел,

Каралы-аклы ул юл.

2 тур. “Парын тап” (тактага куялар)

Шарты: Һәр командага карточкалар бирелә. Карточкаларның бер төркемендә юл билгеләре, икенчесендә юл билгеләренең билгеләмәләре. Һәр юл билгесенә туры килгән билгеләмәне табарга кирәк.

1 нче командага

Җир астыннан үтү юлы.

Балалар!

Велосипед белән йөрү тыела.

Узып китү тыела

Туклану пункты

2нче командага

Җәяүлеләр юлы

Җәяүлеләргә юл юк

Светофорга кара!

1нче медицина ярдәме күрсәтү пункты

Юл эшләре

3 тур. “Кем тизрәк?”(4 слайд)

Шарты: Интерактив тактада махсус машиналар ясалган рәсемнәр, һәр рәсем астында номер. Табышмак укуга, тиз генә җавабы туры килгән рәсемнең номерын күрсәтергә кирәк.

( Номерлар карточкаларга язылган.

Бу карточкалар укучылар алдына куела.)

1.“Тыр-р” дисәң, туктамый,

“На-а” дисәң, атламый

Печән салсаң ашамый. (Трактор — 3)

2. Кылга асылына,

Тимергә таяна.

Утырып чаба,

Теләсә кая. (Трамвай – 8)

3. Бу машина еш кына

Кинәт бәйдән ычкына:

Йөрәкләргә шом салып,

Елый-елый кычкыра (Янгын сүндерү машинасы-1)

4. Өйләрдән дә биек ул,

Йортлардан да биек ул

Бер кул белән авыр йөкне

Күтәреп кенә йөртә

Көчле алып кебек ул. (Күтәрү краны – 4)

5. Әкрен генә юл буйлап

Ни йөри дисәң,эзләп?

Үтеп киткән арада

Куйган юлны тигезләп. (Шугалак- 6)

6. Нәрсә соң бу, ни соң бу?

Монда бер хикмәт бардыр?!

Узып бара урамнан

Дүрт тәгәрмәчле яңгыр. (Су сиптерү машинасы – 2)

7. Ә бу нинди машина-

Җир казырга ашыга?

Йөрми ул кирәксезгә:

Җир казый көрәксез дә… (экскаватор – 7)

8. Ә монысы нишләп йөри?

Урамнан карны көри,

Ашыкмый, кабаланмый-

Артыннан кар да калмый. (кар чистарту машинасы — 5)

4 тур. “Син-миңа, мин-сиңа”

Шарты: Һәр команда каршы як командага 3әр табышмак әйтә,

табышмакка дөрес итеп җавап бирергә кирәк.

   Юл билгеләре турында табышмак –шигырьләр әйтү.(5-10 слайдлар)

 1.  -Ак өчпочмаклы билге

     Җәяүлегә киңәшче.

     “ Кыю атла юл аркылы

      Мин булганда әйдәле!”    (җәяүле сукмагы)

2. Кызыл түгәрәктә кеше

“Әйтә кебек  шул хакта:

“Юл юк монда җәяүлегә,

Икенче юлдан атла! (җәяүлегә юл юк)

3. Кызыл түгәрәк эчендә

  Бу нинди ап- ап шакмак?   (юл юк)

4. Андый билге булган җирдә

Йөреп була “сәпид тә .   (велосипед юлы)

5. Җәен , көзен, яз, кышны,

Иртән, кичен , көндезе

Ача, йома өч күзен. (светофор)

6.  Юлда туктап ял итәргә

  Урын кирәк һәркемгә.

  Җавап эзләп аптырамагыз,

  Таныш билге ул сезгә. ( ял итү урыны)

5 тур. Командирлар өчен блиц-турнир. (11 слайд)

(Интерактив тактада турның исеме күрсәтелеп бара)

Шарты: Сораулар укыла, командир җавап бирә. Тиз һәм дөрес җавап биргән командага өстенлек бирелә.

1 нче командага сораулар:

  1. Җәяүле юлы (тротуар)

  2. Җәяүләп баручы кеше (җәяүле)

  3. Нинди дә булса транспорт чарасы белән идарә итүче (йөртүче)

  4. Юлда йөргәндә җәяүле һәм йөртүче өчен бик кирәк булган тамгалар (юл билгеләре)

  5. Светофорның хәрәкәтне тыя торган төсе (кызыл)

  6. Светофорның сигналларның тиздән алмашуын белдерүче төсе (сары)

  7. Трамвайны кайдан әйләнеп үтәргә? (алдан)

  8. Кызыл түгәрәк юл билгесенең нинди төренә керә? (тыючы юл билгесе)

  9. Зәңгәр турыпочмаклы юл билгесе нинди төргә керә? (күрсәтмә юл билгесе)

  10. Тимер юл транспортына мисал (поезд)

  11. Автомобиль транспортына мисал («Жигули», «Тойота»)

  12. КАМАЗ машинасы җир транспортының нинди төренә керә? (йөк транспорты)

  13. Ат җир транспортының нинди төренә керә?

(җигүле транспорт)

2 нче командага сораулар:

  1. Барам-барам очы юк. (юл)

  2. Транспорт яки җәяүле хәрәкәтен көйләүче өч төсле багана (светофор)

  3. Автобуста, троллейбуста яки автомобильдә баручы кеше

(пассажир)

  1. Транспорт чаралары һәм җәяүлеләр юллары кисешкән урын (юл чаты)

  2. Җәяүле өчен каралы-аклы сукмак (зебра)

  3. Светофорның хәрәкәтне рөхсәт итә торган төсе (яшел)

  4. Кулына каралы-аклы таяк тоткан һәм күкрәгендә билгесе булган милиция хезмәткәре (регулировщик)

  5. Троллейбус, автобусны кайдан әйләнеп узарга? (арттан)

  6. Кызыл өчпочмаклы юл билгесе нинди төргә керә?

(кисәтүче юл билгесе)

  1. Су транспортына мисал (яхта)

  2. Һава транспортына мисал (самолет)

  3. Милиция машинасы җир транспортының нинди төренә керә? (махсус транспорт)

  4. Автобус җир транспортының нинди төренә керә? (җәмәгать транспорты)

Музыкаль пауза

“Шофер буласым килә” җырын башкару.

7 тур. “Без кроссворд яратабыз”

Шарты: Командалар кроссвордларны дөрес чишәргә тиеш.

м

а

ш

и

н

и

с

т

в

е

л

о

с

и

п

е

д

а

в

а

р

и

я

б

а

г

а

н

а

с

ы

б

ы

з

г

ы

с

т

а

р

т

ш

т

у

р

в

а

л

с

а

м

о

к

а

т

  1. Тепловоз шоферы

  2. Мускул көче белән хәрәкәтләнә торган машина

  3. Юл-транспорт һәлакәте

  4. Юл читендә басып тора

  5. Тавыш сигналы бирү җайланмасы

  6. Автоярышның башлангыч моменты

  7. Корабль руле

  8. Балалар транспорты

п

а

С

с

а

ж

и

р

а

В

а

р

и

я

җ

ә

я

ү

л

Е

й

ө

р

Т

ү

ч

е

р

е

г

у

л

и

р

О

в

щ

и

к

Ф

и

н

и

ш

п

О

е

з

д

з

е

б

р

а

1.Җәмәгать транспортында йөрүче кеше

2.Юл-транспорт һәлакәте

3.Җәяүләп баручы кеше

4.Транспорт белән идарә итүче

5.Каралы-аклы таяк тоткан милиция хезмәткәре

6.Автоярышның соңгы моменты

7.Тимер юл транспорты

8.Җәяүлеләр өчен каралы-аклы юл.

8 тур. “Сүз җыючылар” (12 слайд)

Шарты: Интерактив тактада “Автотранспорт” сүзе язылган. 1 минут эчендә бу сүздә булган хәрефләрдән күбрәк сүзләр төзергә кирәк. Сүзләрне рус телендә төзергә тәкъдим ителә.

АВТОТРАНСПОРТ

  • спорт — сор — старт

  • порт — нос — рана

  • торт — сон — автор

  • рот — рота — авто

  • спор — сорт — транспорт

  • трос — товар — сова

  • вата — нора — пост

— Ардыгыз да бугай, әйдәгез хәзер әзрәк ял итеп алыйк. Без светофордан төс күрсәтеп торырбыз, ә сез әгәр яшел төс булса- татар халык көенә әйләнә буенча биерсез, сары төскә-урында гына биеп торырсыз, кызыл булса туктап көтеп торырсыз. Кайсы команданың игътибарлырак икәнен жюри күзәтеп торсын. (20 слайд )

Тест биремнәре.

1.Автобус туктагач, аны ничек әйләнеп чыгарга икәнен беләм:

а) читтән   б) алдан    в) арттан

2. Трамвайдан төшкәч, аны кайсы яктан урап үтәргә икәнен беләм:

а) нәкъ автобустагы кебек б) белмим     в) алдан

3. Бу юл билгесе нәрсәне аңлата?

а) монда юлны аркылы чыгарга ярый   б) монда юлны аркылы чыгарга ярамый

в) шоферга юлда балалар булу мөмкинлеген кисәтә

4. Җәяүлеләр юл аша чыга торган урын:

а) жираф            б) тротуар                  в) зебра

5. Җәяүле светофорындагы яшел кешене күрсәң нишләргә:

а) аның белән контактка керергә

б) баскан урында катып калырга

в) юл аркылы чыгарга

6. Юлны аркылы чыгар алдыннан нишләргә кирәк:

а)сул иңбаш аша төкерергә      б) башта- сулга, аннан уңга карарга

в) башта- уңга, аннан сулга карарга.

6 нчы тукталыш Сорау миннән, җавап сездән .”(14-15 слайд)

Җәяү йөрүче кем дип атала? (җәяүле)

— Светофорның ничә төсе бар? (3)

— Машина юлы аша ничек чыгарга?( зебра  аша)

— Велосипедта ничек йөререгә ярамый? (кулны җибәреп)

— Җәяүлеләр өчен яшел ут янса, машиналар өчен тинди төс янар?( кызыл)

— Җәяүле юлы.( тротуар)

— Нинди транспорт төрләре бар?(Су, һава, коры җир транспорты)

— Ничә яшьтән юлда велосипедта йөрергә ярый?( 14)

— Автобус көтү урыны.(тукталыш)

— Транспортта баручы ничек атала? (пассажир)

— Зебра ничә төсле? (2)

— Светофорда кызыл сигнал кайда урнашкан?(иң өстә)

— Трамвай кайдан йөри?( рельстан)

— Светофор ни өчен кирәк?( юлдагы хәрәкәтне көйләр өчен)

  • Мин сезгә телдән җөмләләр әйтәм, ә сез ярый яки ярамый сүзе белән тулыландырып бетерәсез, һәр командага 2шәр сорау:

Светофорда яшел ут янганда юл аркылы чыгарга ( ярый)

Юлны теләсә кайдан чыгарга (ярамый)

Велосипед белән теләгән урында йөрергә (ярамый)

Автобус ишегенә терәлеп барырга (ярамый)

Автобус яки машина артына тотынып барырга (ярамый)

Җәяүлегә машина хәрәкәтенә каршы барырга (ярый)

Һәрбер командага түбәндәне текст таратыла.

Җәяүлеләр өчен белешмә.

Җәяүлеләр………………….. буенча гына йөри.

Шәһәрдән читтә ……………….. буйлап ……………… каршы юнәлештә генә йөрергә кирәк.

Урам аша чыгар алдыннан……….. якка, ә урам (юл) уртасына җиткәч, ……….якка кара.

Урам аша чыгып өлгермәсәң, ……………………………….. туктап тор.

Урам аша чыкканда………………………………….. булырга кирәк.

Файдалану өчен сүзләр: куркынычсызлык утравында, уң, сул, бик игътибарлы, юл кырые, транспортка, тротуар.

Бәяләү өчен текстлар жюрига бирелә.

Музыкаль пауза(16 слайд)

«Юл хәрәкәте» җырын башкару

III. Йомгаклау

  1. Жюрига сүз бирү.

2) Җиңүчеләрне билгеләү.

Кулланылган әдәбият:

1.”Азбука дорожной науки” под редакцией Г.В.Мухаметзяновой.

Казань,1999

2.”Сабантуй” газетасының кушымталары “Хәерле юл”

3.Валеева Ф. Газеева А.”Юлда йөри беләсеңме?”

4.Гарипова Р.Давлетшина Н.”Юл йөрү кагыйдәләре”

5.Табышмаклар китабы.Казан,1997.

6.Правила дорожного движения РФ.Москва , 2009

7.Правила дорожного движения РФ. ООО “БРИЗ”, Москва, 2009

8.Ш.Галиев .Шигырьләр җыентыгы.

9.WWW.svetofory.ru

Презентация на тему «Юлда йөрсәң сак бул.»

  • Скачать презентацию (0.69 Мб)


  • 7 загрузок

  • 0.0 оценка

Ваша оценка презентации

Оцените презентацию по шкале от 1 до 5 баллов

  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5

Комментарии

Добавить свой комментарий

Аннотация к презентации

Посмотреть и скачать презентацию по теме «Юлда йөрсәң сак бул.» о праздниках, включающую в себя 19 слайдов. Скачать файл презентации 0.69 Мб. Большой выбор учебных powerpoint презентаций о праздниках

  • Формат

    pptx (powerpoint)

  • Количество слайдов

    19

  • Слова

  • Конспект

    Отсутствует

Содержание

  • Презентация: Юлда йөрсәң сак бул.

    Слайд 1

    «юлда булсаң- бул өлгер,
    юл кагыйдәләрен нык бел!»

  • Слайд 2

  • Слайд 3

  • Слайд 4

  • Слайд 5

  • Слайд 6

  • Слайд 7

  • Слайд 8

  • Слайд 9

    Бу билгене күрсәләр,
    Шоферлар уйланалар.
    Димәк, тиздән мәктәп бар,
    Игътибарга алалар.

  • Слайд 10

    Тукта!-дип әйтә билге,
    Хәвеф-хәтәрләр юкмы?
    Әгәр инде булмаса,
    Газга бас та бар алга!

  • Слайд 11

    Әй, шофер, уйла ачык:
    Синең өчен юл ябык.

  • Слайд 12

    Яратсам дачабарга сәпиттә,
    Туктата бу билге, әлбәттә.
    Аңлата ул миңа: ярамый
    Бу юлда чабарга сәпиттә.

  • Слайд 13

    Алга барсаң да ярый,
    Уңга барсаң да ярый
    Бу билге рөхсәт бирә
    Алга, уңга барырга

  • Слайд 14

    Бу билге-шундый билге:
    Сине саклый җәяүле!
    Чыгабыз бергә-бергә
    Без юлны шушы җирдә.

  • Слайд 15

    Бу билгене күрүгә,
    Барысы да шатлана.
    Димәк, кирәк вакытта
    Мөмкин тамак ялгарга.

  • Слайд 16

  • Слайд 17

  • Слайд 18

  • Слайд 19

    Әти белән әниеңне
    Кайгылардан сакла син
    “Юл фәне әлифба”сының
    Һәр билгесен ятла син.
    Йөзгә кадәр яшәрсең,
    Имгәнүләр күрмәссең
    Юл йөрү кагыйдәләрен
    Онытма син кич, иртә.
    Әти-әниең синең
    Сау кайтуыңны көтә.

Посмотреть все слайды

Сообщить об ошибке

Похожие презентации

Презентация: Фатих Хөсни"Сөйләнмәгән хикәя"

Презентация: "Сак йөрегез сез юлларда"

Презентация: Габдулла Тукай иҗаты

Презентация: Мастер класс учителя родного языка Исхаковой Р.А

Презентация: Гади җөмлә синтаксисы.

Презентация: Юлда

Презентация: Татар теленнән кагыйдәләр

Презентация: Беренче нәниләр төркемендә сюжетлы уеннар үткәрүнең мөхимлеге

Презентация: Портфолио

Презентация: Индивидуальная работа по обучению детей дошкольного возраста татарскому языку с использованием компонента “Разговариваем по татарски” из УМК

Спасибо, что оценили презентацию.

Мы будем благодарны если вы поможете сделать сайт лучше и оставите отзыв или предложение по улучшению.

Добавить отзыв о сайте



Сценарий «Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт»

Уртанчылар төркеме балалары белән “Юл йөрү кагыйдәләре

патшалыгына сәяхәт” темасына үткәрелгән чара.

Тема. Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт.

Максат.

1. Балаларның юл билгеләре һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен

камилләштерү.

2. Дидактик уеннар, ситуатив мәсьәләләр аша балаларда игътибарлылык,

тәрбияләү, уйлау сәләтләрен үстерү.

3. Балаларда ярдәмчеллек сыйфаты тәрбияләү.

Кулланма материаллар: транспорт төрләре, уенчык машиналар, ситуатив

мәсьәләне чагылдырган рәсемнәр, юл билгеләре, магнитофон язмасында машиналар

тавышы, зур юл макеты, «серле” җәймә.

Шөгыль барышы

ТәрбиячеХәерле иртә, балалар.Кәефләрегез ничек?

Балалар.-Кояшлы иртә кебек.

Без бүген юл кагыйдәсен, өйрәнергә дип килдек.

ТәрбиячеБалалар, бүген безнең белән танышырга дип, бик күп

кунаклар килде.Ягез эле ,килгән кунаклар белән, матур итеп исәнләшик

әле. (Исәнмесез!)

Телисезме,мин сезне бер патшалыкка сәяхәткә алып барам. Ләкин ул

бик еракта. Ә нинди патшалыкка баруыбыз хакында табышмактан

белерсез:

Алмаш – тилмәш өч күз яна:

Яшел, сары һәм кызыл:

Урамда исән йөрергә

Булыша ул көнозын.

Нәрсә булыр икән бу балалар?

Балалар. Ул – светофор.

Тәрбияче. Дөрес әйттегез. Димәк, без сезнең белән” Юл йөрү

кагыйдәләре патшалыгына барачакбыз. Ә сезнең ул патшалыкка

нинди төр транспорт белән барасыгыз килә?

Балалар.

Минем паровозик белән барасым килә .(Айнур)

Ә мин машинада барыр идем .(Ильяс)

Минем кораблик белән барасым килә. Анюта)

Ә мин такси чакыртам да барам .(Ләйсән)

Минем вертолетта очып барасым килә .(Диана)

Ә мин КАМАЗ белән барыр идем. (Илдан)

Тәрбияче. Балалар, сезнең бу төр транспортларга утырып йөргәнегез бар

бит инде.. Ә телисезме, мин сезне әкияттә генә була торган серле

җәймәгә утыртып алып барам?

Патшалыкның юллары бик катлаулы, буталчык. Сезгә бик күп

сынаулар үтәргә туры киләчәк. Кагыйдәләрне төгәл үтәсәгез,

патшалыкның кадерле кунаклары булырсыз.

Сез зур сынаулар үтәргә әзерме?

Авырлыклардан курыкмассызмы? Киттек алайса…

Ягез әле,килегез әле бирегә, уңайлы итеп утырыгыз, кулга кул

тотыныгыз.Күзләрегезне йомыгыз.

( Балалар бер җәймәгә утыралар һәм күзләрен йомалар, серле музыка

уйный. Күзләрен ачуга светофор килеп чыга.

(Летим,на ковре самолете,мы столько уведим в полете

Правее держи капитан,у нас впереди……БЕЗНЕҢ каршыда…

Тәрбияче.. Балалар, Кем икән бу безнең каршыда?

Балалар. Светофор,бу!

Тәрбияче.Дөрес, балалар, бусветофор. Әйдәгез сүзне светофорның

үзенә бирик эле.

(Диана) Светофор.

Сак йөрегез! Күзләрегез

Булсын гел юлда гына .

Чыгыгыз урам аша,

Тиеш урыннан гына.

(Светофор балаларга уен уйната).

Тәрбияче. Рәхмәт, светофор хәзер без сезгә , светофор белән бергә

уен тәкъдим итәбез.

Яле, светофор, миңа үз төсләреңне бир эле?

Светофор уены. Минем кулда 3 төсле түгәрәк, алар – светофор

төсләрендә, ——Кызыл түгәрәк күтәрелсә – бер – берегезгә бармак

янагыз.

Сары түгәрәк күрсәгез – бер урында атлап торырсыз.

Яшел түгәрәкне күтәрсәм – хәрәкәт итәрсез, яки атлап йөрерсез.

Килештекме? Бер, ике, өч уен башланды!

Рәхмәт, балалар! Сез бик ихтибарлы булдыгыз.Ә хәзер юлыбызны

дәвам итәбез.

Хәерле юл, дусларым,

Исән – имин йөрегез.

Юлда тәртипле булуның ,

Файдасы күп, белегез.

Тәрбияче. Әйдәгез, балалар, хәзер юлыбызны дәвам итәбез, «Шигрият

аланы”на килеп җитәбез. (Балалар тезелеп баса)

Ильяс: Һәлакәтләр булмасын дип

Телидер һәрбер йөрәк

Шуңа күрә дә йөргәндә

Бик сак булырга кирәк!

Ләйсән: Юкка гына әйтмәгәннәр:

Ашыккан – ашка пешкән.

Сабыр иткән – барып җиткән,

Чыгармагыз сез истән.

Айнур: Юл кагыйдәсен белмәүче

Урам – юлда йөрмәсен

Бик йөрисе килә икән

Кагыйдәсен өйрәнсен.

Анюта: Юлны аркылы чыкканчы

Карап ал сулга – уңга.

Якында машина күрсәң,

Ашыкма, чыкма юлга

Илдан: Кайда гына йөрсәгез дә

Игътибарлы булыгыз.

Кагыйдәләрне үтәгез.

Имин булсын юлыгыз.

Тәрбияче. Булдырдыгыз , рәхмәт, балалар, ә хәзер “Уен аланы”на

барып, бераз уйнап алыйк.”Машинаны дөрес җый!” дип атала алдагы

уеныбыз.

Безгә дөрес һәм тиз итеп, пазллардан машинаны җыярга кирәк. (Һәр

бала икешәр пазл алып урнаштыра.)

Уен тәмамлануга “Тавышлар ишетелә”

Тәрбияче.Балалар! Ниндидер тавыш килә, сез ишетәсезме?

( Карлсон тавышы килә. Тәрәзә төбеннән аркасына сетка белән туп, кулына

банка белән варенье тоткан Карлсон төшә)

Карлсон. Сәлам дусларга! Таныдыгызмы мине? Мин бит Карлсон! Түбәдә яшим.

Әле түбәдә йөргәндә сезнең тавышыгызны ишеттем дә, сезнең янга төшәргә булдым.

Нишлисез сез монда?

Тәрбияче. Карлсон, бүген бездә бәйрәм. Безнең балалар юл

йөрү кагыйдәләрен өйрәнәләр, һәм үзләре белгәннәрен

башкаларга да өйрәтергә уйладылар. Ә син беләсеңме соң юл

йөрү кагыйдәләрен?

Карлсон. Нәрсәгә соң алар миңа? Түбәдә бит автобуслар йөрми, машиналар юк,

тычканнар гына йөри. Кагыйдәләр дип баш катырмагыз. Әйдә, лутчы футбол

уйныйбыз.

Тәрбияче. Юк, Карлсон, бу бит машина юлы. Монда футбол уйнарга

ярамый!

Карлсон. Нәрсәгә соң монда бу билгеләр?

Тормасыннар әле, аударыйк!

Өч күзле бу багана да артык,

Иркенәеп калсын чатлар, алып атыйк!

(Билгеләрне алып ата, футбол уйный башлый.)

Тәрбияче.

Карлсон, гафу итегез,

Штраф түләп китегез.

Юлда тәртип боздыгыз,

Кагыйдәне боздыгыз!

Юлдан машина йөри,

Моны бүген кем белми?

Карлсон.

Кайда соң ул юл дигәне?

Тәрбияче. Җирдә имин яшәү өчен юл кагыйдәләрен белергә кирәк.

Карлсон. Ә нәрсә ул юл кагыйдәләре? Варенье кебек тәмлеме?

Тәрбияче. Юк, Карлсон, кагыйдәләрне ашап булмый. Аларны

өйрәнергә кирәк.

Карлсон. Кагыйдәләрне дә белмим, очкычым да ватылды. Миңа нишләргә

инде?

Тәрбияче.

Берәү, икәү, өчәү, дүртәү,

Кагыйдәләр күп төрле!

Истә калдырыйм дисәң син,

Безнең бакчага кил инде!

Карлсон.Ярый, мин киттем алайса.

(Карлсон китмәкче була һәм юлда аңа бик күп «машина»лар каршы чыга)

Тәрбияче.Ой, Карлсон,син ашыкма әле.!Айһай, машиналар тыз да быз

чаба юллардан. Нинди машиналар икән болар? Яле, тыңлап карыйк әле

үзләрен!

1)Анюта. Йөк машинасы булам мин,

Исемем минем – КАМАЗ.

Чаллыда ясыйлар мине,

Миндәй машина бик аз.

2)Ләйсән. Ерактан ук күренәм мин,

Янып тора кызыл хач.

Мин ашыгам, шалтыратыгыз,

Кемнәр ярдәмгә мохтаҗ?

3) Ильдан. Бик тә кирәк транспорт мин,

Тигез юлдан җилдерәм.

Кем авылга, кем шәһәргә?

Теләгән җиргә китерәм.

4)Айнур Тизрәк үсеп шофер булсам,

Нишләргә белер идем.

Урамдагы һәр баланы

Утыртып йөрер идем.

5)Ильяс. Мин дә әтием шикелле

Шофер булырга уйлыйм.

Шуның өчен һәрвакыт мин,

Машинам белән уйныйм!

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар рәхмәт. Менә,Карлсон нинди күп

төрле машиналар белән таныштын шулаймы? Карлсон, кайгырма! Без

сине юл йөрү кагыйдәләре белән дус булырга өйрәтербез!

Карлсон: Рәхмәт, балалар! Мин сезнең киңәшләрегезне тотармын.

Ә хәзер, балалар, миңа китәргә вакыт. Хушыгыз, балалар!

Балалар.Сау бул,Карлсон!

Тәрбияче:Ә хәзер балалар,безнең “Музыкаль тәнәфес”.

(“Өйрәтәләр бакчаларда”җырын җырлау)

1 .Юл аркылы чыкканда,

Уңгасулга карарга.

Өйрәтәләр бакчаларда,бакчаларда.

Светофорны тыңларга,Кагыйдәне бозмаска,

Өйрәтәләр, бакчаларда, бакчаларда.

2. Юл билгеләре белән,

Дус яшәргә һәрвакыт,

Өйрәтәләр, бакчаларда, бакчаларда.

Белсәгез сез шуларны,

Кагыйдәне ,юлларны

Сез яшәрсез,саусәламәт,тыныч имин!

Тәрбияче:Сәяхәтебезне дәвам итәбез,”Әкият аланына” килеп

җитәбез!

Кадерле балалар!Хөрмәтле кунаклар! Сез әкият яратасызмы?

Алайса рәхим итеп тыңлагыз һәм карагыз.

Балалар сез әзерме?

Без сезгә “Машиналар бәхәсе” дигән әкияттамаша күрсәтәбез.

( А.Седугинның “Машиналар бәхәсе” дигән әкият буенча тамаша күрсәтелә)

Тәрбияче: Бер вакыт шулай, Юл чатында дүрт машина килеп

туктаган да, бәхәсләшә башлаганнар ди: кем беренче булып юлдан

узып китәргә тиеш?дип.

Илдан (йөк машинасы): Мин иң кирәкле машина, төзелешкә

кирпечләр илтәм .Мине төзүчеләр көтә.

Анюта (фургон): Юк, иң кирәклесе мин.Мин Оет садигына фрукталар

алып барам.Мине балалар көтә.

Айнур (юл чистартучы машина): Сез нәрсә бәхәсләшәсез?Беренче

булып мин узарга тиеш.Чөнки мин урамны чистартам.

Ләйсән (скорый машина):Беренче мине үткәрегез!Мин авырулар янына

ашыгам.

Тәрбияче. Шулай итеп, машиналар тавышланганнар, гүелдәгәннәр,

бәхәсләшкәннәр.Бәхәс кызганнан кызган ди.Әгәр ЮХИДИ хезмәткәре,

инспектор килеп чыкмаса, бу бәхәс нәрсә белән бетәр иде, билгесез.

Менә хәзер үзегездә күрерсез...

(Машинага утырып инспектор керә.

Ул үзенең таягын күтәргән: Игътибар!” Шофёрлар китәргә әзерләнгәннәр,

ләкин берсе дә урыныннан кузгалмаган.Ә аннары милиционер таягы белән

беренче булып китәргә тиешле машинага күрсәткән.Билгеле инде, бер машина

да милиционер белән бәхәсләшеп тормаган.Һәр машина чираты җиткәч,

үз эше белән китеп барган.)

Инспектор.(Таягы белән курсәтеп)

Беренче булып” Скорыйберенче ярдәм күрсәтү машинасы китәргә

тиеш”,чөнки ул авырулар янына ашыга.

Шулай итеп башка машиналар да үз юлларына китеп барганнар ди.

Тәрбияче: Балалар, әкиттә нинди машиналар турында сөйләнелә?

Балалар: Махсус хезмәт күрсәтүче машиналар турында.

Тәрбияче: Сез тагын нинди машиналар турында беләсез?

Балалар: Янгын сүндерүче, икмәк, сөт ташучы.

Тәрбияче:Димәк,Юлда машинага юнәлешне кем күрсәтә?

Балалар: Инспектор.

Тәрбияче: Әйе, юл инспекторлары.Алар юлда иң кирәкле

кешеләр.Аларга шофёрлар да, мотоцикл йөртүчеләр дә буйсына.Инспектор

җәяүлеләрнең юл аша чыгуларын да күзәтә.

Инспекторлар кыю һәм батыр кшеләр.Алар эссе җәйдә дә, яңгырлы

көздә дә, төнлә дә, көндез дә постта торалар.Юл һәлакәте вакытында да иң

беренче булып юл инспекторлары ярдәмгә килә.Юлда йөрүче

машиналарның да төзеклеген дә алар тикшерә.

Шулай итеп, юл инспекторлары, фаҗига булмасын өчен, барлык

көчләрен куялар.Бик зур рәхмәт аларга.

Тәрбияче: Кадерле балалар, сезгә һәрвакытта да иминлек телим, әти

әниләрегезне тыңлап, юлда кагыйдәләрне төгәл үтәп яшәргә язсын сезгә.

Очрамасын каршылыклар

Һич сезнең юлыгызда.

Тик яшел ут янып торсын

Һәрвакыт юлыгызда!

Балалар, сезгә юл йөрү кагыйдәләре патшалыгында ошадымы?

Төрле уеннар уйнарга тагын килербез әле, Карлсонныда өйрәтербез.

Шулай бит.

Ә хәзер “Төсле машиналар” дигән уен белән сәяхәтебезне дәвам

итәрбез.(Гараж ясыйбыз,рульләрне алабыз. Рейска чыгыбыз. )

Тәрбияче:Балалар, сәяхәтебез ахырына якынлашты. Ә без ,сәяхәттән

кайтканда ,автобуска утырып җыр тыңлап һәм җырлап

кайтырбыз.(“Мин шофер “ җырын тыңлау һәм җырлау.

Хөрмәтле пассажирлар! салонга кереп утырабыз,ременнәрне

эләктеребез һәм юлга кузгалабыз.

Мин шофер

Машина белән уйнарга,

Яратам мин яратам.

Берсе дә узып киталмый,

Чабалар минем арттан.

Кушымта:

Мин шофер,мин шофер.

Машинам нинди матур!

Тәгәрмәчләр әйләнә

Әлләләләәләләлә.

(Хор) Урамда йөрү күңелле бигрәк,

Урамда йөри белергә кирәк.

Тәрбияче: Рәхмәт, балалар! Булдырдыгыз!

Слайд 1
«юлда булсаң- бул өлгер,
юл кагыйдәләрен нык бел!»


Слайд 2


Слайд 3


Слайд 4


Слайд 5


Слайд 6


Слайд 7


Слайд 8


Слайд 9
Бу билгене күрсәләр,
Шоферлар уйланалар.
Димәк, тиздән мәктәп бар,
Игътибарга алалар.

Бу билгене күрсәләр,Шоферлар уйланалар.Димәк, тиздән мәктәп бар, Игътибарга алалар.


Слайд 10
Тукта!-дип әйтә билге,
Хәвеф-хәтәрләр юкмы?
Әгәр инде булмаса,
Газга бас та бар алга!

Тукта!-дип әйтә билге,Хәвеф-хәтәрләр юкмы?Әгәр инде булмаса,Газга бас та бар алга!


Слайд 11
Әй, шофер, уйла ачык:
Синең өчен юл ябык.

Әй, шофер, уйла ачык:Синең өчен юл ябык.


Слайд 12
Яратсам дачабарга сәпиттә,
Туктата бу билге, әлбәттә.
Аңлата ул миңа: ярамый
Бу юлда

чабарга сәпиттә.
Яратсам дачабарга сәпиттә,Туктата бу билге, әлбәттә.Аңлата ул миңа: ярамыйБу юлда чабарга сәпиттә.


Слайд 13
Алга барсаң да ярый,
Уңга барсаң да ярый
Бу билге рөхсәт бирә
Алга,

уңга барырга
Алга барсаң да ярый,Уңга барсаң да ярыйБу билге рөхсәт бирәАлга, уңга барырга


Слайд 14
Бу билге-шундый билге:
Сине саклый җәяүле!
Чыгабыз бергә-бергә
Без юлны шушы җирдә.

Бу билге-шундый билге:Сине саклый җәяүле!Чыгабыз бергә-бергәБез юлны шушы җирдә.


Слайд 15
Бу билгене күрүгә,
Барысы да шатлана.
Димәк, кирәк вакытта
Мөмкин тамак ялгарга.

Бу билгене күрүгә,Барысы да шатлана.Димәк, кирәк вакытта Мөмкин тамак ялгарга.


Слайд 16


Слайд 17


Слайд 18


Слайд 19
Әти белән әниеңне
Кайгылардан сакла син
“Юл фәне әлифба”сының
Һәр билгесен ятла син.
Йөзгә

кадәр яшәрсең,
Имгәнүләр күрмәссең
Юл йөрү кагыйдәләрен
Онытма син кич, иртә.
Әти-әниең синең
Сау кайтуыңны көтә.
Әти белән әниеңнеКайгылардан сакла син“Юл фәне әлифба”сыныңҺәр билгесен ятла син.Йөзгә кадәр


ЮЛДА ЙӨРГӘНДӘ ҮЗ-ҮЗЕҢНЕ ТОТУ КАГЫЙДӘЛӘРЕ:

Кешеләр һәрвакыт тротуардан гына йөрергә тиеш. Машина юлыннан йөрү катгый тыела!

Машина юлы кырында йөрергә, уйнарга ярамый.

Юлны — юл аша чыгу урыныннан, светофорның яшел уты янгач, өлкәннәрнең кулыннан тотып кына чыгарга ярый.

Юлны аркылы чыкканда велосипедны йөртеп кенә чыгарга ярый . 14 яше тулмаган балаларга юлда велосипедта йөрергә ярамый.

ЮЛДА ЙӨРГӘНДӘ САК БУЛ!

Һәр баланың тормыш юлы балалар бакчасыннан , мәктәптән башлана. Монда алган тәрбия кешене гомере буе озатып бара.

Сау-сәламәт кеше гел юлда, хәрәкәттә. Тормыш шуңа көйләнгән. Әмма көйләнгән тормыш уяулык тәлап итә.

Соңгы елларда транспортның күбәеп китүе юл һәлакәтләрен арттырды. Имгәнүчеләр һәм игътибарсызлык корбаннары арасында балаларның күп булуы бигрәк тә аяныч. Һәлакәтләрнең сәбәпләре дә күп төрле: балаларның игътибарсызлыгы, юл кагыйдәләрен үтәргә теләмәүләре, юлда дөрес йөрмәве, иң гади юл билгеләрен дә белмәүләре.

Бөтен кешенең дә сау-сәламәт булып яшисе килә. Һәркем яшәү өчен көрәшә. Шуңа күрә дә бала чактан ук юл кагыйдәләрен өйрәнүне , юл кагыйдәләренә буйсынуны, аларны үтәүне кертергә кирәк.

ЮЛ ЙӨРҮ КАГЫЙДӘСЕ – ТОРМЫШ КАНУНЫ!

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/33222-julda-jrgnd-z-zene-totu-kagyjdlre

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Юла организация праздников
  • Юные герои великой победы сценарий мероприятия
  • Юл кагыйдэлэре буенча сценарий
  • Юл й?р? кагыйд?л?ре буенча сценарий башлангыч сыйныфлар
  • Юнки пур праздник